Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дамир Исхаков: "Мәскәү татарларны бүлгәләү сәясәтен дәвам итә"


Галим Валерий Тишков 2020 елгы җанисәптә татарларны берничә төркемчекләргә бүлик ди. Дамир Исхаков фикеренчә, Мәскәү халык исәбен алу кампаниясе алдыннан итәкләрен җыя башлады, Татарстанның исә моңа әзерлеге сизелми.

Этнология һәм антропология институты фәнни җитәкчесе Валерий Тишков 2020 елдагы җанисәп вакытында татарларны берничә төркемчекләргә бүләргә тәкъдим итә. Чынында бу яңа сүз түгел. 2002 елда мондый ысул кулланылды, татарлар 45 аерым этноска бүлеп эш ителде. Әмма ул вакытта бу эш барып чыкмады, халыкның күп өлеше үзен татар дип язды. 2010 елдагы җанисәптә дә татарлар саны үзгәрешләр кичермәде. 2020 елда төркемчекләргә бүлү артында ни ята?

Дамир Исхаков
Дамир Исхаков

Галим Дамир Исхаков Тишковның бу белдерүен җанисәп алдыннан җирлекне капшап карау дип саный һәм, Татарстанның бу юнәлештә сәяси принциплары өскә калкып чыкса, татарга бүленеш янамый дигән фикердә. Әмма Татарстанның киләсе елда булачак халык санын алу кампаниясенә әзерлеге юк.

Азатлык Исхаковтан милләтләрне кисәкләргә бүлгәләргә тырышкан Валерий Тишковның тәкъдименә карата фикерен сорашты.

Мәскәүнең, шул исәптән Валерий Тишковның тырышлыгы аркасында, татарлар арасында берничә төркем барлыкка килде

"Тишков озак еллар дәвамында бер үк сүз сөйли. Әмма татарга 2002 елдагы һөҗүм барып чыкмады. Дөрес, Мәскәүнең, шул исәптән Валерий Тишковның тырышлыгы аркасында, татарлар арасында берничә төркем барлыкка килде: бер төркем керәшеннәр, ногайбәкләр, себер татарлары. Мишәрләр, болгарлар, Әстерхан татарлары кебек вак төркемнәр пәйда булды, әмма алар бик кечкенә. Татарга зур һөҗүм ясарлык мөмкинлек юк. 2010 елгы җанисәп иске нигезгә салынган теорияне расламады, анда да татар бүленмәде. Әмма шуңа карамастан, Валерий Тишков, "россиян" милләтен булдыру идеологы буларак, татарны таркату ягында", ди ул.

Шулай да, Исхаков кайбер нечкәлекләрне атап китте. Шуларның берсе – Мәскәү бу юлы да керәшен татарларын татардан көчләп дигәндәй тартып чыгарырга тели. Тишков теләгәнчә, Татарстанда алар аерым милләт булып язылса, республикада татарларның саны 50 проценттан кимрәк булып чыга. Үз вакытында Тишковка бу эшләрне башкарыр өчен Русия патриархы фатиха бирде.

Дин нигезендә этник берәмлек булдыру хәтәр нәрсә

"Бар яктан да аларны аерып чыгару империя сәясәтенә файдага гына. Керәшеннәрнең уннан бер өлеше генә үзен керәшен дип язды, абсолют күпчелек үзен православие динендәге татар дип яздырды. Дин нигезендә этник берәмлек булдыру хәтәр нәрсә. Татарлар арасында төрле дин кешеләре бар, әмма без дингә карап милләтне билгеләмибез бит", ди Исхаков.

Аның фикеренчә, Себер татарлары нәтиҗәләрендә дә 2010 елдагы саннардан зур аерма булмас. "Әйе, алар үз фикерен белдерә, без аерым диләр, әмма бөтенләй татардан аерылырга җыену кебек кәефләр сизелми. Ногайбәкләр, керәшеннәрнең бер өлеше моңа кадәр булган саннарын саклап калыр. Керәшеннәрнең абсолют күпчелеге – көчләп чукындырылган татарлар. Үҗәтләнеп "мин – керәшен" дип йөрүчеләрнең татардан чыкмаган кечкенә төркеме дә булырга мөмкин", дип исәпли галим.

