Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Медуза" журналисты Иван Голунов йорт сагына җибәрелде


Иван Голунов мәхкәмә утырышында
Иван Голунов мәхкәмә утырышында

8 июнь кичендә Мәскәүнең Никулинский районы мәхкәмәсе "Медуза" журналисты Иван Голуновны ике айга йорт сагына җибәрде. Мәхкәмә шулай ук Голуновка элемтә чараларыннан файдалануны һәм эшнең башка фигурантлары белән аралашуны тыйды.

Йорт сагына җибәрүне журналистның адвокатлары сораган иде. Тикшерү һәм прокуратура Голуновны сак астына алу мөрәҗәгате белән чыкты.

Утырышта журналист үзенең тоткарлануын "бу үлүчеләрне җирләү бизнесына бәйле, миңа янаулар да булды" дип аңлатты.

"Медуза" журналисты Иван Голуновка күп күләмдә наркотиклар сатарга җыенуда гаепләү белдерелде.

Полиция журналистны 6 июньдә тоткарлады. Ул билгесез матдәле ике пакетны рюкзагына ташлаулары турында сөйләде һәм кыйнауларга зарланды.

Голуновны яклап Русиянең төрле шәһәрләрендә, шул исәптән Казан белән Уфада да пикетлар уза.

Голунов тикшерүләр белән шөгыльләнә. Ул Мәскәү мэриясендә дәүләт өчен сатып алулар, чүп бизнесы, үлүчеләрне җирләү бизнесы турында яза. Күптән түгел ул Мәскәүнең вице-мэрында 1,5 млрд сумлык күчемсез милек булуын ачыклап язып чыкты. Голуновның адвокаты әлеге тоткарлауны журналистның һөнәри эшчәнлеге белән бәйли.

XS
SM
MD
LG