Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фирүзә Париж: "Халык ялганнан арыды"


Фирүзә Париж: "Халык ялганнан арыды"
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:23:15 0:00

Куштау өчен көрәштә сәнгатькәрләр дә үз фикерләрен әйтте. Кемдер халык ягына басты, кемдер хакимият яклы булды. Җырчы Фирүзә Париж белән хакимиятнең сәнгать әһәлләрен куллануы, ирекле фикер йөртүнең нинди бәягә төшүе, Куштау мәсьәләсенең ничек тәмамлануы турында сөйләштек.

Татар-башкортның иҗтимагый тормышы гадәттә ике башкалага – Казан һәм Уфага нык бәйләнгән, кайвакыт, әлбәттә, анда Мәскәү дә күренгәләп китә, дөресрәге, читтән карап тора. Кирәк икән, татар-башкорт тормышын тагын да, куштырнаклар эчендә, “күңеллерәк” итү өчен үз төзәтмәләрен керткәли. Әмма татары да, башкорты да нигездә Уфа-Казан тирәсендә кайный. Соңгы атналарда исә Уфа якларындагы кайнау урыны бераз көньякка, Стәрлетамак тирәсендәге Куштау шиханы итәгенә күчте. Бу проблемны Азатлык укучылары яхшы белә, андагы хәлләрне без шактый киң яктыртып бардык.

Куштауны ерткычларча индустриал кимерүдән саклау чарасы узган якшәмбедә протестчылар өчен әлегә чагыштырмача җиңү белән тәмамланды. "Башкорт Сода" ширкәтенең тауны казый башлау эшләре туктатылды. Бүген “Минемчә” студиясендә шул протестларда актив, башкортча әйтсәк, әүзем катнашкан Фирүзә Аллаярова белән сөйләшәбез. Ул – Уфадагы күренекле актриса, җырчы, күпләргә иҗади исеме, Фирүзә Париж буларак таныш.

— Фирүзә ханым, сәнгать кешеләренең күбесе, Уфа якларында да, Казан якларында да Куштауны саклап калу кирәклеге турында соңгы көннәрдә генә сөйли башлады дияргә була, анысы да Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Куштау итәгенә үзе киләчәк дигән сүзләрдән соң гына. Ягъни моңа кадәр үз карарыннан һичкайчан да ваз кичмиячәген тәкәббер белдереп торган һәм Куштаутагы протестларны күрмәмешкә салышкан җитәкченең кинәт шул урынга үзе килергә булуын күпләр протестчыларның җиңүе буларак кабул итте һәм социаль челтәрләр “Яшә, Куштау” дигән фотосурәтләр белән тула башлады. Ә менә сез, Куштауны һәм башка шиханнарны теләсә ничек саклап калырга кирәклеге турында фикерегезне сәнгать әһеләреннән беренчеләрдән булып һәм күптән белдердегез, 9 август көнне флешмобта да катнаштыгыз, атна азагында да Куштауда булдыгыз, гәрчә анда булу куркыныч иде. Сезне анда катнашырга нәрсә этәрде?

— Туган җиремә булган сөю, табигатьне саклау, халкымны яклау теләге анда катнашырга этәрде. Менә шушы төшенчәләр минем гражданлык бурычларым булып тора. Шушы рух белән халкыбыз өчен кадерле булган табигать һәйкәлләре – шиханнарны яклау нияте белән бардым. Моны кеше буларак бурычым дип саныйм, шуңа мин халык белән бергә идем.

— Ә бу шиханнар сезнең өчен символ булганын кайчан аңлый, тоя башладыгыз?

Бу шиханнар – балачактан таныш таулар

— Балачакта Торатауга, башка шиханнарга кагылышлы риваятьләр, әкиятләрне тыңлап үстек. Әбиләребездән ишетә идек. Бу шиханнар – балачактан таныш таулар. Әллә кайда, белмәгән шиханнар түгел алар, даими рәвештә балалар, туганнар белән ял итәргә йөрибез шунда. Стәрлетамак, Ишембайга концертлар белән барабыз икән, таулар юлда безне сәламли, туктап фотоларга төшәбез. Бу бит тарихи таулар, 250 млн ел элек диңгез төбеннән калган таулар. Уникаль шиханнар. Борынгыдан ата-бабаларыбыз шушы таулар итәгендә гомер иткән. Әлеге вакытта анда башкорт халкы яши.

