Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Чит ил фильмнарын татарчага тәрҗемә итү ана теленә ихтирамны арттырыр иде"


VI Бөтендөнья татар яшьләре форумы резолюциясенә Казанда татар телендә фильмнар күрсәткән кинотеатр ачу тәкъдиме кертелгән иде
VI Бөтендөнья татар яшьләре форумы резолюциясенә Казанда татар телендә фильмнар күрсәткән кинотеатр ачу тәкъдиме кертелгән иде

Татарстан мәдәният министрлыгының коллегия утырышында татар киносының бүгенге хәле шәптән түгел дип бәяләнде. Чит ил фильмнарын татарчага тәрҗемә итеп мәсьәлә хәл ителәме? Аларга ихтыяҗ бармы? Башка халыклар тәрҗемә эшен ничек алып бара? Азатлык шушы сорауларга җавап эзләде.

Кино соңгы дистә елларда күпчелек кешенең, аеруча яшь буынның иң кызыксынган өлкәсе булып тора. Яңа чыккан фильмнарны карамый торган кешеләр бик сирәк очрый. Кинотеатрларга атна саен йөрү - яшьләр арасында гадәти күренеш.

Кинотеатрларда атна саен дистәгә якын яңа фильм чыга. Татар яшьләре дә, урта буын вәкилләре, балалар карамыйча калмый. Тик бу фильмнарны урыс телендә карарга мәҗбүр була. Татар телендә заманча чит ил фильмнарын карау мөмкинлеге әлегә юк.

Украинча кинода башта гопниклар көлеп утырган

Һолливуд фильмнарын украин теленә тәрҗемә итү эше инде ун еллап бара. Тәрҗемәче, украин теленә фильмнар тәрҗемәләре режиссеры Алексей Негребецкий сүзләренчә, бу эшләр 2006 елда башланып киткән. Ул үзе "Альф" һәм "Дуслар" кебек сериаллар, "Машиналар", "Шрек", "Кунг-фу пандасы", "Мадагаскар" кебек мультфильмнар тәрҗемәсен башкарган.

Алексей Негребецкий
Алексей Негребецкий

“Башлаган вакытта халык авыррак кабул итте. Украин теле эфирда инде 1992 елдан булса да, кинотеатрларда яңгырый башлагач, “гопник”лар көлеп утыра иде. Хәзер инде бу гадәти күренешкә әйләнде.

Кинотеатрларда украин теле күбәйде, тик сыйфат аксый. Тел байлыгы тулысынча ачылмый, никтер һаман берничә йөз сүз генә кулланыла. Имеш, "ждати" урынына "чекати" сүзен, "держати" урынына "тримати" сүзен кулланырга кирәк. Бу, миңа калса, гиперпуризм күренеше.

Дәүләт беркайчан да безгә ярдәм итмәде. 2006 елда гына Вячеслав Кириленконың кинотеатрлар өчен мәҗбүри дубляж турында карары булган иде, башкасы юк. Бөтен башка тырышлык волонтерлар тарафыннан булды.

Хәзер дубляж түгел, субтитрлар гына җитә дигән фикер еш яңгырый. Бәлки, киләчәктә шулай булыр да. Тик балалар өчен фильмнар, мультфильмнар барыбер тәрҗемә ителәчәк” дип әйтә ул.

Казакъстанда кино тәрҗемәләре җайга салынган

Казакъ теленә дә дөньякүләм фильмнарны тәрҗемә итү эше актив бара. 2011 елда сынау рәвешендә прокатка "Көліктер-2" ("Машиналар 2") мультфильмы чыккан иде. Бу эштә Казакъстан, АКШ, Британия һәм Русия белгечләре катнашкан иде. Әйтик, тәрҗемә тавышны видеорәт белән Лондонда тоташтырганнар иде.

Шуннан соң казакъ теленә "Қара киімділер-3" (Кара киемлеләр - 3) фильмы тәрҗемә ителгән иде. Аннан соң Pixar-ның “Батыр йөрәк” һәм “Монстрлар университеты” мульфильмнары, “Яңа үрмәкүч кеше” һәм аның икенче өлеше, “Ялгыз рейнджер”, “Малифисента”, “Көлбикә” кебек фильмнар да казакъча яңгырый башлады.

Соңгы арада “007:Спектр”, “Йолдызлар сугышы” кебек фильмнар да казакъча чыга.

Әлеге эшләрне "Болашак" ассоциациясе һәм MARWIN ширкәте хөкүмәткә якын булган "Самрук-Казына" исемле күчемсез милек фондының финанс ярдәме белән башкарган. Ягъни, әлеге тәрҗемәләрне башкару һәм кинотеатрларга чыгару эше дәүләт ярдәме белән башкарыла.

