Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тоткарланган Куштау активистларына штраф һәм сак астына алу җәзалары бирелде


Куштау шиханын яклаучылар белән ОМОН бәрелеше
Куштау шиханын яклаучылар белән ОМОН бәрелеше

Кимендә 34 кешегә сак астында тоту, биш кешегә штраф җәзасы бирелгән. Барлыгы 50дән артык активист тоткарланган иде.

Башкортстанда 16 августта Куштауда тоткарланган активистларга хөкем карарлары чыгарыла. Ишембай шәһәре мәхкәмәсендә 34 активистка хөкем чыгарылды, аларга 1 тәүлектән алып 15 тәүлеккә кадәр сак астында тоту җәзасы бирелде дип хәбәр итә “Опология протеста” Telegram-каналы.

Тоткарланган 35 кеше төнне актозакларда бикләнгән килеш уздырган диелә. Мәхкәмәгә активистларны якларга әзер булган адвокатларны кертмәгәннәр.

Административ эшләр нигезендә кулга алынганнар Авыргазы һәм Ишембай районнары вакытлыча тоту изоляторларында, Стәрлетамак һәм Салават шәһәрләрендә махсус кабул итү урыннарында тотылачак дип хәбәр ителә.

Шул ук Ишембай мәхкәмәсендә тагын биш кеше штраф җәзасына тартылган. Активистлар полициягә буйсынмау һәм башбаштаклык маддәләре нигезендә гаепле дип табылган. Штраф күләме 600 сумнан алып 1000 сумга кадәр булган. Бу активистлар үзләрен гаепле санамый. Хәзер алар иректә дип хәбәр ителә.

Экстремист дип хөкем ителгән һәм эшчәнлеге тыелган “Башкорт” иҗтимагый оешмасы вәкиле Руслан Габбасов активистларны кулга алып, аларга сак астында тоту җәзасы бирүне республика башлыгы Радий Хәбировның үз сүзендә тормавы ди бәяләде. Габбасов сүзләренчә, тоткарланган активистларны якларга тиеш булган адвокат Гарифулла Яппаровны да Куштау турында килешүне әзерләүче төркемгә кертмиләр.

“Үткәндә һәм бүгенге көндә “Башкорт” оешмасына кагылышы булган активистлар Радий Хәбиров шарты белән килеште һәм очрашуда катнашудан баш тартты. Ләкин Азат Бадранов (Башкортстан премьер-министры - ред.) мәхкәмәдә хәрәкәтнең яклаучысы булган адвокат Гарифулла Яппаровны да сызып атты. Яппаров безнең яклаучыбыз иде, ә активист булмады, ул Куштауда тоткарланган активистларның, Үрнәк авылы кешеләренең да гамәлдәге адвокаты, бу кешеләргә, Хәбиров сүзләренә карамастан, бүген 7-15 тәүлеклек кулга алу карарлары чыгара башладылар” дип Руслан Габбасовның сүзләрен китерә “КушТау on-line” Telegram-каналы.

Компромисс эзләүне Хәбиров үзе тәкъдим итте, делегатлар сайларга диде, ләкин чынлыкта барысы да башкача китте дигән Руслан Габбасов.

Куштауда 16 августта булган каршылыктан соң 50дән артык кешенең тоткарлануы хәбәр ителгән иде. Куштау турында хәбәрләр биреп баручы Telegram-каналларның кайберләре 81 кешенең тоткарлануын язды.

16 августта Радий Хәбиров Куштауны яклаучылар янына җәйләүгә килеп, шиханны эшкәртү әлегә туктатып торылачак диде. Ул хакимият һәм активистлар катнашында бер эшче төркем җыеп, ике якны да кәнәгатьләндерә торган уртак карарга килергә тәкъдим итте. Шундый килешү булмыйча, тауга беркем дә менмәячәк дип белдерде.

XS
SM
MD
LG