Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Тукай белән бергә 1552 елгы шәһитләрне дә искә алыйк"


"Тукай белән бергә 1552 елгы шәһитләрне дә искә алыйк"
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:21 0:00

15 апрель татар зыялылары Казанның Татар зиратында шагыйрь Габдулла Тукайны кабере янында догалар укып искә алды. Чарада катнашучыларны милли активист Мөдәррис Галимҗанов Тукай белән бергә 1552 елда шәһит булучыларны да искә алырга чакырды һәм татар теле, татар дәүләте өчен көрәшергә өндәде. Җавап итеп Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов "Милләт өчен барыбыз да янабыз, монда килгәннәр барысы да олуг шәхесләр, һәркемнең әйтер сүзе бар, ләкин Тукайны искә алган көнне боларның барысын да әйтә алмыйбыз. Кулыгызда каләмегез бар, языгыз, матбугатка чыгарыгыз" дип киңәш итте.

15 апрель татар зыялылары Казанның Татар зиратында шагыйрь Габдулла Тукайны кабере янында догалар укып искә алды. Чарада катнашучыларны милли активист Мөдәррис Галимҗанов Тукай белән бергә 1552 елда шәһит булучыларны да искә алырга чакырды һәм татар теле, татар дәүләте өчен көрәшергә өндәде.

Җавап итеп Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов "Милләт өчен барыбыз да янабыз, монда килгәннәр барысы да олуг шәхесләр, һәркемнең әйтер сүзе бар, ләкин Тукайны искә алган көнне боларның барысын да әйтә алмыйбыз. Кулыгызда каләмегез бар, языгыз, матбугатка чыгарыгыз" дип киңәш итте.
XS
SM
MD
LG