Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 00:51

"Мин татарча сөйләшәм": Татарча белмәүче оешмалар аталды


"Мин татарча сөйләшәм" акциясенең матбугат очрашуында татар телен санга сукмаучы министрлыклар аталды. Антипремия ияләре 26 апрель йомгаклау чарасынада игълан ителәчәк.

"Мин татарча сөйләшәм" акциясенең 21 апрель матбугат очрашуында яңгыраган төп яңалык - "Тяжело с татарским" антипремиясенә намзәтләр билгеле булды. Әлеге “бүләккә” татар телен кулланмаучы оешма-ширкәтләр ия була. Шулай ук быел үз эшендә татар теленә игътибар бирмәүче министрлыклар рейтингы да төзелгән. Ул дүрт критерий буенча исәпләнә: элмә такталардагы сүз хаталары, халык белән аралашу, рәсми документлардагы хаталар, министрлыкларның рәсми сайтлары.

Оештыручыларның берсе, журналист Римма Бикмөхәммәтова сүзләренчә, татар һәм рус телендә бертигез дәрәҗәдә эш итүче министрлыклар белән беррәттән, татар телендә мәгълүмат җиткермәүчеләре дә бар. Алар мәдәният, яшьләр эшләре һәм спорт, урман хуҗалыгы, гадәттән тыш хәлләр министрлыклары. Ике телне кулланып үрнәк күрсәтүчеләр Татарстанның икътисад, юстиция министрлыгы аталды. “Тяжело с татарским” антипремиясенең максаты - менә шундый оешмаларның татар теленә игътибарын арттыру, ди оештыручылар.

"Антипремия тискәрегә түгел, киресенчә, позитив якка эшли булып чыкты. Беренче антипремияне алган оешмалар безгә элемтәгә чыгып, кайсы юнәлештә эш итергә һәм ничек үзгәрергә кирәклеген сорыйлар һәм без аларга ярдәм итәбез", диде Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин.

Рейтинг нәтиҗәләре һәм премия лауреатлары әлегә сер булып кала, алар 26 апрельдә “Мин татарча сөйләшәм” акциясенең гала-концертында игълан ителәчәк.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG