Accessibility links

җомга, 2 декабрь 2016, Казан вакыты 21:05

Шынҗэн шәһәрендә Универсиада әләмен Казанга тапшыргач күрсәтелгән тамашада Татарстан башкаласының күпмилләтле булуы һәм бигрәк тә татарлар мәркәзе икәнлеге бөтенләй искә алынмады.


Әләм тапшырганнан соң казаннарга үзләрен тәкъдим итәргә ун минут вакыт бирелгән булган. Тамашаны Казан думасының мәдәният һәм милли мәсьәләләрдә даими комиссиясе әгъзасы, “Шарм” театры җитәкчесе Максим Скалозубов куйган. Аның сүзләренчә, тамашада барлыгы 120 артист һәм спортчы канашкан. Казан, Төмән һәм Мәскәүдән, хәтта Кытайдан да иҗат төркемнәре, җырчылар җәлеп ителгән.

“Подмосковные вечера” җырын Кытайның яшь җырчысы башкарды. Аның фамилиясен мин сезгә әйтеп бирә алмыйм, аны кытайча дөрес итеп әйтергә тел әйләнми. Бу җыр Кытай һәм Русия арасындагы дәвамлылыкны күрсәтү өчен уңай күренеш булды. Кытайлар безнең җырларны да яхшы белә. Ул егет Пекиндагы музыка академиясендә укый. Кытайлар яраткан “Подмосковные вечера” безнең програм эчендә кытай телендә яңгырасын иде дигәч, аның Һонгконгтагы продюсерлык үзәге солист буларак тәкъдим итте”, ди Скалозубов.

Казаннар чыгышы вакытында тагын бер җыр яңгырады. Татарстан башкаласында булачак Универсиада турындагы әлеге әсәрне Аидә Гарифуллина башкарды.

“Ул җыр Универсиада, Казанның бу чараны көтүе һәм безнең яңа җиңүләргә омтылуыбыз турында иде. Җыр урыс, инглиз һәм бер кисәге итальян телендә дә яңгырады. Бу җырны Аидә белән хезмәттәшлектәге американ композиторы Уолтер Афанасьев безнең шәһәрне Кытайда тәкъдим итү өчен махсус язды”, ди Скалозубов.

Максим Скалозубов
Әлеге тамаша вакытында идәннәрдә чит илләрдә яшәүчеләргә яхшы таныш булган Хохлома бизәкләре уйнап торды. Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле дә кызыл читекләр, биек калфаклар, озын сарафаннар киеп рус биюе белән сәхнәгә чыкты. "Русия-2" каналы бу тамашаны күрсәткәч тә, интернеттагы сәхифәләрдә күпләр әлеге ун минуттан татар сәнгатенә бер генә секунд та бирелмәүгә ризасызлык белдерде.

“Безнең бер генә максат – Русияне тәкъдим итү генә алга куелган иде. Уйлавымча, без аны башкарып чыктык. Без Казан, Русия һәм 2013 елдагы Универсиада башкаласын күрсәтергә тиеш идек”, ди Скалозубов.

Аның сүзләренчә, Казанны тәкъдим итүнең сценарие да Казанда язылган, ничек матуррак итеп күрсәтү идеяләре дә Казанда җыелган. "Әлеге програмны кем раслады соң, шәһәр башлыгымы, Мәскәүме, әллә тагын башка берәүме?" дигән сорауга да ул анык кына җавап бирмәде.

“Без бер-беребезгә ышанып һәм төрле моментларны килешеп эшлибез. 2013 елгы Универсиаданың дирекциясе бар. Без куйган әйбеләрне карый торган җитәкчелек бар. Алар нәрсәне дә булса әйтеп җибәрә, сайлап ала һәм килештерә. "Кем раслады?" дип сорау бирү бу очракта дөрес булмас иде. Әмма програм килешенде һәм расланды”, ди Скалозубов.

Инде 2013 елда булачак Универсиаданы ачу һәм ябу тантанасына килгәндә, гадәттә мондый тамашалар җыелганнарны шаккатыру өчен катгый сер итеп эшләнә.

Әлеге елның 18 маенда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов продюсерлар Игорь Крутой һәм Борис Краснов белән Универсиаданы ачу, ябу тамашалары турында сөйләште инде. Бу чараларга алты меңләп кешенең җәлеп ителүе, Крутой һәм Красновның үз идеяләре белән чыгуы, Татарстан президентының үз концепцияләрен белдерүе генә әйтелде. Калган ягы караңгы калды.

Шулай да 25 майда Русиянең беренче вице-премьеры Игорь Шувалов үткәргән оештыру комитеты утырышында идеяләр хупланып расланырга тиеш диелгән иде. Әлеге утырыш үтте, әмма Казан Универсиадасының сәнгати ягы турында хәбәрләр булмады.

Тататрстан башкаласы Казан - бөтен дөньядагы татарларның мәркәзе дә. Дөнья дәрәҗәсендә узган чараларда иң беренче чиратта хуҗа шәһәрнең үзенчәлекләре күрсәтелә. Әмма Казан очрагында аны әлегә гади бер урыс шәһәре итеп сурәтләргә тырышу сизелә. Татарстан җитәкчелеге моның белән килешерме?

Шынҗэндә Универсиада әләмен алгач күрсәтелгән тамашада Русияне бары тик рус мәдәнияте аша гына тәкъдим итү, Казан Универсиадасында татар тарихына, мәдәниятенә киңрәк урын бирелүгә шик тудыра.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG