Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Медуза" журналистына гаепләү белдерелде. Аны хастаханәгә алып киттеләр


Иван Голуновны хастаханәгә алып китәләр
Иван Голуновны хастаханәгә алып китәләр

Иван Голуновны наркотиклар сатарга җыенуда гаепләделәр. Әлеге маддә нигезендә 10 елдан 20 елга кадәр төрмә җәзасы каралган. Бүген чикләү чарасы билгеләү өчен мәхкәмә утырышы булырга тиеш иде, әмма журналист үзен начар хис итте.

"Медуза" журналисты Иван Голуновка күп күләмдә наркотиклар сатарга җыенуда гаепләү белдерелде. Бу хакта "Агора" хокук яклау оешмасы җитәкчесе Павел Чиков хәбәр итте. Җинаять кодексының әлеге маддәсе 10 елдан 20 елга кадәр иректән мәхрүм итүне күз уңында тота.

8 июньдә полиция бүлегендә журналист үзен начар хис итә башлый. Голуновның баш мие селкенгән, күгәргән урыны бар, шулай ук кабыргасы сынган булырга мөмкин диелә. Журналист янына ике ашыгыч ярдәм бригадасы чакырылды, алар Голуновны хастаханәгә алып китәргә кирәк дип белдерде. Ләкин тикшерү бүлеге мөдире Евгений Машин ризалашмады.

Шулай да берникадә вакыттан соң журналистны Мәскәүнең 71нче санлы хастаханәсенә алып киткәннәр.

Тикшерү Иван Голуновны тагын бер тәүлеккә тоткарлау мөддәтен озайтуны сорап мөрәҗәгать иткән дип белдерелде.

Медуза" басмасы журналисты Иван Голуновны полиция 6 июньдә тоткарлаган. Ул билгесез матдәле ике пакетны рюкзагына ташлаулары турында сөйләде һәм кыйнауларга зарланды.

Голуновны яклап Русиянең төрле шәһәрләрендә, шул исәптән Казан белән Уфада да пикетлар уза.

Голунов тикшерүләр белән шөгыльләнә. Ул Мәскәү мэриясендә дәүләт өчен сатып алулар, чүп бизнесы, үлүчеләрне җирләү бизнесы турында яза. Күптән түгел ул Мәскәүнең вице-мэрында 1,5 млрд сумлык күчемсез милек булуын ачыклап язып чыкты. Голуновның адвокаты әлеге тоткарлауны журналистның һөнәри эшчәнлеге белән бәйли.

XS
SM
MD
LG