Accessibility links

Кайнар хәбәр

Универсиада ачылышында татар теле яңгырармы?


Универсиада авылында төзелеш бара
Универсиада авылында төзелеш бара

Дөньядагы татар яшьләре лидерлары FISU-га Казанда Универсиаданы ачканда һәм япканда, бүләк тапшырганда татар теле дә яңгырарга тиеш дип хатлар яудыра.

Дөнья татар яшьләре җыены рәисе урынбасары Тәбриз Яруллин Универсиадага әзерләнгәндә һәм уеннар барганда татар телен дә кулланырга дигән тәкъдиме белән чыккан иде.

Бу тәкъдимне ясарга нәрсә этәрде?

– Универсиада дирекциясе "Универсиадага 500 көн калды" дигән чара үткәрде. Казанны бу турыда реклам белән тутырдылар. Бу чарага зур кунаклар да чакырылды. Ни өчен безнең ике дәүләт теле булган җирлектә бөтен рекламнарны да урыс телендә генә яздылар соң? Бу бит әллә ни зур финанс чыгымнары таләп итми. Мин үзем Универсиада хәбәрләрен Фейсбукта алып торам. Алар үзләренең сәхифәләрендә хәбәрләрне бары тик урыс телендә генә биреп бара. Сәхифәләре дә инглиз һәм рус телендә генә эшләнгән.

Тәбриз Яруллин
Тәбриз Яруллин
Хәзер Универсиада уңаеннан хастаханәләрнең һәм башка оешмаларның элмә такталарын үзгәртәләр. “Кабул итү бүлеге”н русча һәм инглизчә генә язып куйганнар, ә татарчасы юк. Халыкара ярышта матур һәм бай татар телебезне күрсәтү өчен шундый зур мөмкинлекне ник без кулдан ычкындырырга тиеш?!

Башта мин, бәлки, бу татар телен кулланмау FISU таләбедер дип уйлаган идем. Әмма FISU халыкара оешма булгач, җирле халыкның теленә һәм мәдәниятенә тагын да игътибарлырак булырга тиеш бит.

Әлеге сорауларны бергә туплап Универсиада дирекциясенә, Татарстанның яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгына, Казан шәһәре мэриясенә үз исемемнән хат яздым.

Бу хатларга берәр төрле җавап булдымы?

– Мин ул хатларны ике атна элек җибәргән идем. Башта үзем шалтыратып: "Хатларны алдыгызмы, җавап булачакмы?" дип сорадым. Универсиада дирекциясеннән бер өч көннән соң миңа чыктылар. Андагы белгечләр минем хатны Универсиада дирекциясе башлыгы үзе укыган дип әйтте. Ул минем фикерләр белән килешкән һәм: "Сәхифәнең татарчасын алып барачакбыз, безгә белгечләр эзләргә кирәк", дип әйткән. Мин аларга үземнең рәсми җавап көтеп калуымны белдердем.

Хәзердән үк киң җәмәгатьчелеккә мөрәҗәгать итеп, бу мәсьәләне күтәреп, алардан Универсиада дирекциясенә хат язуны сорарга була. Әмма җавап барсына да бертөрле булачак. Шуңа күрә Универсиада дирекциясе җавап биргәч, әлеге мәсьәләне дәлилләр белән зуррак итеп күтәрергә дә исәп бар. Минем бу хатны без Бөтендөнья татар яшьләре форумы сәхифәсенә элгән идек. Шуннан соң миңа төрле төбәкләрдәге татар яшьләре лидерлары шалтыратты. Интернет аша төрле илләрдән дә яздылар. Алар: "Әйдәгез, без дә кушылып китәбез. Без бөтенебез дә Универсиадага килергә җыенабыз. Безнең татар телен алар санга сукмаска тиеш түгел", дип яздылар.

Мин яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгына да чыктым. Җавап әзерләүче белгечләр: "Министрның сезнең хатыгызга резолюциясе уңай булды. Сезнең хатыгызны яңадан Универсиада дирекциясенә дә юлладык. Бөтен элмә такталарны караганнан соң, макетлар әзерләнәчәк һәм татар телендә дә булачак", дип әйттеләр. Бу әле телдән генә әйтелгән сүзләр. Мин шулай ук алардан рәсми җавап көтеп калам.

