Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә "Медуза" журналисты Иван Голуновны тоткарладылар


Иван Голунов
Иван Голунов

Мәскәүдә полиция "Медуза" порталының махсус хәбәрчесе Иван Голуновны тоткарлаган. Тикшерүчеләр журналист мефедрон наркотигы сатарга җыенган дип белдерә. Голунов билгесез матдәле ике пакетны рюкзагына ташлаулары турында сөйли.

Полиция башта ук Иван Голубовның телефонын тартып алган һәм адвокат чакырырга да мөмкинлек бирмәгәннәр диелә. Ул шулай ук тоткарлаудан соң кыйнауларга да зарланган дип яза "Медуза".

Русия эчке эшләр министрлыгы матбугат үзәге журналистны кыйнамадылар дип белдерә. Министрлык шулай ук Голуновның фатирында тентү уздырганда "уылма (порошок) матдә белән өч төенчек һәм үлчәү" табылуы турында да хәбәр итте.

BBCның урыс телле хезмәте мәгълүматына карганда, журналистны чыганак белән очрашуга барганда тоткарлаганнар.

Голунов "Медуза"да тикшерүләр белән шөгыльләнә. Ул Мәскәү мэриясендә дәүләт өчен сатып алулар, чүп бизнесы, үлүчеләрне җирләү бизнесы турында яза. Күптән түгел ул Мәскәүнең вице-мэрында 1,5 млрд сумлык күчемсез милек булуын ачыклап язып чыкты.

Голуновның адвокаты әлеге тоткарлауны журналистның һөнәри эшчәнлеге белән бәйли.

Голунов "Медуза"га килгәнче РБКда, "Дождь" телеканалында Леонид Парфенов һәм Ксения Собчак тапшыруларында эшләде.

XS
SM
MD
LG