Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда "Татар-дозор" уенында 200ләп кеше катнашты


 "Татар Дозор" уенында катнашучылар
"Татар Дозор" уенында катнашучылар

Яшьләр кафе, кибет, даруханәләрдә татар теленең кулланылышын, татар һәм рус телләрендә хезмәтләндерү булу-булмауны тикшерде.

"Мин татарча сөйләшәм" чаралары кысаларында 22 апрель Казанда "Татар-дозор 2018" квест уены үтте. Мәктәпләрдән, югары һәм һөнәри белем бирү уку йортларыннан бәйгегә барлыгы 35 такым чыкты дип белдерә оештыручылар.

200ләп кеше такымнарга бүленеп, алдан билгеләнгән маршрутта үтеп, сәүдә урыннарында, кафе, даруханәләрдә татар теленең кулланылышын, татар һәм рус телләрендә хезмәтләндерү булу-булмауны тикшерде.

"Татар дозор" быел "Инкыйраз" исеме белән узды
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:44 0:00

Югары һәм һөнәри белем бирү уку йортлары такымнары Яңа татар бистәсе һәм Иске татар бистәсенә юл тотты. Азатлыкка Татар яшьләре форумы активисты Ләйлә Гайнуллина бистәләргә юл алуның сәбәбен: "Яшьләрнең үткәнне онытмавын, хәзерге тормышта да татар телен куллануын телибез", дип аңлатты.

Оештыручылар белдерүенчә, "Татар-дозор"дагы биремнәрнең зур өлеше, Гаяз Исхакыйның тууына 140 ел тулу уңаеннан, аның әсәрләре нигезендә әзерләнгән.

"Татар-дозор" быел тугызынчы тапкыр үтте. Җиңүчеләр 26 апрель, "Мин татарча сөйләшәм" чарасын йомгаклаганда билгеле булачак. Әлеге уен башланган чорда такымнар саны 5-7 тирәсе генә була иде.

XS
SM
MD
LG