Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда башкорт телен өйрәнү өчен веб-ресурс булдырыла


Башкортстанда башкорт телен үзлектән өйрәнү өчен махсус веб-ресурс булдырыла. Бу эш Башкортстан башлыгының дәүләт телләрен һәм республика халыклары телләрен саклау һәм үстерү грантына эшләнә. Аның күләме 2,9 миллион сум.

Веб-ресурсны Башкортстанның мәгарифне үстерү институты төркеме эшли. Проект кысаларында башкорт сөйләм телен үзлектән өйрәнү һәм үстерү өчен медиа-контент булдырыла. Веб-ресурс контентын башкорт телен дәүләт теле буларак өйрәнү өчен өстәмә белем бирү програмнарына да кулланырга мөмкин, дип яза Башинформ.

Проект сайтында интерактив онлайн-дәресләр, видеороликлар һәм сүзлекләр урнаштырылачак. 34 темага караган дәрес уздыру өчен – сәламләшү сүзләре, сөйләшү әдәбе, белемеңне тикшерү өчен биремнәр булачак.

Проект грантлар эксперт шурасы утырышында каралган һәм аның мобиль версиясен эшләү дә киңәш ителгән.

Веб-ресурсны август укытучылар киңәшмәсендә тәкъдим итмәкчеләр. Аны тест рәвешендә 2019 елда эшләтеп җибәрү күздә тотыла.

Башкортстан башлыгы гранты финанс ярдәменә 2019 елда заманча тел ресурслары, аудиокитаплар, анимацион фильм-әкиятләр, дөнья матур әдәбиятының башкорт теленә тәрҗемәләре дөнья күрәчәк, фестивальләр, бәйрәмнәр узачак. Грантның күләме – 72 миллион сум.

XS
SM
MD
LG