Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ишембайда халык район башлыгының эштән китүен таләп итә


Ишембай шәһәрендә барган урам җыены
Ишембай шәһәрендә барган урам җыены

Әлеге минутларда Башкортстанның Ишембай шәһәрендә район башлыгы администрациясе каршында халык җыены уза.

Азатлык анда катнашучы белән элемтәгә керде. Аның әйтүенчә, җыенда бер меңләп кеше катнаша. "Бернинди дә шигар юк, чыгыш ясаучылар да, таләпләр куючылар да, оештыручылар да күренми. Полиция вәкилләре бар. Администрация вәкиле кешеләр янына чыкмады", диде ул Азатлыкка.

Халык Ишембай районы башлыгы Азамат Габдрахмановның эшеннән китүен таләп итүче петициягә, шулай ук 23 август митинг уздырырга рөхсәт иткән мөрәҗәгатькә имзалар җыя.

"Ишембай районы башлыгы бөтен кешелек һәм һөнәри чикләрне дә узды. 15 һәм 16 августта Куштау тавында ул шәхсән үзе Куштауны яклаучылар җәйләвен җимерде, спортчылар, бюджет хезмәткәрләрен, тренерларны, студентларны, үзенә бәйле булган бөтенесен тауга китерде. Тауда кешеләргә сүгенү сүзләре белән акырды, мыскыллады. Аның гамәлләре фактта кешеләрне халык баш күтәрүенә этәрде. Андый кеше дәүләт вазифасында эшләргә тиеш түгел" диелгән петициядә. Петициягә мең ярымнан артык кеше кул куйган. Ул Русия президенты Владимир Путин исеменә язылган.

Куштауны яклаучы активистлар сүзләренчә, Габдрахманов Куштау итәгендә оештырылган чатыр лагерен куып тарату белән идарә иткән. 16 августта Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров халык белән очрашуга килгәч, активистлар аңардан Азамат Габдрахмановны эштән алуын таләп итте. Әмма Хәбиров моны кире какты.

15-16 август көннәрендә Башкортстанның Ишембай районындагы Куштау тавы итәгендә берьяктан "Башкорт сода ширкәте" хезмәткәрләре һәм ОМОН, икенче яктан, шиханны склап калуны яклаучылар арасында бәрелешләр булды.

Хәбиров Куштау мәсьәләсендә әлегә чигенергә мәҗбүр булды
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:03 0:00

Шимбә көнне 50дән артык активист тоткарланды.

XS
SM
MD
LG