Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан халыклары ассамблеясы вәкилләре "Татарча диктант"ка зарланып хат язган


Уфада 2018 елгы "Татарча диктант"
Уфада 2018 елгы "Татарча диктант"

Хат язучылар Татарстан ягынан диктантны оештыручыларның агрессив һәм килешенми эшләве Русия Федерациясенең булган административ чикләрен һәм конституцион тәртибен яңадан карауга китерергә мөмкин, диләр

Башкортстан халыклары ассамблеясы вәкилләре Татарстан президенты
Рөстәм Миңнехановка "Татарча диктант" оештыручыларның гамәлләренә
зарланып хат язды.

Хат авторлары диктант өчен сайланган текстның Башкортстан мәгариф
министрлыгы белән килешенмәгән булуы, ә чара уздыру республика
хөкүмәте белән сөйләшеп эшләнмәүгә зарлана. Хатка кул куючылар
арасында Башкортстан халыклары Ассамблеясы шурасы рәисе Зөһрә
Рәхмәтуллина, Башкортостан руслары Җыены идарәсе җитәкчесе Валентин Павлов, Дөнья башкорт корылтае рәисе Эльвира Аиткулова, Башкортстан татарларының милли-мәдәни мохтарияте рәисе Римма Утяшева да бар. Алар Татарстан ягынан диктантны оештыручыларның агрессив һәм килешенми эшләве Русия Федерациясенең булган административ чикләрен һәм конституцион тәртибен яңадан карауга китерергә мөмкин, диләр.

"Безнең төбәктә диктантны оештыручыларның агрессив һәм килешенмәгән эше Татарстан ягының алга таба Русия Федерациясенең булган административ чикләрен һәм конституцион тәртипләрен кире карап чыгуга юнәлтелгән гамәлләр кылуы турында фикерләргә этәрә. Башкача әйткәндә, ачык ишекләр булган килеш, Татарстан вәкилләре "дивар җимерә" башлый", диелгән хатта.

Аның авторлары Башкортстанда "Татарча диктант"ны оештыру һәм уздыру эчтәлегенә карата гаҗәптә булуын әйтә.

"Беренчедән, чара Башкортстан ягы белән хезмәттәшлек итмичә, аның катнашыннан башка оештырылды – Татар конгрессы Башкортстан хөкүмәтен читтә калдырып, туры җирле мәгариф бүлекләренә чыкты. Башкортстанда шундый тәртип корылган: диктантның тексты республиканың мәгариф министрлыгы белән булса да килешенергә
тиеш", дип яза хат авторлары.

Алар шулай ук диктантка тәкъдим ителгән текстлар арасында Фәүзия
Бәйрамованың "Болын" әсәре булуы белән дә кәнәгатьсезлек белдерделәр.

"Татарча диктантта язар өчен Фәүзия Бәйрамованың "Болын" әсәрен сайлау Башкортстан җәмәгатьчелегендә җитди борчу уятты, чөнки бу язучы, билгеле булганча, ике мәртәбә "милләтара ызгыш чыгару" маддәсе белән хөкемгә тартылган. Без Дөнья татар конгрессына Татарстан җирендә диктант өчен нинди текст сайларга күрсәтмә бирә алмыйбыз, әмма Башкортстанда шундый авторның текстын язу мөмкинлеге турында сүз алып баруны без котырту һәм Башкортстанда милләтара татулыкны бозу куркынычы тудыру дип карыйбыз", диләр Башкортстан халыклары ассамблеясы вәкилләре.

Әйтергә кирәк, Татарстаннан читтәге төбәкләр, шул исәптән Башкортстан
өчен дә баштан ук Газиз Мөхәммәтшинның "Саумысыз, аккошлар!" әсәреннән өзек сайланган иде. Бәйрамованың "Болын" әсәреннән өзек Татарстанда гына язылыр дип уйланылды.

"Татарча диктант" акциясе 19 октябрь көнне Русиянең һәм дөньяның күп шәһәрләрендә, шул исәптән Башкортстанда да узды. Уфада Башкортстанда хакимият татарча диктант өчен алдан билгеләнгән әсәрне "Дуслык күпере" дигән үз тексты белән алмаштыруны таләп итте. Кайбер татарлар моңа канәгатьсезлек белдереп, чарадан чыгып ук киткән.

XS
SM
MD
LG