Accessibility links

Кайнар хәбәр

Вахит Имамов: "Татарны чын тарихыннан ваз кичтереп, икенче сортлы итмәкчеләр"


Вахит Имамов: "Язучының рухын сындырсалар, ул яза алмый"
please wait

No media source currently available

0:00 0:26:22 0:00

Язучы Вахит Имамовның урыс телендә чыккан "Татарның яшерелгән тарихы" китабы экстремистик дип табылды. Азатлык язучы белән яшерен узучы мәхкәмәләр, аны эзәрлекләү, сүз иреге, тарихта ачылмаган сәхифәләр турында сөйләште.

Берничә ай инде бар дөнья коронавирус белән мәш килә, Казанда да, Уфада да, Азия, Европа, Америкада да тормышта башка вакыйгаларга урын калмады кебек. Ә юк. Русиядәге бөек бюрократик дәүләтнең бөтенлеге сагында торган органнар (элек аларны "охранка" дип юкка гына атамаганнар), үз эшләрен һич онытмый икән – берничә көн элек шул билгеле булды: Татарстан Югары мәхкәмәсенең (ә ул Русиядәге федерал хакимият тармагына керә һәм турыдан-туры Мәскәүгә буйсына) "Мәдәни җомга" газеты мөхәррире Вахит Имамовның "Татарның яшерелгән тарихы" китабын экстремистик дип игълан итүе мәгълүм булды. Бу карарын федераллар шыпырт кына 14 майда ук чыгарган, һәм ни гаҗәп, алар моны гаепләнүче авторның үзенә дә җиткерүне кирәк санамаган. Хәзер инде язучы Вахит Имамов бу хакта белә һәм без аның белән Азатлыкның "Минемчә" тапшыруында шул хакта сөйләшәбез.

Вахит Имамов

Вахит Имамов – Татарстанның атказанган мәдәният эшлеклесе. 90нчы еллар башында КамАЗның газет-журнал нәшрияты баш мөхәррире була. 1997 елдан Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеген җитәкли. "Мәйдан", "Мәдәни җомга" журналлары мөхәррире була. "Сәет-батыр" романы өчен 1995 елда Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый исемендәге бүләгенә лаек була.​

— Вахит әфәнде, Сезнең бу тарихи язмагыз әле 1991 елда ук чыкты, ә китап буларак 1993 елда дөнья күрде. Соңрак ул урысчага да тәрҗемә ителде. Анда сез татар халкының урыс колонизаторларына каршы көрәше турында язасыз. Теләгән кеше аны интернетта таба ала. Ошатамы ул аны, ошатмыймы, андагы тарихи фактларны кабул итәме, итмиме – һәркемнең үз эше, тик универсал кеше хокуклары күзлегеннән караганда бер нәрсә көн кебек ачык: һәркемнең үз фикерен, карашын белдерү, аны үзенчә бәян итү иреклеге бар һәм моны чикләү, экстремизмда гаепләп тыярга маташу – бу, әлбәттә, Урта гасырлар гадәте. Сорау шундыйрак – 1991 елгы язманы казып чыгарып, аны хәзер тыярга тырышу, сезнеңчә, каян килә? Бу сезгә каршы шәхси бер һөҗүмме? Әллә инде тарих концепциясен, татар тарихын яңадан урыс күзлегеннән каратуга кайту галәмәтеме?

Безне татар буларак һәм мең ел дәүләт тоткан милләт буларак танырга теләмиләр

— Беренче чиратта бу – татарларны үз урынына куярга маташу дип аңларга кирәк. Татар үз тарихын күтәреп йөрмәсен, үз тарихы белән урыс тарихына каршы бармасын, фәкать балаларга шуны гына өйрәтеп үстерсеннәр дигән максаттан эшләнгән әйбер. Безне татар буларак һәм мең ел дәүләт тоткан милләт буларак танырга теләмиләр. Бу Русия Конституциянә үзгәрешләр кертүдә дә чагылды, урыс милләтен дәүләт коручы халык дип игълан иткәндә дә...

