Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Халык милләтен үзе билгеләргә тиеш"


Башкорт теле һәм әдәбияты укытучылары җыены, Уфа, 12 апрель 2019

Уфада башкорт телен саклау һәм үстерүгә багышланган форум узды. Чара ябык форматта үтте. Азатлык мәгълүмат алу өчен башкорт мәгарифе белән шөгыльләнгән берничә белгечкә мөрәҗәгать итте.

23-24 октябрь Уфада "Башкорт теле һәм әдәбияты глобализация шартларында һәм полиэтник мохит: тәҗрибә һәм перспективалар" дип аталган халыкара фәнни-гамәли конференция булып үтте. Чараны Башкортстан башлыгы идарәсе, Русиянең фән һәм югары белем министрлыгы, Башкортстан хөкүмәте, Русия фәннәр академиясе, Русия фәннәр академиясенең тарих-филология бүлеге, Башкортстанның мәгариф министрлыгы, Русия фәннәр академиясенең Уфа фәнни федераль тикшеренүләр үзәге, "Аркадаш" фән һәм мәдәниятне үстерү төбәк җәмәгать фонды, Тарих, тел һәм әдәбият институты оештырды.

Чарада глобальләшү заманында Русиянең төп халыкларының телен саклау, мәгарифтәге модернизация шартларында туган һәм дәүләт телләрен өйрәнү, полимәдәни киңлектә әдәбият, фольклористика һәм тәрҗемә проблемнары, киң мәгълүмат чараларында тел процессларының чагылышы, компьютер лингвистикасы һәм телне өйрәнүдә интеллектуаль технологиялар турында сүз барды.

Чара ябык форматта узды, аңа исемлекләр белән генә уздырдылар. Рәсми булмаган чыганаклар форумда республиканың төньяк-көнбатыш төбәгендә яшәүче татар телле халыкка башкорт телен укыту мәсьәләсенең дә күтәреләчәген ирештергән иде.

Азатлык әлеге мәсьәләгә ачыклык кертү өчен башкорт мәгарифе белән шөгыльләнгән берничә белгечкә мөрәҗәгать итте.

Русия фәннәр академиясе Уфа фәнни тикшеренү үзәгенең Тарих, тел һәм әдәбият институты җитәкчесе урынбасары, Телләр үстерү координация шурасы рәисе Тимур Мохтаров диалектка рәсми статус бирүне кирәкмәгән эш дип саный.​

"Минем өчен конференциянең әһәмияте зур түгел. Анда дәрәҗәле түрәләр булмады. Мин үзем мәгариф секциясе эшендә катнаштым. Анда төньяк-көнбатыш диалекты хакында сүз булмады.

Тимур Мохтаров
Тимур Мохтаров

Ә инде бу мәсьәләгә шәхси карашыма килгәндә, минемчә, моны куерту – буш әйбер. Диалектка рәсми статус бирү, аны мәктәптә өйрәнү, дәреслек, уку әсбаплары язу – ул кирәкмәгән эш. Бу Татарстанда мишәргә аерым статус бирү кебек. Бу башкортка карата берәр хәйләме, файдамы – вакыт күрсәтер. Мондый сәясәт Мәскәүдән килә дип уйлыйм. Кем ничек тели, шулай сөйләшә. Ләкин милләтнең бер генә әдәби теле статуска ия булырга тиеш. Диалектка статус бирү – ул милләтне бетерү дип исәплим.

– Төньяк-көнбатыш төбәктә яшәгән халыкны берәүләр башкорт диалекты ди, икенчеләр аларны татар дип исәпли. Ә менә башкорт һәм татар арасында чикне ничек билгеләргә, милләтне ни рәвешле сайларга соң?

Милләтен билгеләүне халыкның үзенә калдырырга кирәк

– Халык милләтен үзе сайларга тиеш, үзләренә ирек бирергә кирәк. Әлбәттә, тарихи мәгълүматлар да бар. Кайсы авылда катнаш халык яшәве, кайсы авылның татар, кайсы авылның башкорт, мишәр авылы булуы турында мәгълүмат бар. Шуннан чыгып сүз алып барырга кирәк. Халык санын алганда халык үзе хәл итәргә тиеш. Татарда да, башкортта да урыс теллеләр бар. Аларны урыска язып, син – башкорт түгел, син – татар түгел дип әйтеп булмый. Шулай булгач, телгә карап та милләтне билгеләп булмый. Шуңа милләтен билгеләүне халыкның үзенә калдырырга кирәк.

Башкортстанда башкорт һәм башка туган тел һәм әдәбият укытучылары берләшмәсен оештыручы филология фәннәре кандидаты Фәнзил Саньяров Азатлыкка төньяк-көнбатыш төбәгендә яшәүчеләр проблемына карашын әйтми торырга булды:

Фәнзил Саньяров
Фәнзил Саньяров

– Бу мәсьәләгә фикеремне мин әйтми торам. "Башкортостан" гәзитендә бер мәкалә басылып чыкты. Мәкалә төньяк-көнбатыш башкортлары телендә диелгән иде. Мин аны игътибар белән укып чыктым, ул башкорт диалектында түгел, ә татар әдәби телендә язылган. Анда башкортча берничә генә сүз күренеп кала. Калганы татар әдәби телендә. Бер телдә ике әдәби тел булмый. Мин шул карашта торам. Урыс телендә унбишләгән диалект бар, ләкин аларда шомартыла, үстерелә, матурлана, баетыла килгән бер генә урыс әдәби теле бар. Мин башкорт телендә дә, татар телендә дә бер генә әдәби тел булырга тиеш дигән карашта торам һәм шуны бөтен җирдә дә яклыйм.

Әдәби тел диалектка күчәргә тиеш түгел

Диалектлар бәләкәй генә чишмә кебек. Зур сулар кечкенә чишмәләрсез була алмагандай, тел дә диалектсыз була алмый. Ләкин әдәби тел диалектка күчәргә тиеш түгел. Бу башка сыймый торган эш.

Без чиктәш телләр. 1921 елда татарда да, башкортта да ике әдәби тел формалашкан. 1917 елга кадәр бездә бер әдәби тел яшәп килде. Урал-Идел буе иске төрки теле. Ул башкортның да, татарның да үзенчәлекләрен эченә алган. Мин Мөслим Сәлимбаевның хезмәтләрен укыйм. Ул иске төрки телендә язган, ләкин аның лексик сүзләре туган башкорт телендә. Иске төрки телдә татарлар үз үзенчәлегендә, башкортлар үз үзенчәлегендә язган дип уйлыйм. Бу гади мәсьәлә түгел. аны каш төзәтәм дип күз чыгармый гына эшләргә кирәк", диде Башкортстанда башкорт һәм башка туган тел һәм әдәбият укытучылары берләшмәсен оештыручы филология фәннәре кандидаты Фәнзил Саньяров.

Фәнни-гамәли конференциянең резолюциясе әлегә матбугатка чыгарылмады.

фикерләр (8)

XS
SM
MD
LG