— Шиханнар –​ уникаль ядкарь, сез әкиятләр, риваятьләр тыңлап үстек дидегез, әмма барысы да аны якларга дип атлыгып чыкмады. Сәнгать кешеләре өчен миллилек, милләтне кайгырту үзеннән-үзе яшәешләренең, тормышларының нигезе булып торса да, Уфадагы сәнгатькәрләр арасында бу Куштау мәсьәләсендә каршылыклар бар дигән фикер калды. Кемдер Куштауны яклап фикерен әйтте, кемдер тыелып калды, кемдер Башкорт Сода ширкәте, "БСК", хакимият оештырган митингларда катнашты. Мәсәлән, шул митингларның берсендә танылган "Кәрвансарай"ның чыгыш ясавы протестчыларда аеруча зур ризасызлык уятты. Социаль челтәрләрдә популәр музыкант Зәйнетдинне күп сүктеләр. Бу чын күңелдән эшләнгән эшме алар ягыннан, әллә аларга басым ясаламы?

— Мин алар өчен җавап тота алмыйм, гафу итегез. Зәйнетдин, белүемчә, рухлы егет, ул концертка барган, әмма чыгыш ясамаган дип аңладым. Әлегә аның белән шалтыратып сөйләшмәдем. Бу мәгълүмат дөресме, юкмы – дәлилли алмыйм. "Кәрвансарай"ның чыгышын халык авыр кабул итте. Бу – егетләрнең шәхси карары, үзләре сайлаган юл. Берсен дә беркем дә көчләп алып бармаган. Димәк алар шундый юлны сайлаган.

— Хакимият, үзенә кирәккәндә, җырчылар, театр әһелләрен, гомумән сәнгатьләрне еш куллана. Бу безнең якларда киң таралган. Сез дә бит театрда эшләдегез, мондый күндерү эшләре ничек эшләнә? Сезгә, мәсәлән, Куштау мәсьәләсендә мөрәҗәгать иттеләрме?

— Юк, мөрәҗәгать итмәделәр. Беркем дә хакимият өчен, берәр оешма өчен чыгыш яса әле дип әйтеп шалтыртмады. Мин күңел кушуы белән бардым. Шиханнарны юкка чыгарсалар, "Сода" ширкәте аннан чимал җитештерә башласа, безне экологик һәлакәт көтә. Туган ягына мәхәббәте булган кеше читтә кала алмый иде. Минемчә, якынча 10 мең кеше иде якшәмбе көнне. Бу кешеләрне сатып алып булмый, алар күңел кушуы белән килде. Алар – туган җирен, аның табигатен саклап калырга тырышкан кешеләр.

— Хакимият ягыннан бер басым булса, хәзер инде җиңү хисе белән исләнеп алган протестчылар ягыннан да, аерым җырчыларны "кара исемлеккә" кертү, аларның концертларына бармау, оештырмауга өндәүләр дә күренде. Моны ничек бәяләп була? Җырчыларның мондый камчы астына эләгүе нәрсәгә китерергә мөмкин?

Мине дә хакимият "кара исемлеккә" кертергә мөмкин

— Мин активистлар белән социаль челтәрләрдә актив аралашам. Мине дә хакимият "кара исемлеккә" кертергә мөмкин. Активистларны кем яратсын? Берсе дә яратмый. Митинг, урам җыеннарын оештыру ярамый дип тә китереп чыгаралар. Мин аннан курыкмыйм. Чынында, дуслар, халык та, без дә куркып яшәүдән арыдык. Ялганнан туйдык.

— Сәнгать кешесенә дә яшәргә, гаиләсен тотарга кирәк бит. Әле генә коронавирус кризисы, карантиннар кичердек, хәзер менә ике яктан да "кара исемлекләргә" кертү башланса, бик авырга китәчәк бит. Сез үзегезнең киләчәкне ничек күз алдына китерәсез?

— Мин – ирекле кеше. М.Гафури исемендәге башкорт дәүләт академия театрыннан киткәнгә дүрт ел. Икмәкне үзем табып, үзем эшләп ашыйм. Шуңа күрә икмәгемне тартып алучы юк, тартып алалар икән, кеше хокукларын таптау булачак. Кем бюджет системында эшли, аларга басым ныклы була ала. Әмма мин сүземнән кире кайтмаячакмын.

— Монда тагын бер проблем калкып чыга, бу Уфага да, Казанга да кагыла. Сәнгать кешеләре бюджетка өмет итә, чөнки кайберләре яңа гына аякка басып килә, аларга танылырга кирәк, шуңа филармония кебек урыннарга эшкә керергә тырыша. Шундый яшь башкорт сәнгатькәрләренә осталардан профессиональ ярдәм күрсәтү оешмасын булдыру идеясе бармы?

