Accessibility links

Кайнар хәбәр

Валерий Тишков: 2020 елгы җанисәптә дә татарларны төркемчәләргә бүләчәкләр


Валерий Тишков
Валерий Тишков

Себер татарларын татарлар төркеменә караган төркемчә буларак чыгарачаклар, ә кырымтатарлар аерым төркем булачак, "чөнки аларның тарихы, теле һәм мәдәнияте башка".

2020 елда узачак җанисәп вакытында милләтләрне төркемчәләргә дә бүләчәкләр. Татарлар төркеме дә берничәгә бүленәчәк. Бу хакта "Татар-информ"га Этнология һәм антропология институты фәнни җитәкчесе Валерий Тишков белдергән.

"Зур бер халык эчендә берничә төркем бар, аларны без төркемчә дип атыйбыз. Ягъни бу үзаллы халык, әмма шул ук вакытта алар башка зур халыкның бер өлеше булып тора", дип аңлата Тишков.

Аерым алганда, татарлар төркеменә "себер татарлары" төркемчәсе керәчәк. "Татарлар эчендә, әмма шул ук вакытта аерым күрсәтелгән", ди галим.

Ә кырымтатарлар аерым төркем булып күрсәтеләчәк. Чөнки Татарстан татарлары белән охшашлыклары булса да, "аларның тарихы, теле һәм мәдәнияте башка".

Бу инновация 2002 еллда ук кертелде, моның белән керәшеннәр проблемы да чишелде ди Тишков. "Керәшеннәр 1926 елгы җанисәптә аерым халык булган. Советлар чорында аларны татарлар дип яздылар. Конституциягә ярашлы, болай эшләргә ярамый. Кеше үзен кем дип атый, шулай язылырга тиеш. Башка милләт вәкиле итеп язарга ярамый", ди галим.

Ул керәшен активистларының аерым халык булып тануны сорап төрле инстанцияләргә, хәтта патриархка да язуларын искә төшерә. "Татарстанда керәшеннәр бер үк вакытта татар да, керәшен дә булырга тели. Ә Удмуртиядә алар "без татарлар түгел, керәшеннәр" диләр. Алар өчен татар - мөселман. Кешенең үзбилгеләнүе белән бәйле нәзек урыннарга балта белнә чабарга ярамый", ди Тишков.

Халык исәбен алу Русиядә 2020 елның 1-31 октябрендә узачак. 2018 елда 550 мең кешене колачлаган сынау рәвешендәге җанисәп үтте.

Соңгы җанисәп 2010 елда узган иде. Аның нәтиҗәләренә караганда, Русиядә 5,3 млн тирәсе татар яши. Сан ягыннан татарлар урыслардан кала икенче урында тора. 2002 елдан 2010 ел арасында илдә татарлар саны 4 процентка яки 244 мең кешегә кимеде.

XS
SM
MD
LG