Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиянең яңа операцион системын Татарстанда ясамакчылар


Татарстанда урнашкан Иннополис шәһәрчеге
Татарстанда урнашкан Иннополис шәһәрчеге

Русия элемтә һәм мәгълүматлаштыру министры Николай Никифоров илдәге санаклар һәм смартфоннар өчен мобил операцион систем булдырырга йөкләмә бирде. Белгечләр аларда татар теле урын алырмы, дигән сорау куя.

Русия җитәкчелеге технологияләр өлкәсендә импортны чикләргә җыена. Моның өчен илдә җитештерелгән санак-смартфоннарга, яңа операцион системнарга акча бүленә. Русия президенты Владимир Путин инде март аеда ук дәүләт оешмаларының илдә ясалган операцион системга күчү кирәклеген ассызыклады.

Русиянең элемтә һәм мәгълүматлаштыру министры Николай Никифоров бу эшкә җитди тотынды. Смартфоннар өчен операцион систем Татарстанда урнашкан Иннополис шәһәрчегендә ясалачак икән. Май башында "Иннополис" махсус икътисади зонасында Русия мобил операцион системын барлыкка китерү үзәге оешты.

Яңа операцион системны "Ачык мобиль платформа" исемле оешма ясаячак. Алар инде IT-белгечләргә вакансияләр игълан итте. Белгечләр якынча 70-100 мең сум тирәсендә хезмәт хакын алачак. Инсайдер мәгълүматларына караганда, систем ачык Sailfish ОС нигезендә ясалачак. Яңа операцион систем Русиядә җитештерелүче YotaPhone телефоннары өчен яраклы булачак. Шул ук вакытта, Интерфакс мәгълүматларына караганда, систем Linux нигезендә язылачак.

Николай Никифоров белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыда IT-парк ачу тантанасында
Николай Никифоров белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыда IT-парк ачу тантанасында

"Интернетта чикләр юк, барлык продуктларыбыз глобаль булырга тиеш. Без Русия белгечләренең экспортка юнәлгән технологик продукт ясавын телибез, идеалда бу - БРИКС илләре өчен платформа булачак", дип әйтте Никифоров. Ул шулай ук бу эшкә мөмкин кадәр күп Русия програмчылары җәлеп ителер дигән теләк белдерде.

Николай Никифоров белдергәнчә, 2016 елның май-июнь айларында системны барлыкка китерүчеләр 5 миллиард сум күләмендә финанслау алачак. Дәүләт оешмалары елына 20 миллиардык чит ил програмнарын сатып ала. Март аенда исә Русия хөкүмәте ширкәтләргә Русия санакларын һәм электрон җиһазларын мәҗбүри алдырту тәкъдимен яңгыратты.

Моның белән генә чикләнмичә, Русия элемтә һәм мәгълүматлаштыру министрлыгы танылган "Times New Roman" шрифтын да Русиядә ясалган шрифт белән алыштырырга тәкъдим итте. "Дәүләт оешмалары Times New Roman шрифты белән язылган һәм .doc форматындагы документлар яза. Бу IT өлкәсендә импортны алыштыру эшен авырлата", дигән иде министр Николай Никифоров.

Русиядә эшләнгән продукт барлык милләтләр өчен дә ясалачакмы?

Иннополис университеты студенты, "MAKSAT" проекты авторы Данил Әхмәтшин фикеренчә, бу эш тиз генә башкарылмаячак. "Яңа ОС-ны барлыкка китерү - катлаулы һәм җаваплы эш. Аны Linux нигезендә ясасалар, тугандаш системнардан әзер кушымталар-програмнарны кулланып булачак, бу, әлбәттә, эшне җиңеләйтәчәк. Алай да , эшне башкаручыларга күп көч куярга кирәк булачак, алар безнең бөтен ил исеменнән эшләячәк бит.

Бу эш шактый зур һәм күп вакыт алырга мөмкин. Бәлки, берничә ел дәвамында эшләнер. Дөрес, дәүләт тарафыннан җитәрлек ярдәм булса, проект уңышлы башкарылачак, дип уйлыйм" диде Данил Азатлыкка.

Татнетны үстерү фонды мөдире Раил Гатауллин
Татнетны үстерү фонды мөдире Раил Гатауллин

Татнетны үстерү фонды мөдире Раил Гатауллин фикеренчә, Татарстанның үзендә дә моны эшли алырлык белгечләр бар. "100 чакрымлык юл беренче адымнан башлана, диләр. Әгәр сүздә генә калса, бер эш тә эшләнмәсә, финишка барып җитү өчен мотивлар булмаса, моңа ирешеп булмый. Әлбәттә, Русиядә түгел, Татарстанның үзендә генә дә моны эшли алырлык белгечләр хәзер бар дип уйлыйм. Эшне дөрес итеп планлы рәвештә оештыручылар да юк түгел, ачык технологияләр дә камилләшкәннән камилләшә баралар. Әмма ахыр план нинди? Әзер продуктны күзаллаучы кеше бармы? Ул нинди булырга тиеш?

Мисал өчен, Русиядә эшләнгән продукт руслар өчен генә булачакмы, андагы барлык милләтләр өчен дә ясалачакмы? Әлеге продуктны ясауда төрле милләт белгечләре катнашамы? Татар, башкорт һәм башка милләт шрифтларын, башка үзенчәлекләрен исәпкә алып эшләмәгән очракта, аны тулы күләмле файдалану мөмкин булачакмы? Apple, Google ширкәтләре белән көндәшлек дәрәҗәсенә ирешү, дөньякүләм танылган заманча мобил җайланмаларның хуҗалары кызыксыныр дәрәҗәдә әлеге системаны ясап чыгу мөмкин булырмы?

Мин, нигездә, әлеге проектны хуплыйм. Әмма, проект махсус Русия кулланучылары өчен ясала икән, әлеге юнәлештәге эшнең мөмкин кадәр үзебезнең ихтыяҗларны исәпкә алып эшләнүен, алып барылуын телим. Мисал өчен - IOS, Android өчен смартфоннарда татар клавиатуралары һәм татарча эш өчен файдалы програмнар инде ясалган. Әгәр яңа системада минем туган телем булмый икән, мин әлеге системага күчеп утырырга әзер түгел" дип сөйләде Азатлыкка Раил Гатауллин.

XS
SM
MD
LG