Accessibility links

Кайнар хәбәр

Һарри Поттерның дәвамы чыгачак, ә тупланманы татарчага тәрҗемә итү бара


Джоан Роулинг (Фото Reuters © 2013, Carlo Allegri)
Джоан Роулинг (Фото Reuters © 2013, Carlo Allegri)

Октябрь ахырында Һарри Поттер турындагы романнар авторы, Британиянең иң бай кешеләренең берсе Джоан Роулингның яңа китабы чыкты. Шул ук вакытта китапның татарчага тәрҗемә эше дә башланды. Азатлык радиосы авторның яңа төрле стильдә язу тәҗрибәсенә һәм Һарри Поттер дөньясы феноменына күзәтү ясый.

Джоан Роулинг, Һарри Поттер турындагы китаплардан арып, 2012 елда өлкәннәр өчен "Очраклы ваканция" исемле трагикомедия чыгарды. Аннан соң үзен детектив жанрында сынап карарга булды. 2013 елда аның "Күке эндәшүе" исемле китабы чыкты, тик автор бу юлы тәхәллүс кулланды. Китап җылы кабул ителсә дә, Роберт Гэлбрейт псевдонимы астында кемнең яшерелгәне билгеле булгач, ул бестселлерга әйләнде. Китап йөзләрчә мең тираж белән таралды. Икенче китапның да уңышлы булуы һичкемне гаҗәпләндермәде.

Бу елның октябрь ахырында исә Джоан Роулингның бу сериядән тагын бер китабы дөнья күрде. "Яманлык хезмәте" дип аталган бу китап әлегә инглизчә генә чыкты, якын айларда аны дөньяның дистәләп телләренә тәрҗемә итәчәкләр, дип көтелә. Шунысы кызык, китапның уңышын автор исеме китерә. Беренче китап башта 1400 данәдә таралса, автор исеме билгеле булганнан соң бу сан кимендә йөз тапкырга артты.

Үз вакытында Джоан Роулинг Оксфордта укырга хыяллана, ләкин анда аны кабул итмиләр. Эксетер университетында сәнгать бакалавры дәрәҗәсен алып, ул Форкс шәһәрендә яши, соңрак Португалиядә инглиз телен укыта. Британиягә кайткач, ул Эдинбургта яши, гади сәркатиб булып хезмәт итә.

“Һарри Поттер һәм фәлсәфә ташы” фильмыннан күренеш
“Һарри Поттер һәм фәлсәфә ташы” фильмыннан күренеш

Һарри Поттер турындагы китаплар чыгу белән һәммә нәрсә үзгәрә. Башта 12 нәшрият китапны бастырырга теләмәсә дә, Bloomsbury нәшрияте бу эшкә тотына. Башта кечкенә тираж (1 мең данә) белән чыккан китап тиз генә популярлык яулый, зур тиражлар белән бастырыла, күп телләргә тәрҗемә ителә. Һәр киләсе китап зуррак тираж һәм популярлык белән тарала бара. Мәсәлән, 2005 елда чыккан алтынчы китап сатуның беренче 24 сәгате эчендә 9 миллион тираж белән таралды. Моңа кадәр 2004 елда Forbes авторны китап язу белән долларлы миллиардер булган беренче кеше дип атады.

Бүгенге көндә Һарри Поттер 15 миллиард долларлык глобаль брендка әйләнде. Соңгы чыккан дүрт китап берсе артыннан берсе дөньяда иң күп сатылган китаплар рекордларын куйдылар. Китаплар 65 телгә тәрҗемә ителгән. Тупламда барлык фильмнар дөнья буйлап 7,723 млрд доллар акча җыя алган. Кыскасы, бу китапларның феноменга әйләнүендә беркемнең дә шиге юк.

Спектакль форматында дәвам

“Һарри Поттер һәм Әҗәл бүләкләре” фильмыннан күренеш
“Һарри Поттер һәм Әҗәл бүләкләре” фильмыннан күренеш

Джоан Роулинг башта китапның дәвамы булмаячак дип белдерсә дә, бу елның җәендә ул 2016 елда дөнья күрәчәк “Һарри Поттер һәм ләгънәт төшкән бала” исемле спектакль турында хәбәр итте. Аның сценариен танылган сценарист Джек Торн белән берлектә Роулинг үзе язган.

Спектакльдә кемнәр уйнаячак, сюжеты нинди булачак – болары әлегә билгеле түгел. Шулай да дөнья буйлап миллионлаган фанатлар өчен бу киләсе елның иң көтелгән вакыйгаларның берсенә әйләнде. 28 октябрьдә, беренче сату көнендә үк 175 000 билет сатылды. Бу театрлар өчен рекорд булып тора.

Пьесаның Лондонда, иң затлы театрларның берсе булган Palace театрында узачагы, аның өстендә инглиз театр сәнгатенең иң оста професионаллары эшләячәге, аның уңышка ирешәчәгенә шикләр калдырмый.

Фантастик хайваннар һәм аларның яшәү урыннары

“Фантастик хайваннар һәм аларның яшәү урыннары” фильмыннан промо
“Фантастик хайваннар һәм аларның яшәү урыннары” фильмыннан промо

Һарри Поттер брендының уңышын тагын бер дәлилләгән факт – аның дөньясы буенча яңа фильмнар чыгуы. 2016 елда кино экраннарына “Фантастик хайваннар һәм аларның яшәү урыннары” дип исемләнгән яңа фильм чыгачак. Ул тулысы белән Һарри Поттер галәменә багышланган булачак, тик вакыйгалар гына китапта сурәтләнгән вакыттан 70 ел иртәрәк булачак.

Фильм үзәгендә Ньют Скамандер исемле язучы. Ул Һарри Поттер укыячак “Фантастик хайваннар” китабы авторы булып тора. Сюжет турында бик аз нәрсә билгеле. Фильм Ньютның Америкага сәяхәте һәм төрле хайваннар өйрәнүе тирәсендә барачагы гына билгеле.

Фильм сценариен Джоан Роулинг үзе яза. Режиссеры – Һарри Поттер турында соңгы дүрт фильмны төшергән Дэвид Йэтс. Төп рольне яшь, ләкин соңгы арада популярлыгы арткан актер Эдди Редмэйн башкара, шулай ук Колин Фаррелл уйнаячагы билгеле. Башка актерлар – киң танылмаган яшь артистлар.

Фильм премьерасы 2016 елның 11 ноябренә билгеләнгән.

Һарри Поттер татарчага тәрҗемә ителә

Һарри Поттер турында китаплар сериясен татар теленә дә тәрҗемә итү тырышлыклары бара. Мәсәлән, июль аенда Казанда узган “Печән базары” ярминкәсенә килүчеләргә таратылган "Гыйлем вә фән" газетында бишенче китаптан, татарчага тәрҗемә ителеп, бер өзек бирелгән булган. Шулай ук сериядәге беренче китапны тулысынча тәрҗемә итү эше башланып китте.

Бу эшләрнең башында торган "Гыйлем" сайты җитәкчесе Айдар Шәйхи Азатлыкка Һарри Поттер феноменының ни өчен шундый популяр булуын аңлатты һәм китапны татарчага тәрҗемә итү әһәмияте турында сөйләде:

Айдар Шәйхи
Айдар Шәйхи

"Һарри Поттер турында китап-фильмнарның популярлыгы аның гаҗәеп персонаж булуындадыр. Әсәр бит балачакның бер эпизоды турында гына сөйләми. Геройлар үз укучылары белән бергәләп үстеләр. Хәзер исә бу инерт тәртиптә бара: үсеп җиткән буын Һаррины балачак истәлеге буларак ярата, ә бәләкәйләрдә 1997 елда чыга башлаган китапларга мәхәббәтне абый-апалар һәм кинофильмнар тәрбияли.

Һарри Поттер – тылсым турында сөйли торган фэнтези әсәре. Бүген, дөньяның берничә урынында сугыш кайнаган бер чорда, Поттер тагын да актуальләшәдер кебек. Без даими рәвештә күтәргән проблемнар балалар өчен язылган бу әсәрләрдә урын алган. Аны инде төрле дин әһелләре тыеп карады, әмма игътибар белән карасаң, һәр дингә хас булган гомум кешелек идеяләре бит шушы китапларга да кергән, һәм алар аша ул идеяләр бала аңына сеңә.

Шуңа күрә дә бу әсәрләр популяр, шуңа күрә дә аларны татарчага тәрҗемә итәргә кирәк. Татарчасы чыкса, ярты татар баласы егылып укыячак булганга гына түгел, ә шушы матурлыгы һәм әхлакый кыйммәте өчен.

Поттер дөньясының яңа китабын һәм фильмнарын, әлбәттә, көтәм. Караңгы дөньяны һичьюгы тылсым яктыртыр дип өметләнәм", дип белдерде Айдар Шәйхи.

XS
SM
MD
LG