Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар яшьләре форумы Хәбировны татар халкы хокукларын хөрмәт итәргә чакыра


Радий Хәбиров
Радий Хәбиров

Хат авторлары Башкортстан республикасында кешеләрне милләтенә карап кысрыклау ярамаганын, республика башлыгы Радий Хәбировнең үзе дә бу турыда әйткәне булганын исенә төшерә.

Хатта татар яшьләре Башкортстан башлыгы Радий Хәбировка ул сайланган вакытта татарлар аның өчен тавыш бирүен, Хәбиров килгәч, Татарстан белән Башкортостан арасында мөнәсәбәтләр яхшырыр дип өметләнгәннәрен язалар. Ләкин соңгы арада Башкортстанда ике республиканың якынаюына китерми торган һәм Башкортстанда татар милләтенең этномәдәни үсешенә начар тәэсир итүче, аңлатуы кыен булган процесслар башланды дип яза авторлар.

Мисал итеп алар 19 октябрьдә узган "Татарча диктант" чарасы вакытында булган хәлләрне китерә. Башкортстан мәгариф министрлыгы чараны уздыруны контрольгә алып, Казанда расланган текст урынына үзләре әзерләгән халыклар дуслыгы турындагы текстны язарга мәҗбүр итте. Шулай ук республикада туган телләрне һәм дәүләт телләрен үстерүгә грантлар биргәндә татар теленә бер тиен дә бүленмәде дип искә төшерә татар яшьләре.

"Башкортстан республикасы дәүләт телләрен һәм Башкортстан халыклары телләрен саклау һәм үстерү" дәүләт програмында да татар телен һәм татар мәктәпләрен саклауга, үстерүгә урын табылмады", ди хат авторлары.

Шулай ук хатта Башкортстан көнбатышы һәм Татарстан көнчыгышында татарларның башкортлардан килеп чыгуы турында берьяклы пропаганда алып барылуы һәм татар җәмәгатьчелегенең, фәнни даирәләренең альтернатив карашы монда максатчан рәвештә томалануы әйтелә.

"Башкортстан мәктәпләрендә татар теле укытучылары җитми дигән сәбәп табып балаларга туган татар телләрен укытмыйлар", диелгән хатта.

Яшьләр шулай ук "Татарча диктант" вакытында Башкортстан мәгариф министрлыгының башка гамәлләре турында яза. "Татарча диктантны 19 октябрь көнне уздырасын белгәч, ашыгыч рәвештә шул ук көнгә Башкортстан күләмендә "Тоталь диктант" язарга карар бирелде. Чара Мостай Кәрим тууның 100 еллыгына багышлана диелде. Татарстан, моны искә алып, диктантта язу өчен Мостай Кәримнең "Озын-озак балачак" әсәреннән өзек тәкъдим итте. Әмма Башкортстан ягы бу тексттан баш тартып, "Башкортстан культурологиясе" дигән дәреслектән өзек китерде. Диктант язган урыннарга мәгариф министрлыгы хезмәткәрләре килеп, үз шартларын мәҗбүри тагып, кабул итмәгән очракта, чараны тыю белән янап тордылар", диелә хатта.

Диктант текстында республика тормышында татарлар роле бөтенләй искә алынмый, бары "башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалектында сөйләшүчеләр белән татарлар иркен аралаша" дип языла. Шул ук вакытта Башкортстан татарлары арасында, хәтта башкорт галимнәренең үзләре арасында да башкорт теленең "төньяк-көнбатыш диалектын" аерып чыгаруга карата мөнәсәбәте бик тискәре.

Радий Хәбировка мөрәҗәгать итеп, хат авторлары Башкортстан республикасында кешеләрне милли билгеләренә карап кысрыклау ярамаганын, Радий Хәбировның үзенең дә бу турыда әйткәне булганын исенә төшерәләр.

Татар яшьләре Хәбировтан бу вазгыятьне тикшереп, үз мөнәсәбәтен белдерүне сорый.

"Мәгариф министрлыгының гамәлләре бу очракта Башкортстанның бөтен җитәкчелеге фикерен чагылдырмыйдыр дип ышанабыз", дигән хат авторлары.

XS
SM
MD
LG