Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан метросында татарчага тәрҗемәче табылмаган


Казан метросындагы сенсорлы мәгълүмат терминалларының татар телендәге өлеше инде бер айга якын эшләми. Баксаң андагы мәгълүматны татар теленә электрон тәрҗемәче аркылы гына аударган булганнар. Нәтиҗәдә татар телендәгесе бөтеләй мәгънәсез килеп чыккан.

Казан метросында ел башында урнаштырылган сенсорлы мәгълүмат терминналарының татар телендәгесе “чыктым аркылы күпер” булган. Универсиада вакытында бу мәгълүмат белән кызыксынучы татарлар мөгаен андагы мәгънәсез җөмләләрдән аптырап калгандыр. Әлеге хаталар турында Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның Twitterina язудан соң, сенсорлы терминалларда татар телендәге өлеше бөтенләй юкка чыкты. Казан шәһәре хакимиятенең телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара бәйләнешләр бүлеге хезмәткәре Гөлназ Исмәгыйлева әйтүенчә, хәзер тәрҗемәчеләр ул хаталарны төзәтү белән мәшгуль.

"Cенсор таблолардагы хаталарны Универсиада башланганчы ук күрдек. "Метроэлектротранс" оешмасындагы җаваплы хезмәткәр белән сөйләштек. Алар аны электрон тәрҗемә аркылы гына тәрҗемә иткәннәр. "Безнең тәрҗемә итәргә акча булмады, ярдәм итүчеләр булмады" диделәр.

"Метроэлектротранс" җитәкчелегенә аның татарчасын туктатып торырга дип әйтелде. Без барлык мәгълүматны башкарма комитетның тәрҗемәчеләренә җибәрергә куштык. Хәзер алар бу мәгълүматларны дөрес итеп тәрҗемә итү эшен алып бара. Әмма ул бик күп материал. Аны бер-ике көндә генә тәрҗемә итеп бетерерлек түгел. Тәрҗемәчеләр дә мәгълүмат эчтәлеге ягыннан кабатлана торган да булмасын, төрлерәк тә булсын дип тырыша. Аның урысчасында да хаталы урыннар бар, анысына бик игътибар итмиләр. Әмма татарчасында чыннан да әйтергә дә оят хаталар бар иде", ди ул.

Республика хөкүмәтенең Татарстан халыклары телләрен үстерү бүлеге җитәкчесе Фирая Шәйхиева сүзләренчә, Универсиада алдыннан бер ел эчендә бик күп хаталар төзәтелгән.

"Ул хаталар калгандыр, килешәм. Метродагы хаталарга "Метроэлектротранс" җавап бирә. Казан шәһәре башкарма комитеты бүлеге хаталарны гел тикшереп тора. Берәр комиссияне чыгарып каратып чыгарырга кирәк. Татарстанның дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында шикаятьләр калдыруга мөмкинлек бирә торган “Халык контроле” системасында исемнәрдәге хаталарга багышланган махсус бүлек бар. Күргән хаталарны шунда да язарга була. Үзебез күргән хаталарны без һичшиксез төзәттерәбез, әмма күрми калганнары да була”, диде ул.

Хөрмәтле укучылар, татар теле бозып язылган урам такталары, язулар күрсәгез, аларны фотога төшереп Азатлыкка җибәрә аласыз. Без аларны җаваплы оешмаларга җиткерергә тырышырбыз. Азатлыкка фотоларны email адресына йә турыдан-туры бу биттә җибәреп була.
XS
SM
MD
LG