Башкортча “Форрест Гамп”

Башкортстанда да профессиональ тәрҗемә эше алып барылмый. Әмма бу юнәлештә кайбер адымнар ясала. Әйтик, БСТ телеканалы танылган “Форрест Гамп” фильмын башкорт телендә берничә тапкыр күрсәткән. Тәрҗемә чагыштырмача сыйфатлы башкарылган.

Бу күренеш социаль челтәрләрдә зур кызыксыну уяткан иде. Фильмны башкортча интернетта табып булмаса да, камерага төшерелгән берничә өзекне карарга мөмкин.

Татар телендә – һәвәскәрләр генә

"Ямьле" тәрҗемәләр төркеме
"Ямьле" тәрҗемәләр төркеме

Татар теленә килгәндә, чит ил фильмнары дубляжы белән һәвәскәрләр генә шөгыльләнә. Алар турында Азатлык инде хәбәр иткән иде. “Ямьле” берләшмәсе авторы Лилия Мортазина Азатлыкка “чит ил фильм-мультфильмнары мультикультуралык нәтиҗәсендә тормышыбызга барыбер үтеп керә, шуңа аларны үз телебездә карасак, мизгелендә үк үзебезчә, татарча кабул итәр идек” дип әйткән иде. Хәзерге вакытта тулыметражлы фильмнардан ул “Өйдә берүзе” һәм “Өрәкләр тарафыннан алып кителгәннәр” киноларын тәрҗемә итте.

Газиз Фәттахов белән Ирек Хәйруллин исә “Безнең тәҗрибә” исемле төркемне алып баралар. Фикердәшләре белән алар фильмнардан өзекләр һәм трейлерлар тәрҗемә итеп баралар. Тулыметражлы фильмнар дубляжын да ясыйлар. Бүгенге көндә алар “Боз чоры” һәм “1+1. Кагылсызлар” фильмнарын тәрҗемә иткәннәр.

2014 елда узган Бөтендөнья татар яшьләре форумы резолюциясенә Казанда татар телендә фильмнар күрсәткән кинотеатр ачу тәкъдиме кертелгән иде. Тик яшьләрнең бу тәкъдименә хакимият колак салмаска булды.

Сораштыру нәтиҗәләре
Сораштыру нәтиҗәләре

Азатлык радиосы бу мәсьәлә уңаеннан Вконтакте социаль челтәрендә “Татар теленә сыйфатлы тәрҗемә ителгән чит ил фильмнарын карар идегезме?” дигән сораштыру үткәрде.

Сораштыруда 400дән артык кеше катнашкан. 83,2% “Әйе, әлбәттә” дигән җавап биргән. 12,7% “Юк, русча гына (инглизчә генә) җитә” дигәнне сайласа, 4,1% җавап бирергә кыенсынган. Шәрехләр арасында “әйе”, “әлбәттә ки”, “йөгерер идем” кебек сүзләр дә бар. “Субтитрлар кирәк” дигән фикерләр дә күренде.

Кайбер укучыларыбыз тәрҗемә ителгән фильмнар әдәп нормаларына туры килергә тиеш дип саный. Шулай ук тәрҗемәләр бик сыйфатлы булырга тиеш дигән фикер дә яңгырады. "Гомумән фильмнар карамыйм" дигән җавап та килде.

Көндәшлеккә чыдый алабызмы?

Гыйнварда узган Татарстан Мәдәният министрлыгы коллегиясендә министр Айрат Сибагатуллин кинофильмнар өлкәсендәге проблемнарга тукталып, эшләр канәгатьләндерерлек түгел, диде. Киноны аякка бастыру турында аерым сөйләшергә, мәсьәләдән чыгу юлларын уйлашырга кирәк, дип әйтте ул. Үзебезнең киноиндустриянең аякка баса алмауның берничә сәбәбен әйтәләр, югары дәрәҗәдә иҗат итүче кадрлар да, җитәрлек күләмдә финанслау да юк. Көнтабыш кинофильмнарына оттырабыз. Тамашачылар арасында "Өч аяклы ат", "Бибинур" кебек тулы метражлы фильмнар бүтән иҗат ителмәде дигән фикерләр ишетергә мөмкин.

Чит ил продукциясе янәшәсенә үзебезнекен куя алмыйбыз икән әлегә, татар телле тамашачыларын тәмам югалтмас өчен популяр кинофильм, мульфильмнарны татарчага тәрҗемә итү отышлы булмасмы? Бу турыда белгечләрнең фикере капма-каршы булып чыкты.

Татар башка телләрдән кайсы ягы белән ким?

“Аксу” продюсерлык үзәге тарафыннан советлар замананда иҗат ителгән 38 мультфильм татарчага тәрҗемә ителде. Алар халык арасында популярлык казанды, тәрҗемә шома, тавышландыру да сыйфатлы, дигән бәяләмә ишетергә мөмкин. Хәзерге вакытта “Аксу” 100 сериядән торган төрек мультфильмын тәрҗемә итеп, тавышландыру эше белән мәшгуль. Продюсер Рөстәм Сәрвәров татарлар җитештергән продукция көнбатышныкыннан калыша икән, әлегә популяр булган кинофильм, мультфильмнарны татарчага тәрҗемә итеп булса да, татар телле аудиторияне саклап калырга кирәк, дип белдерә. Әмма бу эшне аерым хосусый каналлар яки продюсерлык үзәкләр ерып чыга алмый, дәүләт ярдәме кирәк, ди ул.

Рөстәм Сәрвәров
Рөстәм Сәрвәров

“Татар теле дә – башка телләр кебек үзаллы тел. Татар теле аша хисне дә, төрле мәгълүматны да кешеләргә җиткереп була. Ярлы тел түгел ул, заманга яраклаштырып әдәби телдә кинофильмнарны да, мультфильмнарны да тавышландырып була. Ләкин бу эшкә алынмыйлар. Татарча кәкре чыга дигән караш яши. Әмма “Пираты Карибского моря”, “Гарри Поттер”, “Хоббит”, “Агент007” һәм башка фильмнар чыга, без аны оригиналь телдә түгел, урысча карыйбыз бит. Киң катлам инглизчә карамый. Ә татар теле урысчадан нәрсәсе белән аерыла? Ник татарча карамаска?! Шуңа омтылырга кирәк тә.

Совет заманында чыккан, хәзер классикага әверелгән мультфильмнарны татарча карыйлар, урысчасын күрмәгән булсак, бу татарча чыккан әсәр дип уйлар идек, дип әйтәләр. Без көнбатышның киноиндустриядәге көндәшлеккә чыдый алмыйбыз икән, булган популяр продукцияне тамашачыга татарча тәкъдим итәргә кирәк. Халыкны татар телле итеп саклауның бер ысулы ул. Аңардан куркырга да, көләргә дә кирәкми. Бу телнең үсешенә ярдәм итәчәк, кулланыш даирәсен киңәйтәчәк.

Уолт Диснейның “Золушка”, “Белоснежка и семь гномов”, “Питер Пэн” һәм башка мультфильмнарны беренче булып “Барс Медиа” ширкәте тәрҗемә итеп дисклар сатты. Алар шунда ук таралды. Әмма алар – иске мультфильмнар. Андыйлары да шәп, кирәк эш! Тик менә яңа гына табадан төшкән, прокатка шәп мультфильм яки кинофильм чыгарга тиеш дигән мәгълүмат таралгач ук авторлык хокуклар белән килешеп, аларны татарча тәрҗемә итеп, кешеләргә күрсәтә алсак иде ул! Әмма аларны сатып алуга хосусый ширкәтләрнең акчасы җитмәс дип уйлыйм. “Мәйдан”, “TMTV” каналлары бар, “Татарстан – Яңа гасыр” каналы эшли. Аларның программнарында популяр кинолар ана телендә барса, алар да контентны баета, тамашачы да ота. Тик бу эштә аларга дәүләт булышырга тиеш. Телләр үсеше кебек дәүләт программалары бар. Яки грант ясап була. Тәрҗемә эшенә акчасы да җитәрлек бүленергә тиеш, чөнки тендер уйнатып аның бәясен көлке хәленә калдыру гадәте бар. Авторлык хокуклар турында килешкәндә дә бу Татарстан өчен түләп бетәрә алмаслык зур бәягә төшәр дип уйламыйм. Республика бай безнең. Бу эшне башкарсалар, чыннан да, телнең үсешенә зур этәргеч булыр иде”, дип сөйләде Азатлыкка Рөстәм Сәрвәров.

"Көлкегә калмыйк. Үзебезнекен җитештерик"

Танылган режиссер, Татарстан кинемотографистлар берлеге җитәкчесе Илдар Ягъфәров чит ил кинофильмнарны татарчага тәрҗемә итү мөмкинлеген саташу дип бәяләде. Ул безнең бу турыда сөйләшкәндә “Татар телен көлке хәленә калдырасыгыз килә икән, “Форест Гамп” яки “Титаник”ны татарчага тәрҗәмә итегез”, дип сүзне озакка сузмады.

