Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җанисәпкә юнәлтелгән башкортча татар диктанты


Татарча диктант
Татарча диктант

Башкортстанда хакимиятнең "Татарча диктант" өчен Казаннан тәкъдим ителгән текстны үз текстына алыштыруы җәнҗалга әверелде. Бу хакта Кәрим Яуш комментарын тәкъдим итәбез.

19 октябрьдә дөньядагы күп илләрдә “Татарча диктант” дигән үзенчәлекле мәгърифәти бәйрәм чарасы оештырылды. Бу чарага җыелган татарлар, Бөтендөнья татар конгрессы (БТК) тәкъдим иткән текст буенча диктант язды, соңыннан җыр-биюләр, бергәләп чәй эчүләр белән дәвам итте. Гомумән алганда, төрле урыннарда оештырыла торган Сабантуйлардан тыш, бу яңа чара да татарларга бер-берсенең иңен, рухын тоярга ярдәм итә дияргә буладыр.

Дөньяның төрле илләрендә, Русиянең төрле төбәкләрендә “Татарча диктант” шундый төс алды да. Әмма, Башкортстанда түгел. Мәгълүм булуынча, БТК Татарстаннан читтәге татар оешмаларына Газиз Мөхәммәтшиннең "Саумысыз, аккошлар!" әсәреннән бер өзекне диктант тексты буларак тәкъдим итә. Әмма, Башкортстан мәгариф министрлыгы, Башкортстан җирлегендә, диктант халык шагыйре Мостай Кәрим әсәрләре буенча язылырга тиеш дигән фәрман чыгара. Сәбәбе – диктант язу көне Мостай Кәримнең 100 еллык юбилеена туры килә. Соңыннан аңлашыла – бу БТКның барлык татарларга тәкъдим иткән текстын Башкортстанга “кертмәү” өчен генә эшләнгән адым була. Чөнки “Татарча диктант” чарасы башланыр алдыннан бөтен республика буенча, диктант язу урыннарына мәгариф министрлыгына караган хезмәткәрләр килеп бөтенләй башка текстны – башкортларга дан җырлаган “Дуслык төбәге” дигән текстны катгый рәвештә “тәкъдим итәләр”.

Бераз гына башкорт түрәләре тоттырган текстка күз салыйк. Текстта “450 елдан элегрәк җиде башкорт ыруы рус патшасына мөрәҗәгать иткәннәр, шул вакыттан бирле Башкортстан Русия составына ныклы кушылган”, диелә. Монда татар аңына, имеш, инде 450 ел элек үк Башкортстан дигән дәүләт(?) булган дип сеңдерелә. Бу чеп-чи ялган. 450 елдан элегрәк, Казан ханлыгы урыслар тарафыннан басып алынганчы, бүген “Башкортстан” дип аталган төбәкнең территориясе өч татар дәүләтенә – Казан, Себер ханлыкларына һәм Ногай урдасына кергән була. Башкортлар шушы татар дәүләтләрнең җирендә яшәүче дистәләгән халыкларның берсе генә була. Янә: “Башкортлар Наполеонны, чуалышлы чорларның ялган патшаларын җиңәләр”, дип раслана язмада. Менә бит нинди көчле халык икән бу башкортлар, дип тагын да тирәнрәк ихтирам хисенә бирелергә кирәктер инде. Җиңүдә катнашалар түгел – җиңәләр!

Татар диктантында башкортны күтәрү мөһим урынны алса да, бу текстны көчләп тагуның сәбәбе икенче нәрсәдә, мәкерлерәк нәрсәдә. Имеш, Башкортстанның төньяк-көнбатышында татарлар түгел, ә “башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалектында” сөйләшүче башкортлар яши. “Башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалектында сөйләшүчеләр белән татарлар бигрәк тә иркен аралаша", диелгән текстта. Башкорт иделоглары нәкъ менә шушы җөмләне Башкортстанның көнбатыш өлешендәге “Татарча диктант” чарасында катнашучы татарларга ишеттерү-яздыру өчен, хәттә Мостай Кәримне дә читкә тибеп, әлеге текстны китереп такканнар дигән тойгы кала. “Такканнар” дигән сүз, бу очракта, килеп туган хәлне аңларга ярдәм итүче төгәл сүз. Республиканың төрле төбәкләреннән алынган мәгълүматларга караганда, диктант язуны контрольдә тоту өчен республикадагы һәр диктант язган урынга үзенчәлекле "комиссарлар" җибәрелгән. Фәкать Уфадагы бер урында гына “комиссарларны” тыңламыйлар, Мостай Кәримнең “Безнең өйнең яме” дигән әсәре буенча диктант язалар.

Бу җәнҗалны Хәбиров чорының милли сәясәте элементы дип карарга була

Аңлашыла ки, татарча диктант язу тирәсендә тудырылган бу көчләү һич кенә дә татарны “урынына утырту” өчен эшләнмәгән. Максат – әлеге дә баягы, алда торган җанисәптә республиканың көнбатышында яшәүче татарларны, “башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалектында” сөйләшүче башкортлар дип тәкърарлап, андагы татарның аңына шуны сеңдереп, татар исәбенә башкорт санын күпертеп күрсәтү. Шунысы да игътибарга лаек – татарга моның ише тупас бәйләнүләр республика башына Радий Хәбиров утыргач яңадан башланды дияргә була. Шуңа күрә дә “Татарча диктант” тирәсендә тудырылган бу җәнҗалны Хәбиров чорының милли сәясәте элементы дип карарга була. Моны ачыклау авыр түгел. Әгәр аерым шәхес яисә татар милли оешмасы Радий Хәбировка бу җәнҗалны җиткереп тә, бернинди чара күрелмәсә – республикада татарны тагын да ныграк рухи кысу сәясәте башланды дигән сүз булачак. Шуңа күрә республика башлыгының бу диктант тирәсендә тудырылган җәнҗалга мөнәсәбәте, аның милли сәясәтен ачыклаучы лакмус кәгазе ролен үтәячәк.

Башкортстан татары шундый дуслык күпере астында кала

Аерым момент – бу хәлләрнең Татарстанның рәсми вәкилләре, шул исәптән БТК башлыгы Васил Шәйхразиев алдында эшләнүе һәм аларның Башкортстан татарын кимсетүне күрмәмешкә салынуы. Ә бу очракта күрмәмешкә салыну – ризалашу, фатиха бирү булып кабул ителә. Хәер, Башкортстан татары Казан ягының шулай кылануына күнеккән инде. Алар Башкортстанга килсәләр, “тугандаш халык” – башкортлар белән дуслыкны ныгыту өчен киләләр. Ә Башкортстан татары шундый дуслык күпере астында кала торган халык булып кала килә.

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

XS
SM
MD
LG