Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә кулга алынган журналистны яклап пикетларга чыккан дистәләп кеше тоткарланган


Иван Голунов
Иван Голунов

Полиция аларны соңрак протокол төземичә генә җибәргән.

Мәскәүдә, Эчке эшләр министрлыгының баш идарәсе бинасы каршында "Медуза" журналисты Иван Голуновка теләктәшлек пикетлары уза. Голунов 7 июньга каршы төндә тоткарланган. Ялгыз пикетларга дистәләгән журналист, җәмәгать эшлеклесе, активистлар чыккан.

Азатлык радиосының урыс хезмәте хәбәр итүенчә, ялгыз пикетларга чыккан язучы Виктор Шендерович, әдәби тәнкыйтьче Анна Наринская, журналистлар Илья Азар, Павел Каныгин, Андрей Борзенко, Александр Поливанов, Игорь Садриев, Александр Уржанов, Григорий Туманов, Александр Горбачев, Виктория Микиша, Александр Рыклин, хокук яклаучы Виктория Ивлева, активист Григорий Саксонов тоткарланган.

Соңрак полиция барлык тоткарланучыларны протокол төземичә җибәрде. Медуза язуынча, Иван Голуновны яклау пикетлары дәвам итә, әлегә полиция беркемне дә тоткарламый, ләкин кешеләрне таралырга өнди. Җыелучылар пикетка басар өчен чиратта көтә.

7 июньга каршы төндә полиция "Медуза" басмасы журналисты Иван Голуновны тоткарлаган. Тикшерүчеләр аны наркотик сатарга җыенуда гаепли. Голунов билгесез матдәле ике пакетны рюкзагына ташлаулары турында сөйли. Ул кыйнауларга зарланган.

Голунов тикшерүләр белән шөгыльләнә. Ул Мәскәү мэриясендә дәүләт өчен сатып алулар, чүп бизнесы, үлүчеләрне җирләү бизнесы турында яза. Күптән түгел ул Мәскәүнең вице-мэрында 1,5 млрд сумлык күчемсез милек булуын ачыклап язып чыкты. Голуновның адвокаты әлеге тоткарлауны журналистның һөнәри эшчәнлеге белән бәйли.

XS
SM
MD
LG