Accessibility links

пәнҗешәмбе, 29 июнь 2017, Казан вакыты 14:14

Татар телен кулланмау өчен антипремия: нәтиҗәләр нинди?


2017 елда тапшырылган антипремия РЖД һәм "Содружество" ширкәтенә бирелде

Ел саен "Мин татарча сөйләшәм" чарасында Бөтендөнья татар яшьләре форумы дәүләт оешмаларына "Тяжело с татарским" антипремиясен тапшыра. Биш ел тапшырылган премиянең нәтиҗәсе бармы? Кайсы оешмалар хатасын төзәтә, кайсылары татар телен һәм җәмәгатьчелек фикерен санга сукмый?

Апрель азагында "Мин татарча сөйләшәм" чарасында "Тяжело с татарским" антипремиясе тапшырылды. Быел ул Казанның Төньяк вокзалында татар телен кулланмый торган РЖД (Русия тимер юллары) ширкәте һәм Казаннан һава аланына йөри торган электр поездлары өчен җаваплы "Содружество" оешмасына бирелде.

Антипремия быел инде алтынчы тапкыр бирелде. Аның максаты - дәүләт теле булган татар телен санга сукмаган оешмаларга игътибар җәлеп итү, аларны татар телен кулланырга өндәү. "Дәүләт оешмалары халыкка хезмәт күрсәтүдә, элмә такталары һәм язмалар әзерләгәндә, сайтларын алып баруда ике дәүләт телен дә бертигез кулланырга тиеш. Ләкин, кызганычка каршы, күп кенә дәүләт һәм бюджет акчаларын кулланган оешмалар татар теленә җитәрлек игътибар бирми", дип сөйләде Азатлыкка Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин.

Яшьләр форумы андый оешмаларны барлый һәм башта аларга хатлар җибәрә. "Позитив булырга тырышабыз, ике дәүләт телен дә куллануның өстенлеген һәм канунилыгын аңлатабыз", ди Яруллин. Моннан соң да тәкъдимнәргә колак салмаган оешмаларга антипремия тапшырыла.

Бу чараның нәтиҗәсе бармы? Татар антипремиясеннән соң ниләр үзгәрә? Нинди оешмалар татар телен һаман кирәксенми? Моны белер өчен Азатлык антипремия тапшырылган оешмаларны тикшереп алды.

2012 ел: "Универсиада" дирекциясе

"Тяжело с татарским" антипремиясе беренче тапкыр 2012 елда тапшырылды. "Беренче антипремияне кемгә бирү мәсьәләсе тиз хәл ителде. Ул вакытта Казан Универсиадага әзерләнә иде, ләкин урамдагы барлык реклам-язулар, такталар, сайт та русча һәм инглизчә генә иде", дип сөйли Тәбрис Яруллин. Моның белән ризалашмыйча, яшьләр форумы активистлары дистәләгән хат-мөрәҗәгатьләр яудырды, проблеманы матбугатта күтәрде, антипремия тапшырды.

2012 елгы антипремия
2012 елгы антипремия

Тавыш күтәрелгәннән соң, Универсиада дирекциясе татар теленә йөзе белән борылды. "Урамдагы элмә рекламнар-язулар татарча да барлыкка килде, сайт та татарча эшли башлады", ди Яруллин. Сүз уңаеннан, Универсиаданың мәдәни чараларында да татар рухы булды.

2013 ел: Казан мэриясе һәм Татарстанның электрон хөкүмәте

2013 елда антипремия ике оешмага бирелгән иде. Казан мэриясенә "бүләк" шәһәрдә визуаль мәгълүматларның, яңа эленгән юл күрсәткечләренең русча һәм инглизчә булганы өчен тапшырылды. Активистлар тарафыннан шулай ук күпсанлы протест хатлары язылды, юл күрсәткечләренә татар телен дә өстәү таләбе куелды. Антипремиядән соң да вазгыять үзгәрмәде, юл такталары үзгәрешсез калды.

Казанның Декабристлар урамындагы юл күрсәткече, Азатлык хәбәрчесе бу фотоны 2017 елның 29 апрелендә төшергән.
Казанның Декабристлар урамындагы юл күрсәткече, Азатлык хәбәрчесе бу фотоны 2017 елның 29 апрелендә төшергән.

Татарстанның Электрон хөкүмәте дә антипремияне татар телен тиешле кулланмау өчен алган иде. Форум активистлары дәүләт сайтларының татарча бүлекләре "калдык" принцибы белән алып барыла, алар бары тик күз буяу өчен генә бар. Күп кенә министрлыкларның татарча сайтлары буш диярлек.

2016 елда Татар яшьләре форумы янә министрлыкларны тикшерергә булган. "Министрлыклар эшен 4 критерий буенча тикшердек: элмә такталардагы сүз хаталары, халык белән аралашу, рәсми документлардагы хаталар, министрлыкларның рәсми сайтлары", ди Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Айрат Фәйзрахманов. Сайтларда шул ук проблемнар калган булып чыкты. Критерийлар буенча тулы рейтингны bez.tatar сайтында карап була.

