Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәбиров: "Куштауны бирәм, Торатауны калдырам — компромисс булыр дип уйлаган идем. Ялгышканмын"


Радий Хәбиров Куштауда шиханны яклаучылар белән очраша, 9 август 2020

Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров дүшәмбе кич Куштауны яклаучыларның бер өлеше белән очрашты. Җыелышта шулай ук Куштау шиханын эшкәртергә җыенган "Сода" ширкәте вәкилләре дә бар иде.

Хәбиров очрашуда катнашучыларның яртысы Куштау активистлары дип белдерсә дә, җыелыш барышын онлайн күзәткәндә анда Куштауны яклап көрәшкән активистлар чынында күренмәде. "Куштауны яклаучы җәмәгать эшлеклеләре" дип тәкъдим ителгән кешеләр арасында мәдәният әһелләре, журналистлар, кеше хокуклары шурасы әгъзалары гына бар иде. Очрашуда шулай ук эчке эшләр министрлыгы, прокуратура вәкилләре дә катнашты. Тауда җәйләү корып, тауны эшкәртергә теләүчеләргә каршы торган активистлар очрашуда санаулы гына иде.

Моның шулай икәненә Башкорстанда танылган публицист Зөһрә Буракаева игътибарны юнәлтте. "Мин монда чатыр җәйләвендә яшәгән активистларны күрмим. Безнең алар исеменнән сөйләргә хакыбыз юк" диде ул.

"Куштауны яклаучылар тауда булганнар дигән сүз түгел. Мин бөтенесе белән дә очрашырга әзер. Монда Куштауны яклаучы галимнәр бар. Ишекләребез һәрвакыт ачык" дип җаваплады Хәбиров. Шул ук вакытта ул кемгәдер буйсынырга һәм очрашырга теләмәгән кешеләр белән очрашырга җыенмавын белдерде, ул моны экстремист дип танылган һәм эшчәнлеге тыелган "Башкорт" иҗтимагый оешмасы активистларын күздә тотып әйтте.

Кичке тугызда башланган очрашу Уфа вакыты белән уникенче киткәч кенә тәмамланды.

Хәбиров Куштауга килгәч биргән вәгъдәләрен тагын бер кат кабатлады. "Ике як та риза булган чишелеш тапмый торып, Куштауга беркем дә менмәячәк. Компромисс табылмаса, Куштау эшкәртелмәячәк" дип белдерде Башкортстан җитәкчесе.

Әйтәләр бит – яхшы дуслык сугышудан соң башлана

"Без җитди кризиска кердек. Миңа нинди мөнәсәбәттә булуыгызга карамастан, кризистан чыгу юлын табарга кирәк. Килешәм, мин дә каядыр хаклы булмаганмын. Ызгыш болай зурга китәр дип көтмәгән идем. Бу дөньяга караш нигезендә туган каршылык, аны узарга тиешбез. Әйтәләр бит – яхшы дуслык сугышудан соң башлана" дип сөйләде Хәбиров.

16 августта Куштауда каршылык вакытында тоткарланган активистларны азат итү турында сорауга Хәбиров җавап бирмәде. Бу очрашуда хокук саклау органнары һәм прокуратура вәкилләре бар, алар иртәгә Куштауны яклаучылар белән очрашырга әзер, әмма активистларга карата чыгарылган мәхкәмә карарын бары югарырак торучы мәхкәмә генә гамәлдән чыгара ала дип искәртте ул. "Полиция хезмәткәренә һөҗүм итү, киңкүләм чуалышлар оештыру – җинаять булып тора" дип өстәде Хәбиров.

"Мин үзем күрдем, тауда битараф булмаган, экология өчен ихлас җаны әрнегән кешеләр күп иде. Якын көннәрдә Ишембай районына барам, ул минем дә туган ягым" диде республика җитәкчесе.

"ПроУфу" газеты баш мөхәррире Рәүфә Рәхимова Куштауда протестларны яктырткан медиаларга карата репрессияләр кулланмауны сорады. Башка активистлар Башкортстан җитәкчесен БСТ каналы алып баручысы Таһир Вахитовны һәм эшеннән алынган режиссер Айсуак Йомаголовны кире вазифаларына кайтаруны үтенде.

Очрашуда катнашучылар "Башинформ" мөдирләр шурасы рәисе, республикада мәгълүмати сәясәт өчен җавап бирүче Ростислав Морзаголовны эшеннән кууны таләп итте. Моңа җавап итеп Хәбиров Морзаголов белән сөйләшергә вәгъдә бирде. "Сез Морзаголовны яратмыйсыз, әйдәгез мин аның белән сөйләшеп алыйм" диде ул. "Морзаголовның компетенциясе булмау аркасында ызгыш көчәйде" диде Зөһрә Буракаева. "Бу сөйләшү Морзаголовның эшеннән куылуыннан башланырга тиеш иде" дигәч, очрашуда катнашучылар дәррәү кул чапты.

Мин беркайчан да ультматум астында карарлар кабул итмим

"Күп әйберләрне Ростислав минем йөкләмә нигезендә эшләде. Мин беркайчан да ультиматум астында карарлар кабул итмим. Мин ир кеше, республика өчен җавап бирәм. Мин стресска каршы нык тора алам, ә сезгә авыр булачак. Мин сезне ишеттем, хәлне тикшерергә сәбәп бар. Каядыр мин үзем дә артыгын эшләп ташладым, ләкин теге якта да артык кыланалар" дип өстәде Хәбиров.