—​ Андый теләк бар иде. Ике ел элек башкорт артистлары оешып, медиа үзәк булдыру нияте белән янды. Бу сүздә генә калды. Әлеге вакытта яшь җырчылар "БСТ", "Башкортостан" телерадиокомпанияләре аша таныла. Алар "Башкорт йыры" дигән конкурс уздыра, шунда яхшылары сайлана. Әмма әлегә башкорт эстрадасы яхшы дәрәҗәгә чыкты дип әйтеп булмый. Шуңа бу проблем хәл ителми калды.

— Ә сәбәпләре нидә? Акча юкмы, кыюлык, тәвәккәллек җитмиме?

—​ Сәбәпләре болай: тиешле урыннарда шоу-бизнесны аңлаган, аны үстерә белгән профессионаллар утырган булса, башкорт эстрадасы бу кадәр артка тәгәрәмәс иде. Башкортларым мине гафу итсен, әмма Казан бу юнәлештә безнең өчен уңай мисал булып тора. Татарстандагы шоу-бизнесның дәрәҗәсенә җитү өчен әле эшләргә дә эшләргә кирәк.

— Сез Татарстанда чыгыш ясыйсыз, концертларны оештырырга сезгә кемдер булышамы? Әллә үз көчегез белән башкарасызмы?

—​ Бары тик үз көчем белән. Хөкүмәттән ярдәм сорамыйм, элек сорый идем, хәзер юк. Хөкүмәткә акча сорап барасым килми.

— Куштау тирәсендә барган вакыйгалар сурәтендә, сезнең позиция аркасында аеруча ярдәм итәргә атлыгып тормаслар кебек.

— Болай да атлыгып тормыйлар иде. Аптырамыйм. Куштау башкорт эстрадасының эшсез калуы белән бәйле булмас. Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров кешеләрне ишетер, халыкны аңлар дип өметләнәбез. Ышанасыбыз килә. Вакытында, ул килгәч кешеләр шатланды чынында. Салават Юлаев мәйданында ак инәйләр аны сәламләп җырлар, такмаклар белән, курай белән каршы алган иде. Хәбиров безне ишетер, халыкка йөзе белән борылыр дигән өмет белән яшибез.

— Кире Куштаудагы хәлләргә кайтып –​ Радий Хәбиров ахыргы чиктә андагы халык янына килде, чыгыш ясады, һәм ике якны да канәгатьләндергән уртак карар табылмыйча, Куштаудагы бар эшләр дә туктатылачак, хәтта ул тулысынча ябып тотылачак диде. Сез анда булдыгыз, халык нинди фикердә? Хакимияткә ышанамы?

— Төрле фикерләр бар, социаль челтәрләрдә фикер алышу бара. Халыкның өмете өзелмәгән, ышанасы килә. Халык бу мәсьәләдә ялгыз калмас дип уйлыйм. Соңгы атнада бик авыр бәрелешләр булды. Халык түземле, чыдам, еллар буена эндәшмичә яши ала, әмма моның да чиге була, кайчандыр түземлек бетә. Халык шуңа да дәррәү чыкты. Халык Хәбиров белән күзгә күз күреште, ирләрчә сөйләшү булды. Башлык буларак фикерен әйтте, шул сүзендә торыр дип өметләнәбез.

— Фирүзә ханым, хакимият бик хәйләкәр, үзенә куркыныч янаганда тиз генә чара күрә, тынычландыра, халык тарала, үз тормышына кире кайткач, аны көрәш хәленә яңадан китерү авыр. Бу компромисс дигән сүзләр хәйлә түгелме? Ул бит башта үз сүзендә нык торды, каты белдерүләр әйтте, басым ясасагыз да, минем карар үзгәрмәячәк дип әйтте.

Куштауны якларга дип башкортлар гына чыкмады, татары да, урысы да, чуашы да шунда иде

— Ул вакытта Хәбиров халык белән киңәшләшмәде, бу аның зур хатасы булды. Мин әйттем – бетте дип булмый. Халык бар бит. Халыкның ышанычын югалткан хуҗа эшен алып бара алмый. Нинди генә хуҗа, башлык булмасын, җире, иле белән, халык белән уртак тел табарга тиеш. Якшәмбе Куштауны якларга дип башкортлар гына чыкмады, татары да, урысы да, чуашы да шунда иде. Алар бер халык белән чыкты. Моны башкорт көрәше дип кенә әйтеп булмый. Республика халкы бердәм булып чыгыш ясады, бер-берсен хөрмәт итә. Син – башкорт, син – татар, син – урыс дигән күренеш бөтенләй юк иде. Бөтенесе бер юнәлештә барды, барыбызга да туган җиребез, тауларыбыз, милли һәйкәләребез кадерле, газиз.

