Accessibility links

Кайнар хәбәр

26 апрель – Тукай көне

26 апрель – Тукай туган көн – Шигърият бәйрәме, "Мин татарча сөйләшәм" чараларын йомгаклау көне. Азатлык көннең иң кызыклы мизгелләрен җанлы блогта теркәп барды.

"Мин татарча сөйләшәм" "Туган тел" җыры белән төгәлләнде

"Мин татарча сөйләшәм" мизгелләре
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:06:49 0:00

Бәйрәм өч сәгатьтән артык дәвам итте. Азатлык Татарстанда Ана теле көне, Тукай туган көн уңаеннан үткәрелгән чаралардан, Казанда узган "Мин татарча сөйләшәм"не йомгаклау бәйрәменнән җанлы блог алып барды.

Туган тел көне Чаллыда да үтте: Тукайга урланган китабы кайтарылачак

Чаллыда бармаксыз һәм китапсыз Тукай һәйкәле
Чаллыда бармаксыз һәм китапсыз Тукай һәйкәле

26 апрель – Тукай көне Чаллыда да билгеләнде. Чарада ике ел элек мәсхәрә ителгән Тукай һәйкәленең төзәтеләчәге игълан ителде.

"Намазлыгыгыз юкмы?"

"Мин татарча сөйләшәм" бәйрәме тәмамлануга якынлаша. Рәдиф Кашапов җырлый. Көн суыта бара, халык әкренләп тарала. Икенде намазын кайда укыйм икән, намазлык юкмы дип сорап йөрүчеләр дә бар.​ Оештыручылар җырчылар чыгыш ясар алдыннан халыкны "Мин татарча сөйләшәм" дип кабатлатып җанландыра.

"Мин татарча сөйләшәм"дә 150 өчпочмак сатылган

​Чара тәмамланмады әле. "150 өчпочмак һәм 50 зур кружка саттык" дип белдерде бу чарага үз тауарлары белән килгән бер ширкәт. Чара ахырына алар тагын да сатылыр дип өметләнә.

Яшьләр бик күп. Оештыручылар белдерүенчә, 2-3 меңләп кеше килгән. Арада өлкән яшьләрдәге апа-абыйлар да күренә. "Куанам, балам, үзебезнең бәйрәм бит!", ди бер өлкән яшьтәге апа.

Чарага этләр белән килүчеләр дә бар. Алар да "рәхәтләнеп, исләре китеп" җырлар тыңлый.

"Татар-дозор"да катнашучыларга рәхмәт!

"Татар-дозор" уенында катнашканнарга бүләкләр тапшырылды. Оештыручылар белдергәнчә, "Татар-дозор" уены яшьләр арасында бик тиз популярлашып китте. Быел бәйгедә республика күләмендә 50 төркем катнашты. Казандагы уенда 4 сәгать эчендә "Дәрдемәнд алтыны"н эзләделәр.

"Мин татарча сөйләшәм" дә, халык туңмасын өчен, шаяру да читтә калмады. Сәхнәдә Нурбәк перформансы. "Кем сикерми, шул маңкорт" дип кычкыру белән барлык халык дәррәү сикерә башлады. Сәхнәдән яңгыраган җырларга түзә алмыйча биючеләр дә булды.

Альтернатив музыкамы, әллә халык җырларымы?

Сәйдә Мөхәммәтҗанова Азатлыкка яшьләр төрле юнәлештәге музыканы тыңлый, әнә шуңа күбрәк альтернатив юнәлешләр кирәк дип белдерде. "Мин татарча сөйләшәм" чаралары бик кирәк ди ул.

Сәйдә Мөхәммәтҗанова
Сәйдә Мөхәммәтҗанова

Фотога төшәргә ризалашмаган, чарага түбәтәй киеп килгән Рамил абый бик нык тәнкыйтен белдерде. Альтернатив музыканы ошатмаган кешеләргә дә чаралар оештырырга, моңлы, халык җырлары, биюләр кирәк ди.

Juna төркеме чыгыш ясый
Juna төркеме чыгыш ясый

"Че за фигня?!"

Бәйрәм рухын ошатмаучылар да бар. Зур гәүдәле өч ир-ат сүгенеп, монда нинди бәйрәм дип сорашты һәм "че за фигня" дигән ямьсез сүзләр әйтеп китеп барды.

Ә бәйрәмдә катнашучыларның кәефләре күтәренке
Ә бәйрәмдә катнашучыларның кәефләре күтәренке

"Кояш" кибете һәдияләре

"Мин татарча сөйләшәм"гә "Кояш" (Солнце внутри") кибете дә чыккан. Алар Тукай туган көн уңаеннан һәдияләр ясаган.

дәвам

XS
SM
MD
LG