"Сез килгәндә шулкадәр сөенгән идек, Салават Юлаев һәйкәле янында биедек. Әле дә ышанабыз" диде Буракаева Хәбировка һәм аннан Куштауны сакларга сорады.

Мин моны яраклы компромисс дип уйладым: Торатауны исән калдырам, ә Куштауны бирәм

Хәбиров Башкортстан җитәкчесе булып килгәч, беренче эш итеп Торатау һәм Йөрәктау язмышын хәл итәргә туры килгәнен искә алды. "Мин моны яраклы компромисс дип уйладым: Торатауны исән калдырам, ә Куштауны бирәм. Без хәзер яраланган: ковид, кризис. Без авыр чор кичерәбез. Бу очрашудан соң каршылык киеренкелеген бераз йомшартырбыз дип өметләнәм" диде Хәбиров.

Көч куллану гамәлләре кылган кешеләрне тикшерү булачакмы, дигән сорауга прокуратура вәкиле тикшерү нәтиҗәләре җәмәгатьчелеккә җиткереләчәк дип ышандырды.

Хәбиров "Сода" ширкәтенә брифинг уздырып, анда Куштауны эшкәртүгә рөхсәт документларын халыкка чыгарырга дигән йөкләмә бирде.

Активистлар Хәбировның Куштау эшкәртелмәячәк дигән вәгъдәсе юридик яктан ничек ныгытылачак дип сорады. "Әлегә барысы да мин биргән сүзгә нигезләнә. Мин сүз бирдем, сүземнән тайпылмаячакмын" диде Хәбиров. Ул Торатау шиханын саклап калу өчен аны ЮНЕСКО исемлегенә керткәннәрен, Уфада Конгресс-холлны Торатау исеме белән атауларын искәртте.

Республика җитәкчесеннән Ишембай районы башлыгы Азамат Габдрахманов гамәлләренә бәя бирүен дә таләп иттеләр. "Миндә Азаматның хатын-кызлар һәм балаларны кыйнавы турында мәгълүмат юк" дип җаваплады Хәбиров.

"Мин шимбә көнне Куштауда булдым. Мине хәрби киемле кеше тауга җибәрмичә торды. Соңрак мин бу кешенең Ишембай районы башлыгы булганлыгын белдем. Ул үзен коррект тотмады" дип белдерде очрашуда катнашучыларның берсе.

"Кешегә гафу үтенү оят түгел, ләкин кем алдында? Сез дөрес әйтәсез – йодрыкларны эшкә җигү матур түгел. Ишембайда кешеләр помидор һәм йомыркалар тотып район идарәсе каршына чыкты һәм "Чык!" дип кычкырды. Мин аңа үзем шалтыратып чыкмаска куштым. Аңа машинасын яндыру белән яныйлар, ишегалдына петардалар ыргыталар" диде Хәбиров һәм якын көндә Ишембай районына барачагын тагын бер кат әйтте.

Минем өчен Куштауның изге мәгънәсе юк. Миңа ул бары матур тау гына булып тоела иде

"Мин Торатауны бирмәдем, Куштау – сәнәгать вәкилләрен дә, кешеләрне дә канәгатьләндерә алырлык компромисс дип уйладым. Мин ялгышканмын. Минем өчен Куштауның изге мәгънәсе юк. Миңа ул бары матур тау гына булып тоела иде. Торатау изге санала, һәм мин аны саклап калыр өчен партбилетымны чыгарып салырга да әзер идем. Куштауга мин хуҗалык күзлегеннән чыгып карадым, мин ел ярым ел элек кабул иткән карар да шуңа нигезләнде. Мин Куштауга матур тауга караган кебек карадым, ярар, шихан икән шихан. Мин ялгышканмын", - дип сөйләде Хәбиров.

Очрашу нәтиҗәләре нигезендә Куштау буенча координация үзәге булдырырга карар ителде.

Куштау - Башкортстандагы известь яткылыгына бай иң зур тау-шихан. 2017 елда анда геологик эзләнүләр уздыруга рөхсәт бирелгән иде. Узган елның августында аны эшкәртү өчен дә рөхсәт бирелде. Ул рөхсәт 2039 елга кадәр бирелгән.

Җәмәгатьчелек Йөрәктау һәм Торатауга табигать һәйкәле буларак саклау статусы бирелгән кебек, Куштауны да саклап калу өчен көрәшә. Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Куштауның эшкәртеләчәге турында күп тапкыр кабатлап, "Мин меңнәрчә кешене эшсез калдыра алмыйм. Ул ил өчен стратегик тармак. Мине сындыру, журналистларны, милләтчеләрне сатып алу файдасыз", дигән иде.

Башкортстан шиханнары

Башкортстандагы шиханнар Агыйдел елгасы янындагы дүрт тауны берләштерә: Куштау, Торатау, Йөрәктау һәм Шаһтау (Шәкетау). Торатау 1965 елда табигать һәйкәле дип игълан ителгән иде. Ул Юрматы ыруы башкортларының изге җире булып исәпләнә. Шахтауны әлеге вакытта "Башкорт сода ширкәте" эшкәртә. Анда чимал бетеп килә. Куштау Ишембай районында, Стәрлетамактан 18 чакрым көнчыгышта һәм Уфадан 140 чакрым көньякта урнашкан.

фикерләр (6)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG