Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Башкорт телен сакларга кирәк дигән аңлау бар"


Архив фотосы
Архив фотосы

Башкортстанда яшәүче урыс егете Кирилл Тюрганов смартфонны башкорт теленә күчерү програмын әзерләгән. Бу эшкә аның бер ел чамасы вакыты киткән. Акча тапкан очракта авторлар башкорт смартфоннарының беренче тиражын чыгарырга ниятли.

Кирилл Тюргановка 19 яшь. Ул Уфа шәһәрендә яши. Мәктәптә укыган чакта ук башкорт теле сүзлеге әсбабын әзерләгән. Хәзер Кирилл смартфоннарны башкортлаштыру програмын (прошивка) әзерләгән, әлеге проектны тормышка ашырырга тели. ​Азатлык башкортча програмнар ясаган егет белән сөйләште.

— Кирилл, сез башкорт теле белән ничек кызыксына башладыгыз? Бу өлкәгә ничек кереп киттегез?

— Башкорт телен өйрәнү мәсьәләсенә мин мәктәптә юлыктым. Башкорт теле бездә мәҗбүри укытыла иде. Мин үзем – урыс кешесе, башкортча сөйләшмим, минем төрле милләттән булган дусларым да башкортча сөйләшми. Бездә урыс теленнән башкорт теленә сүзләр тәрҗемә итүдә зур авырлыклар булды. Шулай итеп, минем "Башкорт сүзлеге" әсбабы барлыкка килде дә, ул миңа һәм сыйныфташларыма дәресләрдә нык ярдәм итте.

Кирилл Тюрганов
Кирилл Тюрганов

Башкорт телен өйрәнү өчен минем кулымда берничә сүзлек бар иде, алар арасында 200 мең сүз булган урысча-башкортча зур сүзлек тә булган. Беренче теләк әлеге сүзләрне тиз эзләп табу иде, шуннан соң ул сүзлек әсбабы форматына күчте. Әсбап тәрҗемәне эзләү тизлеген бик арттыра.

— Бу сүзлекне сез ничек төзедегез? Нинди авырлыкларга юлыктыгыз?

— Сүзлекне төзегәндә иң зур авырлык шунда иде: дәреслектәге текстларда кайвакыт без бер сүзлектә дә булмаган сүзләргә юлыга идек. Бу очракта безгә күп кеше ярдәм итеп килде: танышлар, ата-аналарның танышлары, дәү әтиләр һәм дәү әниләр... Еш кына тәрҗемә вариантлары бик төрле иде, безгә дөрес вариантны эзләп табу кыен иде.

Башкорт сүзлеге әсбабы
Башкорт сүзлеге әсбабы

Шул рәвешле бездә әсбап өчен яңа функция барлыкка килде. Укучылар сүзлеккә тәрҗемәләре белән яңа сүзләр яза, модератор (башкорт теле укытучысы) үз әсбабында дөрес вариантларны билгели, барлык үзгәрешләр автоматик рәвештә башка кулланучыларга таратыла. Шулай итеп, вакыт узгач зур бердәм башкорт сүзлеген булдырып була.

— Ярдәм итәргә теләүчеләр булдымы соң? Финанслар, пиар ясау тәкъдиме белән мөрәҗәгать итүчеләр булмадымы?

— Юк шул, проектны үстерү яки популярлаштыруда ярдәм итәргә миңа беркем дә тәкъдим итмәде. Хәзерге вакытта проект үзе яши, ләкин яңа сүзләрне кертү белән авырлык бар, кемдер аларны тикшереп торырга тиеш бит.

Иң зур ярдәм итүчем – минем информатика укытучым Александр Гильдин, мин аңа бик рәхмәтлемен. Ул ярдәм итте, миңа ышанды да, башкорт сүзлеген програмлау бәйгесенә чыгарырга да тәкъдим итте.

— Күптән түгел сез смартфоннарны башкортлаштыру програмын (прошивка) ясадыгыз дигән хәбәр чыкты. Әлеге эш ни рәвешле башкарылды?

— Смартфонны башкортлаштыру фикере шуннан килде: берничә башкорт әсбабы булган хәлдә, аларны берләштерү кирәк иде. Әлеге әсбаплар смартфонда инде сатып алу вакытында ук булса, шәп булыр иде, дип уйладым. Моның өчен шул програм кирәк.

Смартфонга махсус програмны язарга мин интернеттан өйрәндем. Иң күп вакытны кытай платформалары үзенчәлекләрен өйрәнү алды.

Мин ясаган програм смартфонга башкорт әсбапларын, башкорт хәрефләрен, милли фоннар һәм тавышларны өсти. Әлегә мин интерфейсны тәрҗемә итмәдем, моны да эшләп була. Минемчә, смартфон белән башкорт телен белүчеләр генә түгел, аны өйрәнә башлаучылар да кызыксыначак, шуңа күрә әлегә тәрҗемә итмәдем. Моннан тыш, күп кенә техник терминнар инглизчә дә, урысча да бер төрле яңгырый бит.

Програм өчен нигез буларак мин кыйбат булмаган кытай смартфонын сайладым. Башта зур чыгымнарсыз гына барысын да эшләгәнен тикшерергә теләгән идем. Әлбәттә, бу програмны башка смартфоннар һәм платформаларда да кулланып була, моның өчен теге яки бу смартфон өчен програмны җайлаштырырга гына кирәк.

Башкорт смартфоны
Башкорт смартфоны

— Киләчәккә планнарыгыз нинди соң? "Башкортлаштырылган" смартфоннарны сатарга җыенасызмы? Әллә програмын үзен генә сатып буламы?

— Хәзерге вакытта мин башкорт смартфоннарын чыгаруны оештыру һәм аларны сату өчен инвесторлар эзлим. Програмны аерым сатарга кирәк дип санамыйм, белемнәре булмаган кулланучыларга аларны смартфоннарга урнаштыру шактый кыен булачак бит.

Гомумән, бу проектка мин үз теләгем белән тотындым. Минемчә, җәмгыятьтә башкорт теле һәм мәдәниятен саклауга игътибар арта. Димәк, башкорт смартфонына да игътибар зур булырга тиеш. Безнең буын башкорт телен ишеткән соңгы буын булса, бик кызганыч булыр.

— Програмны башка телләргә дә күчереп буламы соң? Әйтик, моны татар теленә эшләргә теләүчеләр булса?

— Әйе, програмны җиңел генә башка телләргә дә адаптацияләп була. Татарстанда бу кызык була икән, татар смартфонын да ясау мөмкин.

— Кирилл, сезнеңчә, башкорт теле хәзер үсештәме? Аның киң таралуы өчен нишләргә кирәк?

— Башкорт теле замана рухы белән үсә дияр идем. Хәзер аны сакларга кирәк дигән аңлау бар. Моның өчен бу эштә заманча ысуллар, информацион технологияләрне, интернетны һәм башкаларны куллану кирәк. Бу эшкә яшь кешеләрне җәлеп итәргә кирәк, аларга милли телләр һәм мәдәният кызыклы булырга тиеш. Бу очракта барысы да яхшы булачак.

Башкорт телендә үзенчәлекле дәреслек әзерләнде
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:33 0:00
XS
SM
MD
LG