Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыда Туган тел көне: Тукайга урланган китабы кайтарыла


Чаллыда бармаксыз һәм китапсыз Тукай һәйкәле
Чаллыда бармаксыз һәм китапсыз Тукай һәйкәле

26 апрель – Тукай көне Чаллыда да билгеләнде. Чарада ике ел элек мәсхәрә ителгән Тукай һәйкәленең төзәтеләчәге игълан ителде.

Чаллы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов Тукай һәйкәленнән ике ел элек урланган китап урынына яңасы куела дип белдерде. Ул үз чыгышында Тукай һәйкәле куелган мәйданның узган ел азакларында вандаллар тарафыннан беркадәр ватылуын да җиткерде. "Хакимият төзәтү эшләрен башкарып чыкты. Хәзер барысы да матур. Менә шушы матурлыкны алга таба да сакласак иде. Тукай һәйкәле авторы Мәскәүдә яшәүче Демченко белән сөйләшүләр нәтиҗәсендә, ул безгә һәйкәлдән урланган китап үрнәген кабат ясады. Менә шуны кайтарттык. Иртәгә, 27 апрельдә урнаштырачакбыз", диде Хәлимов.

Халык бу хәбәрне зур алкышлар белән каршы алды. Татарның мәдәни-тарихи истәлекләрен мыскыллауга ризасызлык белдерүчеләр, Тукай һәйкәлен туздыручыларны табып җавапка тартуны таләп итүчеләр булмады. Бары, җимерелгән мәйданны торгызу, Тукайның яңа китабы кайтуын алкышладылар.

Сулдан: Мәдияр Хаҗиев, Әлфия Ситдыйкова, Рашат Фәйзрахманов, Раушания Кулакова
Сулдан: Мәдияр Хаҗиев, Әлфия Ситдыйкова, Рашат Фәйзрахманов, Раушания Кулакова

Шушында ук Рамил Хәлимов Чаллы хакимиятләре карары белән иҗат өлкәсендә калада уңышларга ирешүчеләрнең исемнәрен атады. Чаллыдагы Тукай бүләгенә быел шагыйрә Әлфия Ситдыйкова, рәссам Мәдияр Хаҗиев, Чаллының "Болгар" бию төркеме һәм Чаллы татар драма театры лаек булган. Узган ел Тукай белән бәйле 100әр мең сумлык премияләр ике урыс иҗатчыларына гына бирелеп, бар Чаллы халкында гаҗәпләнү тудырган иде. Быел тагын яңалык, ике йөз мең сумны дүрт иҗатчыга бүлү турында карар кабул иткәннәр.

Тукай тантанасында милли хәрәкәт вәкилләре дә булып, алар шушы Тукай һәйкәле куелган мәйданчык кырыендагы тукталышка "Тукай мәйданы" дигән исем бирү башлангычын да күтәрмәкче булды. Шул хакта халыкка да фикер җиткерергә теләгәннәр. Аларга сүз бирелмәгән. Тукай мәйданчыгы янындагы автобус тукталышының исеме "Остановка Ершова". Биредә Ершовның кем булуын белүче күренмәде.

Фәһим Вәлиев
Фәһим Вәлиев

Тукай көне алдыннан, 25 апрельдә Чаллының ЗӘБ бистәсендәге 4нче татар мәктәбе дип саналган уку йорты каршында Татар иҗтимагый үзәгенең Чаллы бүлеге рәисе урынбасары Рифат Бәдретдинов һәм милли хәрәкәт активисты Фәһим Вәлиев шәһәрдә татар теле мәктәпләренең бетерелүенә каршы ялгыз пикетка чыкты.

Ялгыз пикетта торган Фәһим Вәлиев Азатлыкка пикетның татар телен укыту концепциясен гамәлгә ашыру максаты белән оештырылганлыгын белдерде. "Концепциянең файдасы булсын, дип тырышабыз. Әмма империя шартларында аны тормышка ашыру да кыендыр, дип уйлыйбыз. Аллаһы тәгалә халыкларны рәнҗеткән империяләрне юкка чыгарып тора. Менә без дә шуңа өметләнәбез", диде Вәлиев.

Чаллыда татар статусы исемендә эшләүче берничә мәктәп калып килә. 2000нче елларда татар гимназияләре һәм мәктәпләре саны 12 чамасы булгандыр. Тагын шуның кадәр үк мәктәпләр татар-урыс мәктәбе исемен йөртте. Ун ел чамасы элек шушы татар-урыс мәктәпләрендә татарча укытуга әкренләп чик куелды. Соңрак татар гимназия-мәктәпләрен бетерергә керештеләр. Милли хәрәкәт вәкилләре, белгечләр дә Чаллыда хәзер татар мәктәбе юк дип белдерә. Шәһәр мәгариф идарәсе исә Чаллыда тугыз татар мәктәбе эшли дип белдерә.

XS
SM
MD
LG