Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәбиров Куштаудагы хәлләрне хакимиятнең "тиешле дәрәҗәдә эшләмәве" нәтиҗәсе дип атады


Радий Хәбиров
Радий Хәбиров

Башкортстан башлыгы Куштау шиханындагы бәрелешләрне хакимиятнең тиешле дәрәҗәдә эш итмәве, сүлпәнлеге һәм игътибарсызлыгы нәтиҗәсе дип аңлатты.

Бүген, 17 августта хөкүмәт киңәшмәсендә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Куштаудагы хәлләр “безнең идарәнең тиешле дәрәҗәдә эшләмәве” нәтиҗәсе, идарә хезмәткәрләренә “кешеләр фикерләрен өйрәнергә”, “аларның күңелендә ни булуын тирәнрәк аңларга” кирәк, хөкүмәтнең сәнагәть өчен җаваплы өлешенә “бу ширкәт (Башкорт сода ширкәте - ред.) белән игътибарлырак эш итәргә кирәк дип белдерде һәм җирле хакимиятләрне дә тиешле дәрәҗәдә эшләмәүдә гаепләде.

Узган атна ахырында Куштауда шиханны яклаучылар белән сода ширкәте тарафдарлары, ОМОН арасында бәрелешләр булды, дистәләрчә кеше тоткарланды. Якшәмбе Куштауга Хәбиров килде һәм компромисс карар булганчыга кадәр тауга беркем дә кертелмәячәк диде.

Хәбиров Куштау мәсьәләсендә әлегә чигенергә мәҗбүр булды
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:03 0:00

XS
SM
MD
LG