Accessibility links

Кайнар хәбәр

Универсиада идарәсе татар теленә игътибарны арттыра


Универсиада идарәсенә бирелгән "диплом"
Универсиада идарәсенә бирелгән "диплом"

“Үзебез” хәрәкәте Универсиада идарәсен татарча реклама һәм мәгълүмат таратмавы өчен “антипремия” белән бүләкләгәч, татар теленә игътибар артты.


“Корстон” отеле каршында Универсиадага татарча чакырган реклама эленде диделәр, барып карыйсы бар әле,” дип сөйләде Азатлыкка Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Тәбриз Яруллин.

Апрель аенда “Үзебез” яңа буын хәрәкәте “Мин татарча сөйләшәм” чарасына нәтиҗә ясады. Әлеге чара оештырылуның җиде еллык тарихында беренче тапкыр татар телен кулланучылар гына түгел, үз эшләрендә аңа бөтенләй игътибар итмәүчеләр дә аталды. Әлеге “кара исемлеккә” Универсиада идарәсе кертелде һәм аңа махсус “антипремия” белән бүләкләнде.

“Универсиаданы Казанда оештырыр өчен Татарстан ике мәдәният, ике тел, ике дин кисешкән урын дип танытылды. Ул вакытта татар теле кирәк булды, аннары ул онытылды. Менә без аны янә оештыручыларның исенә төшердек, җавап та булды”, диде Яруллин.

Универсиаданың интернеттагы сәхифәсендә яңалыклар татарча языла башлады. Сәхифәнең башка бүлекләрен дә татарчага тәрҗемә итү дәвам итә.

“Безгә Универсиаданы сәяси чара итеп күтәреп алып Татарстан һәм татар теленә хокуклар таләп итеп уеннарга бойкот белдерү тәкъдимнәре булды, әмма мин аларны дөрес дип санамыйм. Әйе, Универсиада ул - Татарстанны таныту чарасы, әмма без аның өчен башка төрле юлны сайладык,” диде Яруллин.

Бөтендөнья татар яшьләре форумы вәкиле сүзләренә караганда, Универсиаданы оештыручылар җиңүчеләрне бүләкләү тантаналарында инглиз һәм рус теле белән бергә татар теленең дә яңгыраячагына ышандырган.
XS
SM
MD
LG