— Дөресен әйтик әле, анда урыс теле турында сүз бара. Ягъни урыс теле Русиянең дәүләт коручы халык теле дип әйтелә. Турыдан-туры урыслар дәүләт коручы халык дип әйтелмәсә дә, аның мантыйгыннан шул килеп чыгадыр.

2012 елда чыккан канун белән 1994 елда чыккан китапны тикшермиләр

— Барыбер шул, анда урыс теленә өстенлек бирелә, шул ук вакытта татар теленә һөҗүм башланды. Николай Кровавый дип йөртелгән патша вакытында да, Сталин заманында да татар мәктәпләренә бу кадәр һөҗүм булмады. Хәзер безнең балалар атнасына ике сәгать татар телен укуга калдырылды. Тәнендә милли җан, милли рух булган кайсы кеше генә шуңа түзсен һәм еламасың соң, ничек ул аңа кайгырмасын? Икенчедән, экстремизмга каршы көрәш турыдагы канун 2012 елда гына кабул ителгән. Ә минем китапның урысчасы 1994 елда чыккан. Болар тарихны кире кайтарып 18 ел элек булган әйберне чокып чыгарып үзләре канун бозалар. 2012 елда чыккан канун белән 1994 елда чыккан китапны тикшермиләр. Бу үзе үк канун бозу.

— Китапның урысчасы 1994 елда басылды. Татар варианты 1991 елда ук чыкты, аннары тәрҗемә ителде.

Алар мәхкәмәдә татарчасын түгел, ә урысчасын тикшерделәр, имеш.

— Димәк, Сезнеңчә, бу соңгы елларда татарга каршы барган киңкүләм һөҗүмнең бер өлеше булып тора инде?

— Әлбәттә, шуның бер өлеше. Чөнки безнең Тарих институтына да, китап нәшриятына да, тарих фәннәре докторларына да һөҗүмнәр булды. Аларны прокуратураларга чакырып сөйләштеләр, язмаска кирәк диделәр. Көчләп чукындыру турында язмаска кушалар, ә үзләренең китапханәләрендә тарих фәннәре докторы Ефим Грекуловның "Православная инквизиция в России" дигән китабы һәркемнең кулына бирелә. Боларның беряклы — татарга язарга ярамый, мин бабайлар чукындырылды дип сөйләргә тиеш түгел, ә аларга — ирек.

"Православная инквизиция в России" китабының бишенче бүлегендә Идел буенда көчләп чукындыру вакыйгалары, "Насильственное крещение в Поволжье" дигән китапта мин "Запрятанная история татар" китабында нәрсә язганмын, нәкъ шул сүзгә-сүз китерелә: чукынырга теләгән кешеләр, чукынырга теләмәгән кешеләр, чукынгач, кире ислам диненә кайткан кешеләрне ничек итеп дар агачына асып яки яндырып үтергәннәр шул фактлар тулып ята. Ә мин аларны әйтергә тиеш түгел. Мин икенче сортлы халык вәкиле.

— Сезнең китап башка тарихи концепциядән чыгып язылган, сез анда бәрелешләрне, баш күтәрүләрне татарның азатлык көрәше итеп күрсәтәсез. Ә урыс тарихчылары беренче чиратта урыс тарихы концепциясеннән чыгып, урысның алдынгы роленнән чыгып яза. Бәлкем шуңа күрә сезгә бер төрле мөнәсәбәт, ә урыс тарихчыларына башка мөнәсәбәттер.

Әлегә татар язучылары китапларын экстремистик дип билгеләү очраклары юк иде кебек. 12 ел элек Казанда федераллар Нурулла Гарифның "Татар халкында азатлык көрәше" дигән китабын шулай тыярга тырышып карады, әмма белемле экспертиза анда шикле нәрсәләр тапмады. Аннары Фәүзия Бәйрәмованың балалар өчен язылып, урысчага тәрҗемә ителгән "Тропою знаний к истине" китабын тыйдылар, ләкин анда да тыю сәбәбе авторның текстына бәйле түгел иде. Сезнеке бу уңайдан – беренче очрак. Озак еллар сез Чаллы язучылары оешмасын җитәкләдегез, хәзер дә берлекнең актив әгъзасы. Тик язучылар арасында сезгә теләктәшлек күрсәтүчеләр әллә ни булмады кебек. Шул ук Татарстан Язучылар берлеге сезне яклап мөрәҗәгатьләр кабул итмәде, аерым язучылардан да яклау сүзләре ишетелмәде. Сез моны шәхсән ничек кабул итәсез?

— Һәр кеше үзе өчен, киләчәге өчен борчыла. Үзенең китаплары, алачак исемнәре турында уйлап дәшмидер, аннары бездә куркаклар да җитәрлек. Анысын да яшереп торасы юк.

— Мисал өчен, Михаил Горбачев чорында Татарстан Язучылар берлеге совет торгынлыгына чумган милләтне уяту эшендә иң алгы сафларда булды, телне, мәдәниятне торгызу өлкәсендә башлангычлар белән чыкты, хакимияткә басым ясарлык кыюлыгы да, тәвәкәллеге дә бар иде. Хәзер менә язучылар берлеге бик күренми дә, ишетелми дә.

Бүгенге көндә язучылар бик пассив. Шул ук туган телне яклап та бик кузгалмадылар, һөҗүм башлангач та дәшми калуны кулайрак күрделәр. Һәм инде бер әгъзаны әтәч кебек талаган вакытта алар да күрмәмешкә салыша.

— 2014 елда гомумән, аның ул чактагы рәисе Рәфис Корбан, берлекнең тагын бер күренекле әгъзасы Разил Вәлиев белән, Путинның Кырымны басып алуын хуплаган белдерүгә кушылды. Татарның милли мәнфәгате күзлегеннән караганда, бу инде үзенә күрә бер әхлакый деградация. Мондый берлек, гомумән, татарга кирәкме?

— Язучыларны үзенә күрә берләштереп тору өчен кирәк иде ул. Язучылар берлеге хәзер нәрсә өчен кирәк соң? Язучылар берлеге китап чыгаруны хәл итми, аның Татарстан китап нәшриятына тәэсире юк, ул хөкүмәткә яки китап нәшриятына үтенечен, тәкъдимен язып җибәрә ала, ә үзе чыгару процессында катнашмый. Шуңа күрә берлек язучыларны яклау, аеруча кыерсытылганнарга ярдәм итүдә эшләргә тиеш. Чиле-пешле, өч җөмләдән торган бер хикәя язган кешене Татарстанның Язучылар берлегенә алуны кайгыртып һәм 340 кешене суга ташлаган кебек утырырга тиеш түгел.

— Сез җәберләүгә дучар булдыгыз, башкалар ни теләктәшлек, ни башка ярдәм күрсәтми. Бу, әлбәттә, бүгенге татар халкының, Татарстанның нинди хәлдә калуын яхшы күрсәтә. "Татарның яшерелгән тарихы"на кереш сүзендә Сез татар халкының үз тарихын яхшы белмәве турында әйтәсез. Укучылар мәктәп һәм университетларда дистә елларча урыс тарихын гына өйрәнә, татар исеме яңгыраса да, ул, гадәттә, мыскыллау контекстында кулланыла, диелә. Бу – 1991 елда язылган сүзләр. Аннан соң Татарстан шактый зур милли күтәрелеш дулкыны кичерде, ул – татар тарихын өйрәнү, аның ак тапларын бетерүдә нык сизелде. Тарих институты ачылды, саллы гына академик хезмәтләр әзерләнде һәм бастырылды, мисал өчен, 7 томлык Татар тарихы дөнья күрде. Болар сезнең 1991 елда күтәргән борчуларыгызны бераз киметә алдымы? Хәзер хәлләр ничек тора?

Бездә хәзер татар тарихы елына ун сәгать укытыла! Ун сәгать эчендә балага нәрсә укытып булсын? 

Юк, без 1990нчы елларда, чыннан да, бик сөенгән идек, әле 2000нче еллар башында да татар тарихы халыкка кайта башлаганга сөендек. Шушы ук җиде томлык Татар тарихына да сөендек, ләкин 2007 елдан бирле, бездә күпме генә кычкырмаска тырышсалар да, чөнки дәшми калуны кулайрак күрәләр, Бердәм дәүләт имтиханы кертелгәннән бирле җирле-төбәк компонентны тарихны, милли әдәбиятны укыту туктатылды дияргә була. Бездә хәзер татар тарихы елына ун сәгать укытыла! Ун сәгать эчендә балага нәрсә укытып булсын? Тарихны укыту гомумән мәктәптән куып чыгарылды. Балалар тарихны белми. Без бит аларга шул ук татар декабристлары турында да сөйләргә тиеш. Ханнарыбызны аларга санап чыгарга бурычлы. Шул ук Алмыш хан турында, 922 елда аның ислам динен кабул иттергәнен ике-өч сүз белән генә аңлатып булмый, аның өчен озак итеп аңлатып сөйләргә кирәк. 40-45 минутлык дәрестә генә баланы төшендереп бетереп булмый. Безнең тарих мең еллык. Татар – беренче тапкыр Алтай ташларына 552 елда теркәлгән милләт.

— Сезнеңчә, бу тарих өлкәсендә уңышлар сез күтәргән проблемнарны чишеп бетермәдеме?

Юк, Равил Фәхретдинов, Синицын кебек галимәләр язган китапларны мәктәпләрдән алып бетерделәр, аларны укыту туктатылды. Балалар тарихны белмичә үсә.

— Бу уңайдан Сезнең китаптан бер өзек укып китү урынлы булыр, ул шактый кызык. "Кызганыч, халык тарихның чын сәхифәләрен белми. Буыннан буынга халыкны ялган тарих белән "аңгырайту" бара. Башка милләтләр һәм халыклар тарихында булган барлык казанышлар урыс тарихчылары тарафыннан үзләштерелә. Кече халыклар тарихы исә күбесенчә әйтелми кала, яки ул шундый хәлдә күрсәтелә ки, "кече кардәшләр" үз тарихын хәтта телгә алмаска тырыша". 1991 елда чыккан язмагызга хәзер төзәтмәләр, өстәмәләр кертер идегезме?

— Кайбер сүзләрне төзәтер идем, чөнки мине "колонизатор", "русское иго" дигән сүзләрне куллануда гаеплиләр. Шуңа бәйләнәләр. Янымда гына юк, күрсәтер идем бер китапны, аның авторы – тарих фәннәре докторы Вадим Телицин, тышлыгында "Русское иго" дип язылган. (Вадим Телицын: "Русское иго, или Нашествие ушкуйников на Золотую Орду" китабы — ред.) Минем китап эчендәге бер сүзгә бәйләнәләр, ә монда тулы китап. Мине камчылыйлар, ә аңа берни юк.

— Элек "татарское иго" дигән төшенчә киң тараларган иде.

— Ә хәзер социаль челтәрләрне ачасың да Алтын Урда вакытындагы "татарское иго" булсын иде дигән язуларга тап буласың. Ул вакытта 10 процент салым алынган, бүгенге кебек халыкны саумаганнар дип язалар. Моны Вахит Имамов түгел, ә бөтен халык яза. Аны мин уйлап тапмадым, гаепли алмыйлар.

— Мәрҗани исемендәге Тарих институты татарның Алтын Урда чорын яхшы гына күрсәтә алды кебек, ә менә татар җирләрен урыс дәүләте басып алуын, һәм бигрәк тә аннан соңгы чорны өйрәнгәндә Тарих институты галимнәре Мәскәүдәге идеологик кыршаулардан нык интекте. Сезнеңчә, кайсы тарихи темалар тиешле дәрәҗәдә күтәрелмәде?

Теләкәй, Күчем, Акайның азатлык өчен көрәше өйрәнелмәде, халыкка җиткерелмәде

— Минем "Татарларның Ватан сугышы" китабында язылган Теләкәй, Күчем, Акайның азатлык өчен көрәше ачыкланмады, өйрәнелмәде, халыкка җиткерелмәде дип саныйм. Бу өч татар батыры татар энциклопедиясенә дә кертелми иде элек. Аларның бер нәселдән булуын — бабай, ата, онык булуын галимнәр үзләре дә белми, алар хакында язмыйлар да.

— Бу нәселнең татар тарихында тоткан урынын кыскача булса да шәрехләп бирегезче?

— 1680 елда Петр Беренченең апасы Софья патша урынына утырып торган чагында безнең җирләрне чиркәү, монастырльләргә өләшә башлый. Җир биләүче морзалар баш күтәрә, аның башында Теләкәй морза була. Теләкәй — Актаныштан 10 чакрым ераклыкта урнашкан авыл. Бу авылны XVIII гасыр башында барлыкка килгән авыл дип язалар. Гәрчә Теләкәйне үзен карательләр 1684 елда дар агачында асып үтерәләр. Мин менә шул "карательләр" дип язганга мине яратмыйлар. Ә мин аларны кем дип язарга тиеш соң? Барлык фәнни хезмәтләрдә, матбугатта "карательная экспедиция" дип языла. Вахит Имамов уйлап тапмаган бит ул төшенчәне. Татар булып мин "каратель"ләрне "великая нация" дип язарга тиешмен булып чыга.

Бу ике урыс эмиссары җирле халыкка 72 төрле салым уйлап таба

1703 елда Петербур төзелә башлый. Петр Беренче яңа гаскәр, яңа флот төзи. Аппетит зурдан, ә акча җитми. Казан губерниясен, татар-башкортны талар өчен Жихарев белән Дохов исемле ике эмиссар безнең җирләргә җибәрелә. Бу ике кеше мондагы халыкка 72 төрле салым уйлап таба. Дуга өчен дә, морҗадан чыккан төтен өчен дә, басуда йөргән кәҗә тәкәсе өчен, аны суйсалар, аның тиресе өчен, печән, бәке, кое өчен дә салымнар кертелә. Хәтта кеше зәңгәр күзле булса 8 тиен, коңгырт күзле булса 6 тиен түләргә тиеш була. Кешеләрне акыртып талый башлыйлар. Халык моңа ничек түзсен? Акылы булган милләт инкыйлабка күтәрелергә тиеш. Асып үтерелгән Теләкәйнең улы Күчем халыкны күтәрә. Унар меңле җайдаклы кавалерия оештыра. Аны да ахыр чиктә суеп үтерәләр. 1735 елда Оренбур каласы төзелгәндә безнең бабайлар Урта Азияне яулар өчен плацдарм төзегәнен аңлаган. Халык янә берләшеп күтерәлә. Ул инкыйлабны Акай җитәкли. 1737 елда ул яралана, кулга алына. Аны Петербурга алып китеп асып үтерәләр.

— Рәсми тарих фәне иреклек елларында бу сәхифәләрне тиешенчә өйрәнмәде димәк?

Бер нәсел кешеләре татар азатлыгы өчен көрәшеп, гомерләрен дар агачында тәмамлый

— Өйрәнмәде, белмәде. Аны күрсәтергә, яңгыратырга куркалар. Мондый мисал башка бер милләттә дә юк. "Мин — бөек" дип кычкырып йөргән итальян, алман, французларда да юк. Тулы бер нәсел кешеләре татар азатлыгы өчен көрәшеп, гомерләрен дар агачында тәмамлый.

— Фән өчен дә, әдәбият өчен дә буыннар алмашы булу мөһим. Һәм бу ике өлкә дә милләтнең киләчәге өчен хәлиткеч әһәмияткә ия. Сезнең буынга алмаш бармы бу ике өлкәдә?

— Кызганыч, юк. Миңа да 65 яшь, мин дә өлкәнәеп барам. Тирә-ягыма карыйм: әдәбиятка килгән бер-ике егет бар. Алар прозаик. Әмма бу шәхесләр киләчәктә милләт өчен янып, көеп яшәрме, язармы - белмим. Шикләнәм.

— Бүгенге көндә сез "Мәдәни җомга" газетын җитәклисез. Элек Чаллыда "Мәйдан" журналын чыгардыгыз. 90нчы елларны, ул чордагы матбугат иреклеге белән булган хәлләрне яхшы хәтерлисездер, шул вазгыятьне хәзергесе белән чагыштыра аласыз. Нинди аерымалар бар?

— 1990нчы елларда без тарихны кайтарырга тырыштык. Мәскәү безне мыскыл итте. Горбачев килү белән генә, хәбәрдарлык, сүзе иреге барлыкка килгәч кенә ирек даулый башладыгыз, 1552 елдан бирле ризалашып яшәгәнсез дип әйттеләр. Горбачев килү белән ник иреклек сорыйсыз дип авызны яба башладылар. "Татарның яшерелгән тарихын" шушы сүзләргә җавап итеп яздым. Ялган, безнең бабайлар гасырлар буена көрәшкән, дар агачларында гомерләрен биргән дигәнне җиткерергә тырыштым. Бу тарихны без белми идек. 12 ел гомеремне иртәнге 9дан кичке 9га кадәр архивта уздырдым. Мине куып чыгара иделәр.

— Ул заманда язган китап өчен бүген эзәрлекләүне сүз иреген бозу буларак бәйлисезме?

Ни өчен мин кемгәдер ошамый дип милләт тарихын өйрәнмәскә, аны халыкка җиткермәскә тиеш?

— Әлбәттә, сүз ирегез кысу бу. Ни өчен мин кемгәдер ошамый дип милләт тарихын өйрәнмәскә, аны халыкка җиткермәскә тиеш? Ник мин тарихымны яшерергә тиеш? Мин хакыйкатьне язам. Уйлап табылмаган, китапның ахырында 50-60 авторның исемлеге бар. Миңа кадәр бу турыда язучы Петр Рыжков язган. Аны да экстермист дип тапсыннар алай булса. Ул да нәкъ минем кебек төшәнчәләр кулланып яза.

— Сүз иреге булмавы иҗат кешесен никадәр сындыра ала?

— Кайбер әйберләрне язарга теләсәң дә язып булмый. Матбугатта чыгарып булмый аны. Мин аны яхшы беләм. Китапны нәшрияткә тапшыргач та әллә ничә кеше тикшерә аны. Муенында "цензор" дип язылган сүз булмаса да, тикшерәләр бит. Иләп чыгаралар. Тулы демократияле матбугат юк.

— Сезгә шәхсән ничек тәэсир итә бу эзәрлекләүләр? Рухыгызны сындырамы? Рух халәтегез нинди?

— Мин элек нинди идем шулай булып калдым. Әгәр дә язучы сына икән, ул киләчәктә яза алмаячак. Планлаштырган темаларым бик күп, мин язарга тиеш. Исән чагымда милләт өчен, татар бәхете өчен көрәшкән кешеләр турында романнар бүләк итәргә тиешмен. Бу — минем бурыч.

* * *

Бу сөйләшүне икенче бер язучы, инглиз Джордж Оруеллның "1984" роман-антиутопиясендәге сүзләр белән тәмамлау бик урынлы булыр – Совет илендәге гадәтләргә ишарә итеп, ул анда "оппонентыңа карата караны – ак, ә акны – кара дип ике дә уйламый, һәм һич оялмый тәкрарлау" гадәте кертелүе, һәм әле тәкрарлау гына түгел, караның – ак, ә акның кара булуына чын-күңелдән ышану, ә элек исә үзеңнең башкача, нәкъ киресенчә уйлавыңны тәмам оныту кирәклеге турында яза. Моңа ирешү өчен үткәннәрне, ягъни тарихны бертуктаусыз үзгәртеп тору кирәк, ди Оруелл. Бүген дә бер милләтле урыс мәмләкәте төзү маниясе белән шашкан Путин хакимияте татарга нәкъ менә шуны такмакчы. Әгәр дә кемдер чын тарихын өйрәнә, белә, сөя икән, ягъни акны – ак, караны – кара дия икән, ул инде экстремист. Әмма тарих башка бер мөһим нәрсәне күрсәтә: хакыйкать ахыргы чиктә барыбер җиңә.

XS
SM
MD
LG