Җанисәп алдыннан "башкорт-татар" яки "татар-башкорт" дигән төркем дә барлыкка килергә мөмкин

Дамир Исхаков Башкортстанда киләсе җанисәп алдыннан "башкорт-татар" яки "татар-башкорт" дигән төркем дә барлыкка килергә мөмкин дип фаразлый. Ул кушма төркем була ала. Татарлар да, башкортлар да моңа каршы булачак ди ул: "Тишков ул хакта фикерен ачып салмый, әмма нияте юк түгел. 2002 елдагы җанисәп нәтиҗәләренә караганда, Уфа татарлары исәбенә башкортлар саны артты. Мәскәү дәшмәде, каршы тора алмады. Башкортстан хакимиятен дә башкорт булып язылу нәтиҗәсендә "югалган" татарлар санын кире кайтарырга мәҗбүр итә алмый. Бу низагны киметү өчен шундый төркем булдырырга тәкъдим ителергә мөмкин. Әмма моңа башкортлар да, татарлар да каршы булыр дип уйлыйм. Бу – сәяси яктан катлаулы эш".

Илдар Габдрафыйков
Илдар Габдрафыйков

Этносәясәтче Илдар Габдрафыйков фикеренчә “татар-башкорт” яки “башкорт-татар” дигән төркемчек булдыру тәкъдимнәре чыннан да булса да, хәзерге җанисәп процедурасы моңа мөмкинлек бирми. Әлегә андый мөмкинлек каралмый ди галим. Хәтта катнаш милләттән булганнар да үзен йә “татар” ди, йә “башкорт” дип яздырырга тиеш булачак.
Габдрафыйков киләсе җанисәп нәтиҗәләре татарларның артуын күрсәтер дип исәпли.

2010 елда башкортлар саны 2002 ел белән чагыштырганда 50 меңнән артыграк кимеде, татарлар 20ләп меңгә артты. 2020 елгы җанисәптә дә шушы тенденция артыр дип исәплим. Фаразлар кору өчен статистик мәгълүматлар әлегә булмаса да, минемчә, татарлар 2010 елгы белән чагыштырганда 2020 елда 20-30 меңгә артыграк чыгарга тиеш”, ди Габдрафыйков. Моны ул киңкүләм мәгълүмат чараларында 2002 елгы җанисәп алдыннан булган кебек көчле башкортлаштыру пропагандасын бу юлы күрмәве белән аңлата. Шулай ук республиканың хәзерге җитәкчелеге җанисәп процедурасына 2002 елдагы кебек тупас рәвештә тыкшынмас, бу да татарларның хисапта артуына өлеш кертер ди галим.

Татарстан 7-8 елдан халык саны белән Башкортстанны узып китәргә мөмкин

Ул шулай ук Татарстан 7-8 елдан халык саны белән Башкортстанны узып китәргә мөмкин дип тә фаразлый. Моны ул Татарстанда халык саны арта барганда, Башкортстанда инде берничә ел рәттән артмый торуы, күпләрнең эшсезлектән читкә китүе белән аңлата.

Дамир Исхаков Тишковның кырымтатарларны аерып карау турында фикере белән килешә. "Милләт дигән нәрсә Европа терминологиясе нигезендәге nation ягъни дәүләтле халык терминына якын. Кырымтатарларның үз республикалары бар иде. Кызганыч, чынлыкта Кырым республикасы кырымтатарларныкы түгел. Ул мәсьәлә хәл ителмәде, аларның статусы һавада эленеп тора. Көнбатыш галимнәренең терминологиясенә караганда, кырымтатарлар аерым милләтме дигән сорау туа. Тел, мәдәният аерымлыклары бар. Шуңа, аларны башка милләт дип карарга мөмкиндер", ди Исхаков.

Галим Татарстан җанисәпкә әзерлек алып бармый дип саный. Әзерлек ноль дәрәҗәсендә, әмма татар халкының үсеш стратегиясен язганда моны карарга туры киләчәк ди ул. "Бу – әһәмиятле мәсьәлә. Татарстан сәяси юнәлешен булдырса, Мәскәүдәге статистика органнарына йогынты ясый ала. Валерий Тишковны гына тыңларга димәгән! 2002 елда без үзебезнең фикерне җиткереп, мәсьәләне хәл иттек. Әлегә җанисәпкә бәйле бернинди дә рәсми кәгазь юк. Татарларның ничә төркемгә, төркемчеккә бүленүе хакында акка кара белән язылган булса, төгәлрәк фикерләр әйтелер", дип белдерде Дамир Исхаков.

XS
SM
MD
LG