Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Хаталы элмә такталарны чүпләп бетереп булмый”


Фотомарафон адресына килгән фотоларның берсе
Фотомарафон адресына килгән фотоларның берсе

21 февральдә игълан ителгән “Татарча хатасыз!” фотомарафоны дәвам итә. Оештыручылар әйтүенчә, хаталы элмә такталар фотосурәтләре инде 250дән артып киткән.

Почта тартмасына килгән хатларга җавап бирергә өлгер генә, хаталарны чүпләп бетерерлек түгел, ди оештыручылар. Хаталар башлыча Казан, Бөгелмә, Алабуга, Әлмәт шәһәрләреннән, Кайбыч, Буа районнарыннан. Фотомарафонда катнашучыларның иң активлары – казаннар белән алабугалар. Хаталы элмә такталар башкалага гына түгел, хәтта Арчага да хас икән дип аптырый алар.

Хаталарны төзәтер өчен февраль аенда татар яшьләренең актив өлеше әлеге фотомарафонны үткәрү инциативасы белән чыкты. Әлеге эшне Дөнья татар яшьләре форумы, Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы, "Ватаным Татарстан" газеты күтәреп алды.

Фотолар башта фотомарафонның xatasiz2015@gmail.com рәсми электрон тартмасына килә. Әмма бу проектта катнашуның бер шарты бар, ул –барлык фотоларның да “Халык контроле” порталына урнаштырылуы. Инде кайбер хаталы элмә такталар игътибарга алынган, төзәтү эшләре башланган. Фотолар рәсми сәхифәдә көн саен чыга тора.

Хаталы элмә такталар фотоларын чыгаручы сәхифә
Хаталы элмә такталар фотоларын чыгаручы сәхифә

Илзам Хаҗиев Казандагы хаталы элмә такталарны фотога төшереп, шуларның 35ен “Халык контроле” порталына эләргә өлгергән. Бу эшнең азмы-күпме файдасы бар, ди ул.

Илзам Хаҗиев
Илзам Хаҗиев

“Халык контроле” порталындагы “Язмаларда, элмә такталардагы хаталар” дигән категориягә юри генә элеп караган идем, шунда ук җавап килде. Дөрес, барысын да үзгәртәбез дип вәгъдә итмиләр, бигрәк тә хосусый ширкәтләрнең элмә такталарына кагылганнарына җаваплысын табу авыр. “Халык контроле”ндәге модераторлар алар өчен җавап бирмибез дип аңлата. Ә менә дәүләт оешмасына бәйле хаталар булса, алар үзгәртеләчәк, дип вәгъдә бирелә, җаваплы кешесе яки оешмасы да табыла. Мин элгән күпчелек фотоларга “эшкәртелә” дип мөһер сугылган, уңай нәтиҗәсе буласына да ышанам”, ди Хаҗиев.

Илзам, хосусый ширкәтләр хаталы элмә такталар элеп куюын яки татарчаны “онытканын” аңларга мөмкин, ди. “Алар үзләре акча таба, эшли, салымын түли, хаталы булса да ничек тә татарча язарга тырыша, ләкин дәүләт оешмаларның элмә такталарындагы мәгълүматның дөрес язылмавы башка сыймый. Алар барысына да үрнәк булырга тиеш. Ике телне дә бертигез күреп, мәгълүмат бирү, камил татарча язу, сөйләшү өлгесен алар күрсәтсен иде! Татарча белүче кешеләрне таба алмаганнарына ышанмыйм. Мәсәлән, Казанның Авиатөзелеш районындагы мәхкәмә бинасының элмә тактасында берничә хата. Ничек ишетәләр, шулай язалардыр, мөгаен. Күп очракта йә хәреф хатасы, йә ялгыш тәрҗемә. Турыдан-туры тәрҗемәләр – “калька”лар бик күп. Мәсәлән, “Без обеда” сүзе “Ашсыз” дип тәрҗемә ителә. Аның бер стандарты булырга тиеш. Элмә такталарга хаталы сүзләр кереп кунакламасын өчен, моны контрольдә тотучы берәр оешма кирәк”, ди Илзам.

Дамир Шәйхетдин
Дамир Шәйхетдин

Милли хәрәкәт вәкиле Дамир Шәйхетдин Чаллыда татар теле мәсьәләсе кискен тора, дигән фикердә. “Универсиада уңаеннан Казанда хәлләр үзгәрде. Республика башлыгы Рөстәм Миңнеханов яңа корылмаларда барлык мәгълүматның да өч телдә язылуын таләп иткәч, азмы-күпме, барыбер үзгәрешләр күзәтелә. Әмма Чаллы, мәсәлән, игътибардан читтә кала. Бездә дә хаталар адым саен. Моның ни­езендә, беренчедән, республика Конституциясендә язылган икетеллелекне танымау, икенчедән, татар телен кулланганда да, хатасыз яза белмәү ята. Аннары җитәкчеләр дә бу мәсьәләгә төкереп бирә. Әйе, халыкта гражданлык инициативасы тәрбияләү яхшы, әмма административ чаралар да булырга тиеш. Мәсәлән, хаталы элмә такта хуҗасына штраф салынса, хәлләр икенчерәк булыр иде”, ди ул.

Исегезгә төшерәбез, әлеге фотомарафон ике этапта уза. Беренчесе 21 февральдә игълан ителде, ул 10 майга кадәр дәвам итә. Шушы вакытка кадәр күзгә чалынган хаталы элмә такталарны фотога төшереп фотомарафонның рәсми электрон адресына (xatasiz2015@gmail.com) җибәрергә һәм аннан соң барысын да “Халык контроле” порталына урнаштырырга өлгерергә кирәк.

Азатлык та көн саен яңа фотоларны чыгара барырга булды. Кайбер элмә такталар татарча хата белән язылган булса, кайбер оешмалар яки ширкәтләр татарча язып торуны бөтенләй кирәк санамый.

Фотомарафонның икенче этабына иң күп хаталы элмә такталары фотоларын җибәргән катнашучылар узачак. Фотомарафонның икенче этабы 16 майда Казан шәһәрендә уза.

Җиңеп чыкканнарга кыйммәтле бүләкләр дә каралган – iРhone, фотоаппарат һәм электрон китаплар. Бүләкләү тантанасы 2015 елның 20 маенда Казанда узачак.

XS
SM
MD
LG