Accessibility links

җомга, 2 декабрь 2016, Казан вакыты 21:18

26 апрель көнне Казанда "Мин татарча сөйләшәм" чараларының гала-концертында "Татар теленә игътибарсызлык өчен" антипремия ияләре игълан ителде. "Авыр бүләк" Казан шәһәре идарәсе һәм Татарстан электрон хөкүмәтенә бирелде.

26 апрель Казанда “Мин татарча сөйләшәм” чараларының гала-концерты узды. Бауман урамында урнаштырылган сәхнәдә тере Исмаил, Иттифак, К-ру, Илгиз Шәйхрәзиев, Гөлназ Батталова, Рамил Закиров, Гүзәлем, Mauzer Sax, Айда-Бэнд, Funktion Unlimited кебек төркемнәр һәм башкаручылар чыгыш ясады. Азатлык радиосы чарадан туры трансляция тәкъдим итте.

"Мин татарча сөйләшәм" акциясе кысаларындагы чаралар бер атна элек башланып киткән иде. "Татар дозор" квест-уены барышында алты команда башкалада татар теленең кулланылышын тикшерде. Төп максат – икетеллелек законын үтәүне контрольдә тоту. Акция нәтиҗәләре буенча яшьләр "Тяжело с татарским" дигән антипремия ияләрен билгели. Былтыр бу бүләкне Универсиада идарәсенә биргәннәр иде. Хәзер җәйге уеннар идарәсенең сайтында татарча мәгълүмат белән танышып була. Быелгы антипремиягә лаек булучылар гала-концертта игълан ителде: Казан мэриясе һәм Татарстан электрон хөкүмәте.


"Антипремиянең максаты – Татарстанда икетеллекне, татар телен инкарь иткән, ике телне бер тигез күрмәгән оешмаларны билгеләү. Без күп кенә органнарга хатлар юлладык, ник татар телен инкарь итәсез дип. Уңай җавап бирмәсәләр, без аларга антипремия бирәбез", - ди Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбриз Яруллин.

"Авыр бүләкне" алырга антипремия ияләре килмәде. Ләкин дипломнар аларга почта аша барып җитәчәк. Күңелле бәйрәм исә күмәк бию белән тәмамланды.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG