Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортча диктантны 60 меңнән артык кеше язды


Башкортча диктант язучылар арасында Радий Хәбиров та бар
Башкортча диктант язучылар арасында Радий Хәбиров та бар

18 май Уфада башкорт телендә Халыкара диктант язу чарасы узды. Анда Башкортстан башлыгы вазифасын башкаручы Радий Хәбиров та катнашты.

Башкорт телендә диктант язу 2015 елдан башлап үткәрелә. Тәүге елны ул чарада 2 меңнән артык кеше катнашса, 2016 елда – алты, 2017 елда – җиде меңнән артык, 2018дә 12 меңнән артык кеше катнашты. Быел ул халыкара статуста узды. Шуңа анда барлыгы 60 меңнән артык кеше катнашты. Чарада Америка, Канада, Төркия, Германия, Англия, Швейцария, Кытай, Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлегенә кергән илләр һәм Русиянең төрле төбәкләрендә яшәүчеләр дә башкортча диктант язды.

Башкортстанда диктант 802 мәйданда оештырылды. Башкорт теленнән диктант язуның үзәге Башкорт дәүләт университеты булды. Анда ул ике аудиториядә узды. Бер аудиториядә башкорт телен камил, икенче аудиториядә телне начар белүчеләр өчен оештырылды. Башкорт телен камил белүчеләр өчен диктантны Русиянең һәм Башкортстанның халык артисты Хөрмәтулла Үтәшев яздырды. Ул онлайн язучыларга да җиткерелде.

Башкорт телен камил белмәүчеләргә диктантны "Башинформ" мәгълүмат агентлыгы җитәкчесе Ростислав Морзагулов укыды. Башкортстан башлыгы вазифасын башкаручы Радий Хәбиров та диктантны шушы аудиториядә язды.

Уфада башкорт телендә диктант язу чарасы узды
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:08 0:00

Чарадан соң Хәбиров журналистларга диктант язуның мөһимлеген аңлатты.

"Телне аралашу чарасы һәм дәүләт теле буларак саклау мәсьәләсенә бик җитди карыйбыз. Ул игътибар үзәгендә тора. Милли телләрне саклау штабы оештырылды... Безнең халыкның бар дөнья буйлап таралганын искә алганда, чараны халыкара дәрәҗәдә уздырырга булдык. Ул телгә кызыксынуны арттырырга булышлык итә. Хакимиятнең бурычы – телгә кызыксындыру уяту һәм аны өйрәнүне тәэмин итү", диде Хәбиров.

Ул журналистларның ничек яздыгыз дигән соравына: "Берлегәдер", дип шаяртты.

Радий Хәбиров 30-35 ел диктант язганы булмавын, диктантны яздырган Ростислав Морзагуловның да бик үк дөрес әйтеп, кабатлап-кабатлап яздырмавын әйтте.

Халыкара диктант язуда Башкортстан дәүләт җыелышы-Корылтай рәисе урынбасары Рөстәм Ишемгулов, мәгариф министры вазифасын башкаручы Айбулат Хаҗин, матбугат һәм гәммави мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе Борис Мелкоедов, халык язучысы Ногман Мусин һәм башка билгеле кешеләр дә катнашты.

* * *

Татар дөньясы да ел саен татарча диктант язып килә, әмма анда Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның катнашканы булмады.

XS
SM
MD
LG