— Казаннан да кушылдылар бу протестка, Куштауны яклап чыктылар. Тагын бер әйбер турында сорыйсым килә: рәсми медиада Куштауны яклаучыларны экстремистлар, ваһһабилар дип язып чыкты. Аеруча федераль медиада бу фикерләр әйтелде. Сез Куштауда булдыгыз, ничә ваһһабины, ничә экстремистны күрдегез?

— Миңа карагыз да әйтегез: мин ваһһабига охшаганмы? 10 мең кеше экстремист идеме? Ул сорауны Радий Хәбировка бирделәр. Аннан да "Без — ваһһабилармы?" дип сорадылар, ул "Юк" диде. Ул бу сүзләрне кире какты, бу дөреслеккә туры килми торган мәгълүмат иде. Халыкны төрле сурәткә кертеп, яла агу кешеләрне мыскыл итү, аларның хокукларны кимсетү дип кабул итәм.

— Фирүзә ханым, безнең бүгенге сөйләшүебездә катнашуыгыз өчен сезгә бик зур рәхмәт!

— Үзегезгә рәхмәт! Казан кешеләре белән һәрвакыт дус булдык, Казанны яратам, кызым да анда яши. Казан белән Уфаны дуслык җепләре бәйли. Сәнгатебез бер, Казан Уфа дуслыгы сүнмәсен, теләктәшлек күрсәтеп дус булып яшәсәк иде.

Җәмгыятьне борчыган, бигрәк икегә, капма-каршы тарафка бүлгән мәсьәләләргә карата үзеңнең шәхси карашыңны булдыру гына түгел, аны белдерү һәм әле шуны яклап көрәшү – җиңел эш түгел, әлбәттә. Моны фәкать көчле, кыю, үз фикерле шәхесләр генә булдыра ала. Бу уңайдан Максим Горькийның “Сәнгать осталары, сез кем ягында соң?" дигән оран салуы искә төшә. Дөрес, бу соравын ул бөтенләй башка чорда, башка шартларда күтәргән иде, әмма аның асылы, төп мәгънәсе һәр заман өчен актуаль булып кала – иҗатчылар бар халыкны борчыган көнүзәк проблемнарны хәл итү юлларына ничек карый, ничек аңлый, ә аңласа, ничек ярдәм итә ала, иң мөһиме – халыкның хакимият белән каршылыгында кайсы якны ала. Куштау тирәсендәге соңгы хәлләр – моның ачык бер мисалы, күпләр өчен ул хакыйкать ачу мизгеле булды.

Әмма шул да бар: башкортлар, татарлар тормышы бер Куштау белән чикләнми, экология проблемнары, түрәләрнең башбаштаклыгы, караклыгы, акча артыннан куып киң халыкны куркыткан, саулыгына янаган төзелешләр башлап җибәрү, телдән биздерү, мәктәпләрне ябу һәм укытучыларны мыскыллау – бу турыда хәбәрләр көн саен килеп тора.

Башкортстан җәмәгатьчелеге Куштау мисалында үзенең ныграк оешканлыгын күрсәтте, анда Фирүзә ханым кебек батыр йөрәклеләр күбрәк булып чыкты. Татарстаннарга бу үзенә күрә бер үрнәк.

Куштау - Башкортстандагы известь яткылыгына бай иң зур тау-шихан. 2017 елда анда геологик эзләнүләр уздыруга рөхсәт бирелгән иде. Узган елның августында аны эшкәртү өчен дә рөхсәт бирелде. Ул рөхсәт 2039 елга кадәр бирелгән.

Җәмәгатьчелек Йөрәктау һәм Торатауга табигать һәйкәле буларак саклау статусы бирелгән кебек, Куштауны да саклап калу өчен көрәшә. Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Куштауның эшкәртеләчәге турында күп тапкыр кабатлап, "Мин меңнәрчә кешене эшсез калдыра алмыйм. Ул ил өчен стратегик тармак. Мине сындыру, журналистларны, милләтчеләрне сатып алу файдасыз", дигән иде.

Башкортстан шиханнары

Башкортстандагы шиханнар Агыйдел елгасы янындагы дүрт тауны берләштерә: Куштау, Торатау, Йөрәктау һәм Шаһтау (Шәкетау). Торатау 1965 елда табигать һәйкәле дип игълан ителгән иде. Ул Юрматы ыруы башкортларының изге җире булып исәпләнә. Шахтауны әлеге вакытта "Башкорт сода ширкәте" эшкәртә. Анда чимал бетеп килә. Куштау Ишембай районында, Стәрлетамактан 18 чакрым көнчыгышта һәм Уфадан 140 чакрым көньякта урнашкан.

фикерләр (2)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG