Accessibility links

Чит ил китаплары татар теленә тәрҗемә ителерме?


Татар теленә тәрҗемә ителгән чит ил әдәбияты
Татар теленә тәрҗемә ителгән чит ил әдәбияты

Бүгенге көндә бестселлер булып саналган һәм дөнья буйлап миллионнарча тираж белән чыккан китаплар татар теленә тәрҗемә ителми. Аларны татарча да укучы булырмы? Башка халыкларда тәрҗемә эше ни хәлдә? Азатлык бу сорауларга җавап эзләде.

Совет чорында татар теленә урыс һәм дөнья классикасы күпләп тәрҗемә ителә килде. Марк Твен, Жюль Верн, Экзюпери, Джек Лондон, Конан Дойль әсәрләрен татар телендә дә укып була иде. Бүгенге көндә исә элек тәрҗемә ителгән дөнья классикасын табу шактый авыр, аны иҗтимагый яки шәхси китапханәләрдә генә эзләп табып була.

Заманча әдәбият белән хәл тагын да мөшкелрәк. Соңгы берничә дистә ел эчендә бар дөньяга “шаулаган” әсәрләр, бестселлерлар татар телендә чыга алмады. Бу әсәрләр йөзләп телгә тәрҗемә ителсә дә, Тукай теленә тәрҗемә кирәксез дип табылды. Югыйсә, алар арасында һәм тирән мәгънә һәм эчтәлекле әсәрләр дә, һәм яшьләр арасында зур кызыксыну уята торган “фэнтези”лар да бар. Стивен Кинг, Рэй Брэдбери, Джоан Роулинг, Кен Робинсон һ.б. авторларның әсәрләре әлегә татар телендә чыга алмый.

Заманча чит ил әдәбиятын татар теленә тәрҗемә итү мәсьәләсе актульме? Башка халыкларның бу өлкәдә тәҗрибәсе нинди? Азатлык бу сорауларга җавап бирергә тырышты.

Казакъча 100 китап

Казакъ телендә бу мәсьәләне актуль дип тапканнар. Инде берничә ел элек Казакъстанда “100 кiтап” дип аталган проектны үткәргәннәр. Республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы канаты астында узган бу чарада интернетта һәр кеше казакъ телендә укырга теләгән китапны тәкъдим итә алган. Ике шарт кына куелган: әлеге китаплар 1950 елдан соң дөнья күргән (ягъни, заманча булырга) һәм чит илдә басылган булырга тиеш.

"100 кiтап" чарасының постеры
"100 кiтап" чарасының постеры

​Озын исемлек нигезендә тавыш бирү үткәрелгән. Аның нәтиҗәсендә казакъ теленә тәрҗемә ителергә тиешле 100 китап исемлеге билгеләнде. Урыс әдәбияты мисаллары да булган бу исемлек нигездә инглиз һәм американ авторларыннан тора.

Шунысы кызыклы: алар арасында бөтенләй төрле жанр һәм тема әсәрләре бар. Әйтик, психология һәм менеджментка караган Стивен Кови, Дейл Карнеги, Кен Робинсон китаплары бар. Шул ук вакытта Сэлинджер, Харуки Мураками, Янн Мартел, Пауло Коэльо, Дэн Браун, Стивен Кинг, Рэй Брэдбери кебек авторлар әсәрләре дә исемлектә урын алган. Әлбәттә ки, Джон Толкиен һәм Джоан Роулингның танылган әсәрләре дә тәрҗемә ителәсе исемлеккә кергән.

Тавыш бирүдән соң әлеге китапларны тәрҗемә итү эше башланган. Дөрес, шактый вакыт узса да, әлегә кадәр бер тәрҗемә дә күренми. Эшкә бик җитди тотынганнар булса кирәк.

“Һарри Поттерны тәрҗемә итеп, украин телен җанландырырга теләдем”

Виктор Морозов дөнья әсәрләрен украин теленә тәрҗемә итеп чыгара. Аның иң күренекле эшләре арасында Һарри Поттер һәм Паоло Коэльо әсәрләре бар. Әсәрләргә кызыксыну булсын өчен, алар тиз вакытта тәрҗемә ителергә тиеш, дип саный ул.

Виктор Морозов
Виктор Морозов

“Һарри Поттерны тәрҗемә итү максатларымның берсе – яшь укучыларны украинлаштыру иде, әсәр ярдәмендә балалар украинча сөйләшә башларга тиеш иделәр. Һарри Поттерны тәрҗемә итеп, украин телен җанландырырга теләдем. Чыкмады шул. Беренче китапларны вакытында чыгарып булмады, укучылар аларны инде урысча укып үзләштерделәр. Кызыксыну уятырлык киләсе бестселлерны көтәргә туры килә инде”, диде Виктор Морозов.

Сүз уңаеннан, Һарри Поттерның соңгы китабы украин телендә 140 мең тираж белән чыкты.

Тагын нинди телләр?

Виктор Морозов фикеренчә, Һарри Поттер китабы элек балалар бөтенләй укымый торган илләрдә дә аларны укырга өйрәтте. “Һарри Поттер ярдәмендә хәтта онытылган телләр дә торгызыла. Әсәрне окситан теленә тәрҗемә иткәч, бу тел җанланып китте, элек мин аның барлыгын да белми идем”, ди тәрҗемәче.

Кайбер белгечләр фикеренчә, телнең нинди хәлдә булуын аңа тәрҗемә ителгән заманча әдәбият күрсәтә

Чыннан да, Джоан Роулинг әсәрләре 70тән артык телгә тәрҗемә ителгән, шул исәптән үле латин теленә дә. Балтыйк буе латыш, литва, эстон телләрендә дә бу әсәрләрне укып була, гәрчә аларда сөйләшүчеләр саны татар теленнән кимрәк булса да.

Гомумән, кайбер белгечләр фикеренчә, телнең нинди хәлдә булуын аңа тәрҗемә ителгән заманча әдәбият күрсәтә. Чөнки тәрҗемәләр ясала икән, димәк тел дә үсә, кулланыла, камилләшә дигән сүз.

Татарча чит ил әдәбиятын укыр идегезме?

Азатлык радиосы бу мәсьәләне укучылары алдында да күтәрде. Радионың Вконтакте челтәрендә “Чит ил китапларын татарча укыр идегезме?” дигән сораштыру үткәрелде.

Тавыш бирүдә 420дән артык кеше катнашты. Аларның 66.7 проценты (285 кеше) “Әйе, укыр идем” дип җавап бирде. 16.6 процент (71 кеше) фикеренчә, урысча уку да җитә. 38 кеше, гомумән, китап укымый булып чыкты, ә 33 кеше җавап бирергә кыенсынды.

Сораштыру нәтиҗәләре
Сораштыру нәтиҗәләре

Татар грузиннан кай ягы белән ким?

Разил Вәлиев – Редьярд Киплингның “Маугли”, Антуан де Сент-Экзюпериның “Нәни принц”, Конан Дойльнең “Баскервиль йорты” әсәрләрен татарчага тәрҗемә иткән кеше. Язучы үзе дә бәләкәй чагында Толстой, Пушкин, Тургеневны татарча укыдым дип искә ала. Татарстан Дәүләт шурасы депутаты безгә милләтнең тормышы түгәрәк булуы күрсәткечләренең берсе ул – дөньяга танылган әсәрләрне ана телендә укырга мөмкинлек булуына да бәйле дигән фикерне әйтте.

Разил Вәлиев
Разил Вәлиев

“Әгәр үзебезне тулы канлы һәм хокуклы, киләчәген матур итеп күрә торган мөстәкыйль милләт дип саныйбыз икән, әдәбиятыбыз һәм аның даирәсе турында уйларга тиешбез. Берничә ел элек Грузиягә баргач, китап кибетенә кердем һәм шаккаттым: Аристотель, Платон, Гегельләр, дөньякүләм танылган нинди әсәр бар – барысы да грузин телендә киштәдә тезелеп тора. Сокланып, көнләшеп кайттым. Татар кемнәрдән нәрсәсе белән ким? Әйе, безнең татар әдәбияты бай, эчтәлекле, мең ярым еллык тарих белән мактана алабыз.

"Татарлар урыс телен яхшы белә, әсәрләрне урыс тәрҗемәсендә дә укый алабыз"

Урыс һәм дөнья әдәбиятын татарчага тәрҗемә итү эше 1930-1950 елларда бик актив барган. Ләкин, кызганыч, соңгы елларда бу өлкәдә эшләр сүлпәнәйде, туктап калды. Безгә бу хәлне болай дип аңлаталар: татарлар урыс телен яхшы белә, әсәрләрне урыс тәрҗемәсендә дә укый алабыз. Дөрес. Тик сорау туа: алайса ник гомумән татарча әсәрләр язарга кирәк? Мондый мантыйк нигезендә без урысча да иҗат итәргә тиеш. Урысча белгәч, аңлагач, татарча сөйләшү нигә кирәк? Тәррәкый милләттә һәммәсе дә булырга тиеш. Олы өйгә ни кирәк, кече өйгә дә шул кирәк, дигән әйтем бар. Олы өйдә түшәме дә, тәрәзәсе дә ясалган. Кечесендә дә, бәләкәйрәк масштабта булса да, барысы да кирәк. Бу тәрҗемәгә дә кагыла. Урысчага тәрҗемә ителгән күләмдә татарчага аудара алмаячакбыз. Әмма, ләкин, дөнья классикасы, аның иң матур үрнәкләре булган әсәрләре татар телендә дә булырга тиеш.

"Киләчәкне уйлыйбыз икән, аны бүгеннән үк башкарырга кирәк"

Бу өлкәдәге пассивлыкның тагын бер сәбәбе тәрҗемәчеләргә барып төртелә. Алар чынында юк, җитешми алар безгә. Чит телләрне белгән каләм әһелләре бик сирәк. Бу – зур кимчелегебез. Яшьләр дөньяга чыга башлады, инглиз телен беләләр, башкасын да өйрәнәләр. Алар белән тыгызрак эшләп, төрле телләрдә чыккан әдәби җәүһәрләрне ана теленә тәрҗемә итүләрен өмет итә алабыз. Билгеле, бу җиңел бирелмәс. Тик шулай да, бу юнәлештә хәрәкәтләнергә кирәк. Күптән түгел Казанга Мәскәүдәге әдәбият институты ректоры Алексей Варламов килгән иде. Ул институтта урыс теленнән татарчага, татарчадан урысчага тәрҗемә итә торган белгечләрне әзерләгән төркем ачыйк дип мөрәҗәгать итте. Бик яхшы тәкъдим. Җитәкчлек бу тәкъдимгә колак салып, профессиональ тәрҗемәчеләр әзерләнсә, яхшы булыр иде. Дөнья әдәбиятын татарча күрергә теләсәк, яшьләрне чит илләргә җибәреп, каләмнәрен шомартыр өчен шартлар тудырырга кирәк булачак. Инглиз, француз, испан, гарәп, кытай, алман телләре белгечләре, әдәбиятчылар безгә бик кирәк. Киләчәкне уйлыйбыз икән, аны бүгеннән үк башкарырга кирәк. Моның өчен бюджеттан коточкыч зур акчалар да кирәкми. Татарстан мондый гына чыгымнарны күтәрерлек куәттә”, диде ул Азатлыкка.

Җитәкчелек әдәбиятны түгел, спортны якын итә

Депутат фикеренчә, тәрҗемә эше системалы барырга тиеш, моның өчен дәүләт җавалы, ди ул. Татарстанның 2014-2020 елларга тәгаенләнгән дәүләт телләрен һәм Татарстандагы башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү дәүләт програмы эшли. 2016 елда аның төрле тармакларга бүленеп бирелгән гомум акчасы 182,1 млн сум тәшкил итә. 2015тә еллык бюджет 184,2 млн сум булган. Әмма бу акчалардан татар телен популярлаштыру максатыннан дөньяда танылу алган әдәби әсәрләрне татар китаплары итеп чыгаруга өлеш чыгармы?

Дәүләт програмының телләрне популярлаштыру турында язылган өлеше бар. Анда аерым маддә булып сайланма татар әсәрләрен урыс һәм инглиз телләренә тәрҗемә итеп бастыру, Татарстанда яшәүче урыс язучыларының әсәрләрен татар телендә чыгару, республикадан читтә яшәүче татар язучыларның әсәрләрен татар һәм урыс телләрендә нәшер итү дип язылган. Җаваплы оешмалар итеп Татарстан Мәдәният министрлыгы, “Татмедиа” агентлыгы, Татарстан Фәннәр академиясе күрсәтелгән. Тәрҗемә эшләренә күпме акча бүленгәне турында берни язылмаган, дәүләт сере, күрәсең. Чит ил әсәрләрен татарча чыгару турында ләм-мим. Кирәксенмиләр. Бер яктан, чит телдәге китапларны татарчага тәрҗемә иттермәүне татарларның урысча белүе белән аңлаталар. Икенче яктан урыс язучыларының китапларын татарчага тәрҗемә иттерәләр. Татарстанның хәзергә төп уенчыгы ул – спорт. "Рубин" уенчыларының һәрберсенә якынча елына 1,8-2 млн евро тоту мәртәбәле санала. Югары җитәкчелектә әдәби әсәрләр, китаплар турында искә алучы юк.

Шулай да депутат, язучы Разил Вәлиев "өметсез – шайтан" ди, ул дәүләт програмына үзгәрешләрне аерым карар белән кертеп була, дип әйтә.

“Дәүләт програмына үзгәрешләр кертелергә мөмкин. Ел саен хисап вакытында акча бүленеше, кем ничек эшләгәне тикшерелә. Хөкүмәт карары белән чит ил әдәбиятын татарчага тәрҗемә итү, китап итеп бастыру маддәсен кертергә мөмкин. Һичшиксез, бу эшне дәүләт башкарырга тиеш.

"Дәүләт нәшриятына тәрҗемә эше белән мәшгуль, аларны бастыруга әзерләүче редакция кирәк"

Әйе, вакытында үзем тәрҗемә эшенә тотынганда заказ белән эшләмәдем. Үзем кызыклы китаплар укып үскәч, балаларым да мавыктыргыч әсәрләрне, дөнья классикасын ана телендә укырга күнексен дип тырыштым. Күңел эше иде ул. Әмма бу эш системалы алып барылырга тиеш. Ул дәүләт карамагында булса, зуррак масштабта эшләү мөмкинлеге туачак. Бу өлкәдә Татарстан китап нәшрияты актив булырга тиеш, алар җаваплы. Дәүләт нәшриятына күптән инде тәрҗемә эше белән мәшгуль булучы, аларны бастыруга әзерләүче редакцияне эшләтеп җибәрергә кирәк. Һәр елны берничә әсәр китап булып басылып чыкса, никадәр күңелле булыр иде!

Шау-шу тудырган әсәрләрдән бигрәк беренче чиратта классик әсәрләрнең татарча чыгуын хәстәрләр идем. Алар инде сыналу узган. Шекспир, Гете, Бальзак, Мопассан кебек язучыларның әсәрләре бар. Алар да татарча чыгарга тиеш. Әлбәттә, бу сүзләре бүгенге көндә популярлар булган әсәрләрне читкә этәрү итеп яңгырамасын, аларга да чират җитәчәк дип уйлыйм”, дип сөйләде ул безгә.

Татар тәрҗемәсе урысныкыннан беренче чыгарга тиеш

“Ялкын” журналы мөхәррире, шагыйрә Йолдыз Миңнуллина Рей Бредбери, Анна Әхмәтова, Борис Пастенакның әсәрләрен тәрҗемә итеп караган. Балалар өчен әсәрләр журналда да дөнья күрде. Ул тәрҗемә эше телне баета, форма ягыннан үстерә, әсәрне дә башка яктан ачарга мөмкинлек бирә, дип әйтә.

Йолдыз Миңнуллина
Йолдыз Миңнуллина

“Мин үзем Жюль Верн, Марк Твен, Джек Лондон, Андерсен әкиятләрен татарча укып үстем. Соңгы арада кызык өчен табып укыганнары – Экзюпери, Носов, Крапивин. Балалар әдәбияты һәм үсмерләр әдәбияты – аерым мөһим мәсьәлә. Минемчә, һәр кеше балачакта әдәби әсәрләрне үз телендә укырга тиеш. Урыс яки чит ил әдәбиятымы ул – мөһим түгел. Кызыклы әсәр бар икән, ул татарча булырга тиеш. Матур рәсемле, тәмле тел белән язылган китаплардан киштәләр сыгылып торсын ул. Сайлап алу мөмкинлеге булсын! Джек Лондонны, Андерсен әкиятләрен татарча уку никадәр ләззәтле! Балаларның да телгә карата кызыксынуын арттыру чарасы бит бу. Әмма моны никтер кулланмыйбыз.

"Чит ил әдәбиятын турыдан-туры тәрҗемә итү кирәк"

Әлбәттә, әдәби әсәрне оригиналда укысаң яхшырак. Тәрҗемә, оригиналга ни дәрәҗәдә якын һәм камил булмасын, барыбер, бөтен нечкәлекләрен биреп бетерә алмый. Бүгенге көн урыс әдәбиятын татарчага тәрҗемә итү ни дәрҗәдә кирәктер – әйтә алмыйм. Чит ил әдәбиятын турыдан-туры тәрҗемә итү кирәк. Ләкин анысы да урыс теленә тәрҗемәсе чыкканчы ук эшләнүе хәерлерәк. Монда нәшриятларга авторлар белән тыгыз эшләргә, актив булырга, базарга нинди китап чыгарга тиешлеген күзәтеп торырга, белергә кирәк. Мәсәлән, Ив Гревеның "Мето" сериясеннән өченче китабы мин укыганда тәрҗемә ителмәгән иде әле. Шул вакытта татарча тәрҗемәсе булган булса, шәп буласы иде. Ә болай көтәргә туры килде”, диде Йолдыз.

"Бестселлерларны тәрҗемә итү авторлык хокукларына бәйл​е"

Соңгы елларда татарча чит ил әкиятләре дөнья күрде. 2015 елның азагында "Маугли", "Нәни принц" кебек китаплар сатуга чыкты. Матур китаплар, рәсемләре дә күңелгә ятышлы. Әмма болары да күптән тәрҗемә ителгән әсәрләрнең яңа басмалары гына. Чит ил, урыс әдәбиятының татарча тәрҗемә ителгән китапларына ихтыяҗ бармы, дөньяга “шаулаган” бестселлерларны татар теленә тәрҗемә итәргә нәрсә комачаулый, акча җитешмиме, әллә тәрҗемәчеләр юкмы, башка сәбәп бармы? Бу юнәлештә эшләр киләчәктә ничек барачак? Дәүләт нәшриятында тәрҗемә редакциясе булдырылачакмы? Бу сорауларга Татарстан китап нәшрияты җитәкчелеге, бик озак тоткарлап булса да, җавап бирде. Сүз уңаеннан, Татарстан китап нәшриятының элекке җитәкчелеге еш кына тәнкыйтьләнсә дә, диалогка, журналистлар белән аралашуга ачык иде.

Татарстан китап нәшрияты тәрҗемә ителгән киталарга ихтыяҗ бар дип әйтә. Нәшрият мөдире урынбасары Венера Әбәзова татар балалары дөнья әдәбиятын үз ана телендә дә укып үсәргә тиеш, дип әйтте Азатлыкка. Әмма чит ил китапларын татарча чыгаруда авырлыклар бар, дип билгеләде:

"Чит ил классикларының әкиятләре “Дөнья әдәбияты” сериясе кысаларында чыгып килә"

"Нәни принц", “Маугли” – дөньякүләм танылган әсәрләр. Ихтыяҗ һәм сорау булганга, аларны чыгардык. Соңгы елларда без урыс һәм дөнья халыклары әкиятләрен аерым-аерым да, калын китапларга туплап та, матур рәсемнәр белән бастырып чыгардык. Чит ил классикларының әкиятләре “Дөнья әдәбияты” сериясе кысаларында чыгып килә. “Балачак энциклопедиясе”нең бишенче китабы тулысынча чит ил һәм урыс язучылары, шагыйрьләренең татар теленә тәрҗемә ителгән әсәрләреннән төзелде. 2014 елда күренекле үзбәк классигы Чулпанның, 2015 елда Кыргызстанның халык шагыйре Омор Солтановның әсәрләрен татар телендә бастырдык. Алга таба да бу эшне дәвам итәчәкбез.

"Бүгенге көн бестселлерларын татар теленә тәрҗемә итү авторлык хокуклары белән бәйләнгән"

Бүгенге көн бестселлерларын татар теленә тәрҗемә итү, беренче чиратта, авторлык хокуклары белән бәйләнгән. Рөхсәтсез, тора салып, Муракамины, йә булмаса, Пауло Коэльоны тәрҗемә итүгә керешеп булмый. Моның мәшәкате бик күп. Аннары тагын гади укучы, татар җәмәгатьчелеге ничек кабул итә бит. Бер генә мисал: үзегез күреп, матбугаттан укып торасыз, Гүзәл Яхинаның зур танылу алган “Зөләйха күзләрен ача” романын тәрҗемә итүгә алынуга, татар зыялылары нинди шау-шу куптарды. Бу очракта шуны аңларга кирәк: әлеге әсәр татар укучысына кирәк, алар аны көтә. Халык романны ана телендә укырга тели.

Ә тәрҗемә редакциясен булдыруга килгәндә, андый махсус тәрҗемә бүлеге юк. Әдәби әсәрләрне, дәреслекләрне профессиональ нәшрият мөхәррирләре тәрҗемә итә. Штаттан тыш тәрҗемәчеләр белән дә эш алып барабыз", диде ул Азатлыкка.

XS
SM
MD
LG