Accessibility links

Кайнар хәбәр

26 апрельдә Казанда Тукайның ике һәйкәле кешеләр чылбыры белән тоташачак


Казанда Тукай һәйкәле янында Шигърият бәйрәме
Казанда Тукай һәйкәле янында Шигърият бәйрәме

Кешеләр чылбыры опера һәм балет театры янындагы Тукай һәйкәлендә башланып, Тукай бакчасындагы һәйкәл янында тәмамланачак. Флешмоб "Сәлам, Габдулла" дип атала.

26 апрель Габдулла Тукай туган көнендә шагыйрьнең Казандагы ике һәйкәле арасында кешеләр чылбыры ясап, флешмоб узачак. Чылбыр опера һәм балет театры янындагы Тукай һәйкәле янында башланачак. Һәйкәл янында торган беренче кеше "Сәлам, Габдулла" дип әйтергә, икенче торган кешене үзе белән таныштырырга тиеш. Соңгы кеше Тукай бакчасында урнашкан һәйкәлгә шулай ук "Сәлам, Габдулла" диячәк. Флешмобны Бөтендөнья татар яшьләре форумы оештыра.

Кешеләр чылбыры Театр, Дзержинский, Пушкин урамнары аша узачак. "Машиналар йөргән юлларда чылбыр өзелеп торыр - бу егерменче гасыр дәвамында булган тамырлардан, хәтердән ваз кичү таплары", дип белдерә оештыручылар.

Яшьләр әлеге чылбырга "Тукайдан китү һәм Тукай кайту, аңа кул бирү, халыкка яңадан якынайту" мәгънәсе сала.

Әлеге чарада катнашыр өчен теркәлергә кирәк.

XS
SM
MD
LG