Accessibility links

Быел "Татар-дозор" квесты Чаллыда да узачак 


Казанда "Мин татарча сөйләшәм" чарасы, 2018 ел
Казанда "Мин татарча сөйләшәм" чарасы, 2018 ел

Чаллыда соңгы ике елда "Мин татарча сөйләшәм" чарасы зурлап уздырылмады. Быел анда бөтен чараларны диярлек казандагыча оештырырга җыеналар.

26 апрель Казанда "Мин татарча сөйләшәм" чарасының концерты һәм нәтиҗәләрен игълан итү узачак. "Татар-Дозор - 2019" квест-уены, "Тяжело с татарским" антипремиясен тапшыру, татар Википедиясе белән берлектә узган TATAR 4.0 бәйгесе, Татарстан мәктәпләрендә үтә торган бәйге, җанлы музыка бәйгесе нәтиҗәләрен игълан итү, "Сәлам, Габдулла" флешмобы уздыру ниятләнә.

Быел "Мин татарча сөйләшәм" чарасы Чаллыда да уза. Биредә "Татар-дозор" квест-уены, җанлы музыка бәйгесе, Тукай туган көненә перформанс һәм заманча татар альтернатив музыка концерты көтелә.

Тәбрис Яруллин
Тәбрис Яруллин

"Концерт Чаллыда күп тапкыр узган иде, ләкин соңгы ике ел зурлап оештырылмады. Хәзер анда Дөнья татар яшьләре форумының бүлекчәсе барлыкка килде. Алар быел Чаллыда Казандагы кебек үк чаралар уздыра – беренче тапкыр "Татар-дозор", флешмоблар була һәм Казандагы кебек гала-концерт белән тәмамлана", дип сөйләде Азатлыкка Дөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин.

Тәбрис кызыклы саннар да китерде: быел "Мин татарча сөйләшәм" кысаларында татар Википедиясенә 600-дән артык яңа мәкалә кертелгән. Шуларның 500-ен Татарстан авыл һәм шәһәрләреннән 150 мәктәп әзерләгән, калганнарын Википедиянең ирекле авторлары язган.
“Казанда "Татар-дозор" уенында 40 мәктәп катнаша, Чаллыда – 20. Музыкаль бәйгегә 35 гариза килде, 10сы финалга чыкты, хәзер алар өчен тавыш бирү бара. Җиңүчегә төп бүләк - альбом яздыру”, дип сойләде Тәбрис.

Яруллин сүзләренә караганда, быел Казанның парклар һәм скверлар идарәсе белән берлектә архитекторлар конкурсы да уза. 15 яшь архитектор – Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты студентлары – кече архитектур формалар проектлары эшләячәк. Җиңүченең проекты шәһәр иҗтимагый киңлекләренең берсенә урнаштырылачак, шулай ук аңа Казан мэриясе җәен тәҗрибә туплау мөмкинлеге дә бирә.

Берничә ел дәвамында "Мин татарча сөйләшәм" оештыручылары Татарстанның ике дәүләт телендә дә хезмәт күрсәткән яки күрсәтмәгән дәүләт оешмаларының рейтингын төзи. Антипремия Татарстанның ике дәүләт телендә дә мәгълүмат бирмәгән оешмаларга тапшырыла. Узган елларда тапшырылган антипремия күп кенә оешмаларның эшчәнлегенә уңай тәэсир итә дип белдерә оештыручылар. Нәтиҗәдә, узган елларны республика Үзәк сайлау комиссиясе, Опера һәм балет театры, Симфоник оркестр һәм "Әкият" курчак театры үз сайтларын татар телендә дә алып бара башлады. 2017 елда "Тяжело с татарским" исемен "Русия тимер юллары" оешмасы алды. Чираттагы антипремиянең иясе "Мин татарча сөйләшәм" концертында билгеле булачак.

Концерт гадәттәгечә 26 апрель, Габдулла Тукай туган көнендә узачак. Бу көнне 16 сәгатьтә Бауман урамында төрле бәйгеләр, акция символикасы төшерелгән ябыштыргычларны тарату һәм башка чаралар да узачак.

Концертта Juna, Gauga, Рәдиф Кашапов, VLTVN, Malsi Music, K-Ru, Илгиз Шәйхразиев һәм башкалар чыгыш ясаячак. Шулай ук алар белән бергә бер сәхнәдә җанлы музыка бәйгесенең җиңүчеләре дә үз җырларын башкарачак. Гала-концертны татар шагыйрәсе Йолдыз Миңнуллина һәм биюче, хореограф, "Алтын битлек" театр бүләге иясе Нурбәк Батулла алып барачак.

"Мин татарча сөйләшәм" чарасын Татарстанның мәдәният министрлыгы, фән һәм мәгариф министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты ярдәме белән Дөнья татар яшьләре форумы оештыра.

XS
SM
MD
LG