Accessibility links

Казан аэроэкспрессы татарча игъланнар ясый башлаган


Моңарчы аэроэкспрессны баккан "Содружество" оешмасына Дөнья татар яшьләре форумының "Тяжело с татарским" антипремиясе бирелгән иде.

Казан һава аланы белән Казан үзәк вокзалы арасында йөргән аэроэкспресста татарча игъланнар ясала башлаган. Моның турында Дөнья татар яшьләре форумының рәсми аккаунты белдерә. Быел апрель аенда "Мин татарча сөйләшәм" чарасында форум аэроэкспресс эшчәнлегендә татар телен кулланмау өчен "Содружество" оешмасына "Тяжело с татарским" антипремиясен тапшырган иде.

"Хәзер Казан һава аланнынан шәһәр үзәгенә йөри торган аэроэкспрессларда барлык игъланнар өч телдә ясала: русча, татарча һәм инглизчә! Дәүләт теле булган татар теле дә кулланылышка керде", дип хәбәр итә татар яшьләре форумы аккаунты.

Азатлык хәбәрчесе моны тикшереп карады. Игъланнар чыннан да өч телдә ясала:

Казан аэроэкспрессы татарча сөйләшә башлаган
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:22 0:00

Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин сүзләренчә, антипремия тапшырудан соң "Содружество" оешмасына моның хакта хат җибәрелде. "Безгә алардан җавап килмәде, ләкин, күрәсең, антипремияне исәпкә алганнар. Поездларда хәзер татар теле дә яңгырый икән, димәк алар дәүләт телләре турында канунны үти башлаганнар, без моңа шат", диде ул Азатлыкка.

Бу – антипремиянең беренче тапкыр нәтиҗә китерү очрагы түгел, дип өстәде ул. Моңа кадәр "Тяжело с татарским" антипремиясен алган Универсиада дирекциясе, Үзәк сайлау комиссиясе, Татар дәүләт опера һәм балет академия театры кебек оешмалар да үз эшчәнлегендә татар телен куллана башлаганнар.​

Быелгы "Тяжело с татарским" антипремиясе шулай ук Казанның Төньяк вокзалында татар телен кулланмавы өчен РЖДга тапшырылган иде
Быелгы "Тяжело с татарским" антипремиясе шулай ук Казанның Төньяк вокзалында татар телен кулланмавы өчен РЖДга тапшырылган иде

Моңарчы Азатлык "Тяжело с татарским" антипремиясе тапшырылган оешмаларны барлап, аларның кайсысы татар телен куллана башлавын тикшергән иде. Антипремия ел саен Дөнья татар яшьләре форумы тарафыннан "Мин татарча сөйләшәм" чарасында тапшырыла. Аның максаты – дәүләт теле булган татар телен санга сукмаган оешмаларга игътибар җәлеп итү, аларны татар телен кулланырга өндәү.

РЖД агенты булган "Содружество" оешмасы 2015 елның 1 февраленнән "Казан – Һава аланы" юлында аэроэкспресска хезмәт күрсәтә. Көн саен бу юнәлештә Казан һава аланы очышлар тәртибенә туры китереп, сигез пар поезд хәрәкәт итә.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG