Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиянең беренче операцион системы татар теленә тәрҗемә ителде


Sailfish Mobile системының татарчага тәрҗемәсе
Sailfish Mobile системының татарчага тәрҗемәсе

Татарстан фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты Иннополиста урнашкан "Ачык мобиль платформа" ширкәте белән берлектә Русиядә ясалган беренче операцион системны татар теленә күчергән. Моның өчен барлыгы 17 мең сүз тәрҗемә ителгән.

Башта Финляндия ширкәтләре тарафыннан җитештерелә башлаган, аннары Русиянең "Ачык мобиль платформа" ширкәтенең актив катнашы белән ясалган смартфоннар өчен әзерләнгән Русиянең Sailfish Mobile OS Rus операцион системы татар теленә дә тәрҗемә ителде. Бу эшне "Ачык мобиль платформа" ширкәте Татарстан фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты белән бергә башкарды.

Системның татар теленә локализациясе тулысы белән интерфейс һәм смартфонга кертелгән кушымталарның татарчалаштыруыннан гыйбарәт. Тәрҗемә ителгән контентның гомум күләме – 17 000 сүз.

Татарстан мәгълүматлаштыру министры Роман Шәйхетдинов сүзләренчә, Sailfish Mobile OS Rus – татар телен бөтен очракларда кулланырга мөмкинлек биргән беренче мобиль операцион систем. "Туган телне информацион технологияләрдә кулланырга теләгән кешеләр саны арта, шуңа күрә компьютер һәм смартфон кушымталарының төрле халыклар телләренә адаптацияләре дә барлыкка килә" дип аңлатты ул локализация максатын.

Азатлык радиосының бу систем тәрҗемәсен татар телендә кайчан кулланып була дигән соравына "Ачык мобиль платформа"дан килгән җавапта, ул инде кулланылышта бар, теләгән кешеләр куллана ала, дип әйтелгән.

Sailfish Mobile системының татарчага тәрҗемәсе
Sailfish Mobile системының татарчага тәрҗемәсе

Sailfish Mobile OS Rus күбрәк корпоратив сегментка юнәлтелгән, ягъни аны, нигездә, дәүләт оешмалары һәм зур ширкәт хезмәткәрләре куллана. Алга таба татар телле системны энергетика, транспорт, дәүләт оешмаларында куллану планнары бар дип хәбәр итте Азатлыкка систем авторларының берсе Кирилл Чувилин. Ширкәт бу хакта хәбәр итеп торачак, дип ышандырды ул.

Sailfish OS –​ ачык кодка нигезләнгән операцион систем. 2012 елда Финляндиянең Jolla ширкәте тарафыннан җитештерелә. 2016 елда проектка "Ачык мобиль платформа" кушыла. Jolla смартфоны һәм Jolla Tablet планшеты өчен ясала, шулай ук Samsung, Xiaomi, Sony, HTC, Nexus һ.б. ширкәтләр җиһазлары өчен дә адаптацияләнә.

Бүгенге көндә смартфоннар өчен иң популяр саналган Android операцион системы өчен татарча локализация бар. Бу систем өчен татарча төрле кушымталар да ясала. iOS системы өчен берничә татарча кушымта һәм клавиатура булса да, систем интерфейсы әлегә татар телендә эшләми.

XS
SM
MD
LG