Илдар Ягъфәров
Илдар Ягъфәров

“Ни өчен татар һәрвакыт читтән эзли? Көнбатыш яки көнчыгыш кинофильмнары татарчага тәрҗемә ителсә дә, ул татар киносы була алмый. “Титаник” татарча? Саташу кебек яңгырый. Көлкегә каласыгыз килә икән, тәрҗемә итегез. Әмма Татарстан режиссерлары мактауга лаек кино төшерә. Берничә режиссерның иҗат җимешләрен карадым. Татарча кино бар, менә дигән алар! “Айсылу” фильмы да ошады. Аларны халыкка җиткерергә кирәк. Чит ил киноларын тәрҗемә итүгә караганда үзебезнекен җитештерергә кирәк. Аның өчен акчасы да булуы мөһим. Үзебезнең иҗатчылар бар, алар төшерергә атлыгып тора. Нинди көнбатыш киносы турында сүз булырга мөмкин?!” диде ул безгә.

Тәрҗемә ителә икән, сыйфатлы булсын

Татарстан Дәүләт шурасы депутаты Разил Вәлиев ике эшне дә берьюлы алып барырга кирәк, дигән фикердә. Хөкүмәтенең Татарстанны спорт аша гына танытуга басым ясавы дөрес түгел, кино аша да дөньяга татарның барлыгын белгертү мөһим, ди ул.

“Ринат Таҗетдиннар, Равил Шәрәфиевлар һәм башкалар Щепкин училищесында укып йөргән вакытта совет кинофильмнарын татарчага тәрҗемә итә иде. Алар шөгыльләнде. Тик соңгы 30 елда бу эш күзәтелми. Бер яктан караганда кирәкле эш. Популяр чит ил кинофильмнар татарча яңгыраса, бу тамашачыны татарча кинога якынайтыр, ана телебезгә хөрмәтне арттырыр, татар теленең даирәсен киңәйтер иде. Татар теленең мәйданы кысыла баруын күзәтәбез: мәктәптә, бакчаларда кими, дәүләт учрежденияләрдә шундый ук хәл, Татарстаннан тыш гомумән татар теле сүнүгә таба бара. Шуңа күрә мин бу юнәлештә дә эш барырга тиеш дип уйлыйм.

Разил Вәлиев
Разил Вәлиев

Әмма хыял – татар милли киносәнгатен аякка бастыру. Советлар берлегендә булган чакта урыс булмаган милләтләр арасында иң беренчеләрдән булып татарлар телсез кино иҗат итте. Әле дә төшеп калганнардан түгелбез. Нәрсә кирәк? Акча, кадрлар юк дип зарланабыз, әйе, анысы да мөһим. Әмма беренче чиратта теләк кирәк. Анысы да дәүләт дәрәҗәсендә булырга тиеш. Җитәкчелектә тәләк булса, хәл итмәслек мәсьәлә юк. Бу кинога да кагыла. Спорт дип җиң сызганып эшләү булды, тырышлыкның нәтиҗәсе бар. Безне әлегә нефть чыгаручы республика, “Рубин”, “Ак барс” такымнары аша беләләр, кайбер илләрдә җитәкчеләрне таныйлар. Халык, татарны милләт итеп танытыр өчен иң кулай ул әдәбият, кино сәнгате. Әмма әдәбиятның даирәсе кинога караганда таррак. Киносәнгать – ул иң йөремсәк, барысына да аңлашыла торган популяр сәнгать төре.

Миңа Төркия, Иран, Кытай Япония илләренең кинолары якын. Аларны татарча карар идем, чөнки менталитеты, рухлары белән безгә якынрак. Мәсәлән, әлегә вакытта кинотеартларда “Маленький принц” мульфильмы бара. Мин аны вакытында тәрҗемә иттем, “Нәни принц” – иң яраткан әсәрләремнең берсе. Аның тәрҗемәсе яхшы дип саныйм, ул татарча да матур яңгырый. Әмма бүгенге тәҗрибә күңелне тырнап тора. Киноларны тәрҗемә итәбез икән, аларның сыйфаты нинди булыр? Мәсәлән, “Татарстан – Яңа гасыр"да “Кыргалык” казакъ фильмы бара, моңа кадәр Бразилия фильмнарын күрсәтәләр. Гафу итегез, мин аларны карый алмыйм. Беренчедән, сюжетлары үтә примитив, икенчедән, бер үк артистларның күңелгә ятмый торган тавыш белән сөйләүләрен, хиссез, тормыштан ерак булган тәрҗемә сүзләре белән булган диалоглар күңелемә ятмый”, дип сөйләде Разил Вәлиев.

XS
SM
MD
LG