Казан башкарма комитетыннан яңа гына минем хатка җавап килде. Башкарма комитет җитәкчесенең урынбасары Шакиров минем бер генә сорауга да җавап бирмәгән, гомум сүзләр генә сөйләнгән.

"Бүгенге көндә «Уеннарның йөзе» дип аталучы концепцияне эшләү җәһәтеннән төрле чаралар комплексы уздырыла. Казан шәһәренең күпмилләтле колоритын, студентлар уеннарының халыкара дәрәҗәсен чагылдырган, шул ук вакытта куелу урыннарының үзенчәлеген исәпкә алган декоратив һәм мәгълүмати визуаль элементлар урнаштыру планлаштырыла", гына диелгән әлеге хатта. Татар телендәге элмә такталар, уеннарны ачу һәм ябуда татар телен куллану турында да бер генә җөмлә дә юк. Шуңа күрә мин Фейсбук аша: "Мэриягә сораулар яудыра башлыйк", дип яшьләргә мөрәҗәгать иттем инде.

Универсиаданы ачу һәм бүләкләүләр дә татар телендә булмаячак дигән сүзләр йөри. Универсиада дирекциясе уеннарның бөтен дөнья күрә торган моментларында татар телен кулланмаска җыена. Бу бит безнең татар телебезне күтәрергә шундый зур мөмкинлек югыйсә. Ун еллап мәктәптә татар телен өйрәнгән кешеләр өчен бу татар телен тагын да өйрәнергә һәм аны көндәлек тормышта кулланырга зур этәргеч булыр иде.

Бүләкләү һәм ачылыш нечкәлекләре FISU һәм Универсиада дирекциясе арасында килешү нигезендә эшләнә. Нинди телдә, ничек булачагы барсы да шул килешүдә языла. FISU сәхифәсендә үтенечләр, теләкләр һәм сораулар яза торган махсус бер форма бар. Шул биткә үзеңнең соравыңны инглизчә җибәрергә мөмкин. FISU тел мәсьәләсенә җитди карый дип уйлыйм мин. Безнең төрле илләрдән һәм Русиядәге төбәкләрдән татар лидерлары 12-ләп кеше FISU-га бу хакта үз сорауларын җибәргән инде.

Тагын бер ягы кызыклы, министрлык белән сөйләшкән вакытта алар: "Татар телен дә куллану турында сездән беренче мөрәҗәгать килде", дип әйттеләр.

Әгәр татар теленә мөнәсәбәттә хәлләр уңай якка үзгәрмәсә, алга таба эшне ничегрәк алып барырга уйлыйсыз?

– Без Бөтендөнья татар яшьләре җыены исеменнән мөрәҗәгать язарга уйлыйбыз. Бу мөрәҗәгать әзерләнә инде. Мин үзем бу мәсьәлә чишелмәс дип уйламыйм. Без бит агрессив рәвештә басым ясамыйбыз, безнең дәлилләр һәркемгә дә аңлаешлы. Өстәвенә, Казан шушы Универсиаданы үткәрергә бәйгедә җиңәр өчен үзен ике мәдәният - Көнчыгыш һәм Көнбатыш кушылган үзәк дип тәкъдим итте. Ислам һәм христиан диннәренең, төрле мәдәниятләрнең үрелеп, бер-берсен аңлап, бергә яшәвен күрсәтте.

Шулай итеп, җитәкчелек Казанны тәкъдим иткәндә Татарстан башкаласының үзенчәлекле булуын күрсәтте, ә уеннарга әзерләнгәндә һәм ачылыш вакытында татар телен һәм мәдәниятен күрмәмешкә салышырга җыена. Казанның үзгәлеге һәм уникальлеге видеороликта гына калмаска тиеш. Ул көндәлек тормышта да чагылыш табарга тиеш.
XS
SM
MD
LG