Accessibility links

Һарри Поттер китапларын тәрҗемә итү эшенә ихтыярилар туплана


2017 елның маена "Һарри Поттер һәм фәлсәфә ташы" китабын татар телендә интернетка урнаштыру максатын куйган төркем тарафдарларын җыя. Моңа кадәр интернетта быел гына чыккан "Һарри Поттер һәм ләгънәтле бала" китабы татарча урнаштырылган иде.

Интернетта Һарри Поттер турында популяр романнар сериясен татар теленә тәрҗемә итү өчен такым туплана. Бу хакта Азатлыкка "Гыйлем" берләшмәсе мөхәррире Айдар Шәйхин белдерде.

"Безнең максат – 2017 елның маена кадәр "Һарри Поттер һәм фәлсәфә ташы" әсәрен татар теленә тәрҗемә итеп, интернет кулланучыларына тәкъдим итү. Моның өчен без инглизчә һәм татарча яхшы белгән тәрҗемәчеләрне туплыйбыз" диде ул Азатлыкка. Бу эш ирекле, волонтерларга хезмәт хакы түләү каралмаган, ди ул.

"Хезмәт түләнмәсә дә, бу эштә катнашачак егет-кызлар заманча әсәрне татарчалаштыру эшендә үзләрен сынау мөмкинлегенә ирешәләр, эш барышында тәҗрибә туплыйлар һәм, әлбәттә татар балалар әдәбияты тарихында исемнәрен калдыралар" дип сөйләде безгә Шәйхин.

Аның сүзләренчә, проектта катнашырга теләүчеләр bez@giylem.pro адресынахат язарга тиеш. Аларга бирем бирелеп, тәрҗемә сыйфаты сыналачак. Шуннан соң тәрҗемәчеләр санына карап эш күләме дә билгеләнәчәк.

Такым исемлеге 25 декабрьдә игълан ителәчәк. Тәрҗемәнең үз әдәби мөхәррире булачак.

Error rendering VK.


Исегезгә төшерәбез, Һарри Поттер турында романнар сериясен татарчалаштыру турында сүзләр инде күптән булган иде инде. 2016 елның җәендә "Һарри Поттер һәм ләгънәтле бала" китабы басылды. Айдар Шәйхин аны берничә ай эчендә татар теленә тәрҗемә итте. Башта Татарстан китап нәшрияты романның автор хокукына ия булган нәшрият белән аны рәсми татарча чыгару турында сөйләшүләр алып барган. Ләкин сөйләшүләр тоткарлангач, тәрҗемә интернетка, ирекле куллануга чыкты. Шулай итеп, татар теле бу әсәр тәрҗемә ителгән 80нче тел булып чыкты.

Азатлык сораштырган белгечләр дә заманча дөнья әдәбиятының татарчасы кирәклеген таный. Татарстан Дәүләт шурасы депутаты Разил Вәлиев сүзләренчә, "дөнья классикасы, аның иң матур үрнәкләре булган әсәрләре татар телендә дә булырга тиеш".

Азатлык радиосы да татар теленең кулланылышы артуга уңай йогынты ясау өмете белән, дөнья әдәбиятының татарчалаштырылуына үз өлешен кертеп, "Тәрҗемәханә" шәлкемен ачып җибәрде. Беренче тапкыр "Һарри Поттер һәм фәлсәфә ташы" әсәреннән татарча өзек нәкъ безнең сәхифәдә чыкты.

Һарри Поттер – инглиз язучысы Джоан Роулингның дөньякүләм танылган романнар сериясе. Сериядә булган сигез китап та бестселлер булып күп телләргә тәрҗемә ителгән. Дөньяда иң популяр китапларның берсе санала.

XS
SM
MD
LG