Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яшьләр Казанны татарча сөйләштерде


"Мин татарча сөйләшәм" тамашасы Казанны кабат шаулатты
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:01 0:00

"Мин татарча сөйләшәм" тамашасы Казанны кабат шаулатты

26 апрель көнне Казанда унберенче тапкыр "Мин татарча сөйләшәм" чарасы узды. Альтернатив татар музыкасы концертыннан тыш татар телен хөрмәт иткән оешмаларга рәхмәт хатлары, хөрмәт итмәгәннәргә - "Тяжело с татарским" антипремиясе тапшырылды.

Татар яшьләре инде унберенче тапкыр ​"Мин татарча сөйләшәм" чарасын оештырды. Башта гражданлык инициативасы булган, "Үзебез" яңа буын хәрәкәте башлап җибәргән чараны хәзер Бөтендөнья татар яшьләре форумы оештырып килә. Матди ярдәмне дәүләт оешмалары да күрсәтә.

26 апрель көнне гадәткә кергән програм бар: Тукай һәйкәле янындагы Шигърият бәйрәменнән соң Бауман урамына төшеп, "Мин татарча сөйләшәм" акциясендә катнашу. Быел да ике чарада да катнашкан кешеләрне күреп булды.

"Мин татарча сөйләшәм" көндезге дүрттә башланды. Бирегә Татарстанның төрле район-шәһәрләреннән, Башкортстаннан, башка төбәкләрдән халык җыелды. Хатын-кызлар форумының калфаклы катнашучылары да күренде. Азатлык хәбәрчесе исәбенә күрә, килеп-китүчеләрне дә санаганда, татар телле чараны барлыгы биш меңләп кеше күргәндер. Оештыручылар да шул чама дип саный.

Быелгы концерт програмы бай булды. Элек сәхнә тоткан танылган рок һәм рэп җырчылары урынына яңа җырчылар килгән. Яшьләр форумы хәтта махсус бәйге оештырып, аның җиңүчеләрен чарада чыгыш ясарга чакырган иде. Концертта Илгиз Шәйхрәзиев, K-RU, Иттифак, Yellow Side, Эльнар Байназаров, Оскар, Juna, Рәдиф Кашапов, Шүрәле, Барадж кебек җырчылар һәм музыкаль төркемнәр катнашты.

Фотогалерея: "Мин татарча сөйләшәм" тамашасы

"Мин татарча сөйләшәм" чаралары үз эченә республика мәктәпләрендә бәйге уздыру, "Татар-дозор" квест-уены, "Тяжело с татарским” антипремиясен дә ала. Сүз уңаеннан, 2016 елгы антипремия интернетта эшчәнлекне ике дәүләт телендә алып бармаган Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенә бирелде. Оештыручылар киләчәктә Үзәк сайлау комиссиясе эшчәнлекне татар теле һәм рус телендә бертигез дәрәҗәдә алып барыр дигән теләк белдерде.

Шул ук вакытта татар теленә хөрмәт белдергән оешмаларга рәхмәт хатлары тапшырылды. Быел алар арасына барлык визуаль мәгълүматны ике дәүләт телендә бертигез урнаштырган Республика кан үзәге, Автомобильләрне кую урыннарын оештыручы муниципаль оешма, татар теле бүлеген өстәгән өчен Яндекс.Музыка хезмәте (Яндекс рәхмәт хатына инде икенче тапкыр ирешә) һәм татар телендә кушымтаны эшләткән Такси-Татарстан оешмасы керде.

Шулай ук 26 апрельга кадәр берничә көн чараларны оештыручылар күпсанлы волонтерлар белән урамнарга чыгып, халыкны татарча сөйләштерде, аларга татар теленә өйрәткән материаллар таратты. Шунан тыш Әлмәт һәм Чаллы шәһәрләренә дә турлар оештырылды.

Бауман урамында татар архитекторларының кече архитектур бәйгесе дә оештырылды. "Утырам" кебек язулы эскәмияләр күп кешенең хушына килде. Бу акциянең төп максаты - татар архитекторларын үз эшләрендә татар телен, мәдәниятен исәпкә алуга этәрү.

Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин сүзләренчә, форум апрель аенда 11 чара үткәргән. "Казанның һәрбер ае шундый татар чараларына бай булсын иде", диде ул Азатлыкка.

XS
SM
MD
LG