Accessibility links

Уфа мэры Ирек Ялалов Федерация шурасына китә


Ирек Ялалов
Ирек Ялалов

Уфа башлыгы Ирек Ялалов Русия Федерация шурасына китәчәк. 17 сентябрь шәһәр шурасына мэрның хезмәт килешүен өзү турында гаризасы кертелгән.

Ирек Ялаловның мөрәҗәгатен 27 сентябрь шәһәр шурасы утырышында караячаклар дип яза "Коммерсантъ-Уфа".

22 сентябрь "Бердәм Русия" фиркасенең төбәк бүлекчәсендә конференция узарга тиеш. Ялалов фирка исемлегеннән Корылтайга сайланган иде. Җыенда намзәтләр мандатларыннан файдалану яки аны исемлектә килгән чираттагы кешегә тапшыру турында карар кабул итәргә тиеш. Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитов үз мандатын тапшырачагы турында белдерде инде.

Сайлау кампаниясе барышында Ялалов, Мәскәүгә эшкә чакыралар, ләкин әлегә "без нык торабыз", дигән иде.

Ялаловның китү сәбәпләрен "Коммерсантъ" аның Рөстәм Хәмитов белән ике елга сузылган низагы белән бәйли. Республика башлыгы идарәсе депутатлар аша шәһәр башлыгын вазифасыннан алу омтылышлары ясап карады, әмма бер мәртәбә дә тавыш бирүгә барып җитмәде дип яза басма.

Ялалов беренче тапкыр Уфа мэры булып 2012 елда сайланды. Аңа кадәр Башкортстанның торак-коммуналь хуҗалык министры булып эшләде.

XS
SM
MD
LG