Accessibility links

Кайнар хәбәр

Һарри Поттер турында яңа китап татар теленә тәрҗемә ителә


Британ авторы Джоан Роулингның Һарри Поттер турындагы сигезенче китабы татар теленә дә тәрҗемә ителәчәк. Моның турында Азатлыкка "Гыйлем" сайты авторы Айдар Шәйхи белдерде.

31 июль көнне сатуга чыккан "Һарри Поттер һәм ләгънәтле бала" китабы дөнья буйлап сату рекордларын куя. 1 сентябрь көнне исә аның татар телендә рәсми булмаган тәрҗемәсе чыгачак.

Казанда барган VII Бөтендөнья татар яшьләре форумының "Тел һәм интернет" секциясендә "Гыйлем" авторы Айдар Шәйхи волонтерлар белән берлектә әсәрне сентябрьгә тәрҗемә итәчәкләрен белдерде.

Азатлык радиосына Айдар татар укучылары арасында да бу әсәрнең җанатарлары күп булуын әйтте. Шуңа күрә аны татар теленә тәрҗемә итү ихтияҗы зур. Тәрҗемә ителгән очракта, татар теле бу әсәр тәрҗемә ителгән 80нче тел булачак.

Проектны алып бару максатыннан Вконтакте челтәрендә татар телле төркем дә булдырылган. Моннан тыш аерым сайт та эшләп килә.

"Һарри Поттер һәм ләгънәтле бала" 31 июль көнне сатуга чыкты. Аның авторы Джоан Роулинг тылсымлы дөнья турында башка язмаячагын белдерсә дә, пьеса форматында сигезенче китапны чыгарды. Рус телендә китап ноябрь аенда гына чыгачак.

XS
SM
MD
LG