Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә Голуновны яклау чарасында 400дән артык кеше тоткарланган


Мәскәүдә йөрештә катнашучыны тоткарлау
Мәскәүдә йөрештә катнашучыны тоткарлау

Полиция су сибү машиналары һәм көч кулланды. Тоткарланучыларның берсенең башын баганага бәргәннәр, таяклар куллану турында да хәбәр ителә.

Полиция һәм Росгвардия хезмәткәрләре "Медуза" журналисты Иван Голуновны яклау йөрешендә 400дән артык кешене тоткарлаган. Бу хакта ОВД-Инфо хәбәр итә.

Шул ук вакытта полиция чарада бер мең тирәсе генә кеше катнаша дип белдерә. Марш инициаторлары берничә мең кеше турында әйтә.

Тоткарланучыларның берсе Иван Дорофеев "МБХ медиа"га әйтүенчә, тоткарлауларның бер сәбәбе - "Я/Мы Голунов" дип язылган футболкалар.

Моңа кадәр полиция халыктан бу футболкаларны салуны һәм таралуны сораган. Автозакларга шулай ук плакатлар белән килүчеләрне һәм йөрештәге хәлләрне фотога яки видеога төшерергә тырышучыларны, шул исәптән журналистларны да утыртканнар.

Медуза корреспондентлары Илья Жегулов һәм Андрей Перцовны да автозакка утырталар, әмма соңрак чыгаралар. Йөреш инициаторлары Илья Азар, Андрей Ковалев һәм Евгений Берг полиция бүлегенә китерелгән.

Шулай ук сәясәт белгече, Русия президенты каршындагы кеше хокуклары шурасы әгъзасы Екатерина Шульманның тоткарлануы турында да хәбәр ителә.

BBC һәм "Медиазона" мәгълүматларынча, Reuters, "Дождь" журналистлары һәм Der Spiegel алман газеты продюсеры Александр Чернышев тоткарланган. Le Temps француз журналы фотографы Эммануэль Гринспен та автозакка эләккән диелә.

Моннан тыш, "Новая газета" журналисты Никита Гирин, "МБХ медиа" корреспонденты Михаил Шевелев, Коммерсантъ журналисты Роман Дорофеев тоткарланулары хәбәр ителә.

Коррупциягә каршы көрәш фондына ниез салучы Алексей Навальный һәм фонд проектлары менеджеры Руслан Шаведдинов та тоткарланган. Навальныйны иртәнгә кадәр полиция бүлегендә калдырганнар.

  • "Медуза" журналистын иреккә җибәрү таләбе белән 12 июньдә Мәскәү үзәгендә йөреш уздырылырга тиеш иде. Голуновка карата җинаять эше 11 июньдә туктатылды һәм ул иреккә чыкты. Йөрешне 12 июньдә уздырырга рөхсәт бирелмәде, Мәскәү хакимиятләре чараны 16 июньгә килештерде. Йөрешне оештыручылар "12 июньдәге чарага чакыра алмыйбыз, ул килештерелмәгән, шуңа күрә һәркем үзе хәл итсен", дип белдерде.
  • Иван Голунов 6 июнь тоткарланды һәм аңа күп күләмдә наркотиклар сатарга җыенуда гаепләү белдерелде. Мәхкәмә журналистны ике айга йорт сагына җибәрде. Голунов билгесез матдәле ике пакетны рюкзагына ташлаулары турында сөйләде һәм кыйнауларга зарланды. 11 июньдә Русия эчке эшләр министры Владимир Колкольцев журналистның гаебе дәлилләнмәде дип белдерде.
XS
SM
MD
LG