2014 ел: Казан Кирмәне, симфоник оркестр, театрлар

Иң кызыгы, югарыда аталган оешмалар мәдәният өлкәсенә карый, ә Казан бу елда төрки дөньяның мәдәни башкаласы дип игълан ителде

Бу елда Яшьләр форумы интернеттагы эшчәнлеккә зур игътибар бирде. Һәм интернетта үз эшчәнлеген татарча алып бара алмаган бюджеттан финанслау алган 4 оешмага игътибар бирде: Казан Кирмәне музей-тыюлыгы, Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры, Татарстан Дәүләт симфоник оркестры, Татар дәүләт “Әкият” курчак театры. Эш барышы элеккечә иде: башта хатлар җибәрү, аннары антипремия бирү.

Азатлык әлеге оешмаларның сайтларын карап чыкты. Казан Кирмәне сайтында татарча яңалыклар бүлеге бар, һәм ул даими яңартылып килә, ләкин башка бүлекләр татарча эшләми. Татар дәүләт опера һәм балет театры антипремиядән соң татарча сәхифә булдырган, театр һәм коллектив турында татарча мәгълүматлар бар, тик сайтта соңгы яңалык 2015 елның июнендә чыккан.

Татар опера һәм балет театры сайтының татар бүлегендә соңгы яңалык 2015 елның июнендә чыккан
Татар опера һәм балет театры сайтының татар бүлегендә соңгы яңалык 2015 елның июнендә чыккан

Татарстан Дәүләт симфоник оркестры сайтында да антипремиядән соң татар бүлеге булдырылган, анда бары тик оркестр турында гомуми мәгълүмат татарча бирелгән. Антипремия тапшырылган оешмалардан "Әкият" курчак театры сайты иң шатландырганы булды. Татарча сәхифәдә театр турында мәгълүматлар да, актуаль яңалыклар да бар.

"2014 елгы нәтиҗәләргә килгәндә, кайбер оешмалар татар телен сайтларында куллана башлады, кайберләре артык игътибар бирмәде булып чыга", ди Тәбрис Яруллин.

2015 ел: “Халык контроле” һәм Татарстан иҗтимагый пулаты

"Народный контроль" интернет-хезмәте һәм Татарстан иҗтимагый пулаты антипремиягә сайтларын татарча алып бармаулары өчен "лаек" булган. Вазгыять үзгәрмәгән: "Халык контроле" сайты интерфейсы һаман да рус телендә генә эшли. Дөрес, дәүләт телләрен бозу турында хәбәрләрне бирегә татарча да кертеп була, ләкин кайвакыт мондый мөрәҗәгатьләр негатив комментарларга күмелә.

Татарстан иҗтимагый пулатының татарча сайтын тасвирларга мәгънә юк. Аны бары тик скриншот белән генә күрсәтеп була:

Татарстан иҗтимагый пулатының татарча сәхифәсе
Татарстан иҗтимагый пулатының татарча сәхифәсе

2016 ел: Үзәк сайлау комиссиясе

"2015 ел ахыры-2016 ел башында Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе сайтының татарча варианты буш иде диярлек. Яңалыклар булмаган, мәгълүмат һәм норматив документлар да юк иде диярлек. Берничә мөрәҗәгать һәм антипремияне тапшырудан соң вазгыять үзгәрде, сайт татарча эчтәлек белән тулыландырылды", дип әйтә Айрат Фәйзрахманов.

Азатлык бу сайтның да татарчасын тикшереп карады. Дөрес, татарча мәгълүмат күп, тик аерым бүлекчәләр русча сайтка сылтый. Гомумән алганда, элекке вазгыять (интернет-архивта сакланган 2015 елның 9 сентябрьдәге сайт) белән чагыштырырлык түгел.

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе сайты
Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе сайты

2017 ел: РЖД һәм "Содружество"

Быел антипремия ике транспорт оешмасына эләкте. "Казанның төньяк вокзалында барлык язулар русча-инглизчә урнаштырылган, игъланнар исә русча гына ясала, - ди Тәбрис Яруллин. - 2015 елның мартында безне 2016-2017 елларда татарча язулар барлыкка киләчәк, дип ышандырдылар, ләкин әлегәчә үзгәреш юк".

РЖДның 2015 елның 3 мартында Яшьләр форумына җибәргән җавабы
РЖДның 2015 елның 3 мартында Яшьләр форумына җибәргән җавабы

"Содружество" оешмасы исә Казаннан һәм Казанга йөри торган электр поездлары өчен җаваплы. Бу поездларда татарча игълан итү яки язу юк, ди антипремия тапшыручылар. "Казан һава аланыннан шәһәр үзәгенә йөргән аэроэкспресс та бу оешмага карый. Казанга килгән кунакларыбыз поездда үзәккә юл тотканда ук татар теленә мөнәсәбәтне сизә", ди Айрат Фәйзрахманов.

Быелгы антипремия ияләре татар теленә йөзләре белән борылырмы? Азатлык вазгыятьне өйрәнеп торачак һәм алга таба укучыларына хәбәр итәчәк.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG