Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Яшерелгән тарих" китабы яшерен мәхкәмәдә тикшерелә


Вахит Имамовка теләктәшлек күрсәтергә килүчеләр. Уңда - Вахит Имамов
Вахит Имамовка теләктәшлек күрсәтергә килүчеләр. Уңда - Вахит Имамов

Язучы Вахит Имамовның "Яшерелгән тарих" китабына бәйле Мәскәүдә мәхкәмә экспертизасы үткәреләчәк. Якынча өч айдан нәтиҗәләре ачыкланачак тикшерүдән соң Имамовның мәхкәмә эше дәвам итәчәк. Бүген "Яшерелгән тарих" китабы ябык мәхкәмәдә "дәүләт сере" дәрәҗәсендә тикшерелә башлады.

2 сентябрь иртәсендә Татарстан Югары мәхкәмәсендә язучы Вахит Имамовның 1991 елда басылган XVI–XVIII гасырларда татарларның азатлык өчен көрәшен тасвирлаган "Яшерелгән тарих" китабын тикшерүче ябык мәхкәмә утырышы үтте.

Имамовның мәхкәмә утырышы ябык кына булып калмады, ә "дәүләт сере" дәрәҗәсендә каралды. Һәрхәлдә Вахит Имамовка теләктәшлек күрсәтергә килгәннәргә утырыш залы ишеге янында басып торган хөкемдар мәхкәмәгә беркемнең дә кертелмәү сәбәбен шулай аңлатты.

Фамилиясен әйтмәгән хөкемдар килгән халыкка ишек төбендә басып торырга да рөхсәт итмәде, президиум залы коридорыннан ук чыгып китүләрен сорады.

Мәхкәмә язучы Вахит Имамовның "Яшерелгән тарих" китабын тикшерә башлады
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:43 0:00

Алданрак килгән активистларга да мәхкәмәнең канцеляриясеннән мәхкәмәнең ябык булачагын, "дәүләт сере" булганга күрә утырыш залының номерын әйтә алмауларын җиткергәннәр.

Нәтиҗәдә Вахит Имамовның "Яшерелгән тарих" китабына бәйле ачылган мәхкәмә эше Татарстан Югары мәхкәмәсенең президиум залында кеше күзеннән яшерен рәвештә бер сәгатькә якын тикшерелде.

Әлеге хәл белән беренче тапкыр очрашуларын әйткән Имамовка теләктәшлек күрсәтергә килүчеләр моны "фашистларча башбаштаклык", язучының язган китабы өчен хөкем итүнең Русия Конституциясендә белгертелгән сүз иреген чәйнәү дип бәяләделәр.​

Татарстан Югары мәхкәмәсенә Вахит Имамовка теләктәшлек күрсәтергә килүчеләр
Татарстан Югары мәхкәмәсенә Вахит Имамовка теләктәшлек күрсәтергә килүчеләр

"Фикерләребез өчен хөкем итәләр"

Активист Искәндәр Мушинский Азатлыкка, "без хокукый демократик дәүләттә яшибез. Һәм бу дәүләтнең беренче баганасы - сүз иреге дип язылган. Хәзер менә күп еллар элек язган китабы өчен язучыны хөкем итәләр", диде.

Хәзер аңа татарларның тарихын язган өчен экстремист дип карар чыгарсалар миңа бер яктан бик авыр, икенче яктан көлке булачак. Безне хәзер фикерләребез, дини карашларыбыз өчен үтерәләр, авызны томаларга тырышалар, хөкем итәләр, дип белдерде ул.

"Мәхкәмәләр советча эш күрсәтергә тели"

Галимә Тәэминә Биктимерова да мәхкәмәнең хәзер башка эше калмагандыр инде, совет заманындагы кебек эш күрсәтергә телиләр күрәсең дип, Имамовны хөкемгә тартуларына гаҗәпләнүен яшермәде.

Тәэминә Биктимерова
Тәэминә Биктимерова

"Бу мәхкәмә процессын шушында җыелып килгән картларга да күрсәтергә теләмиләр. Бу нәрсә инде бу? Мин Мәскәүдәге хәлләрне "Эхо Москвы" радиосы аша тыңлыйм. Андагы гаделсезлекләрне тыңлыйм да безнекеләр шулардан үрнәк алалардыр, дип уйлыйм.

26 ел элек чыккан китапта Вахитның ни гаебе бар? Аны бөтен кеше укыды инде. Ник шул вакытта ук тотынмаганнар алайса ул китапка, ник җыеп алмаганнар алайса ул китапны? Урыслар бу хәлне абсурд дип әйтә инде", дип белдерде ул.

"Большевиклар динне тыйды, хәзерге түрә милләтне бетерә”

Милли активист Ринат Йосыпов та Вахит Имамовны язган китабы өчен хөкем итүне һәм бу мәхкәмә утырышының ябык форматта узуына карата үз фикерен белдерде.

Ринат Йосыпов
Ринат Йосыпов

"Бу коточкыч хәл. 1917 елда хакимияткә большевиклар килеп динне тыйдылар. Аннан Сталин килеп Алтын Урда хакында белүне тыйды. Хәзер яңа түрә безне милләтсез калдыра башлады.

Ачык утырыш булса, монда халык тулыр иде. Түрәләрнең максатлары - милләтне бетерү. Шуңа халык белмәсен дип мәхкәмә утырышын яшерен уздыралар", диде ул.

"Русия артка карап яши"

Икенче бер активист Рәүф Ибраһимов та үз фикерен белдереп, Русиядә алга барган саен демократия көчәя дип уйласалар да, Вахит Имамовның китабын хөкем итүләре моның киресен күрсәтүен һәм Русиянең алга таба карап түгел, ә башын артка борып яшәве турында әйтте.

Ул арада адвокаты Руслан Нәгыев белән мәхкәмә залыннан чыгып коридор буйлып җитез генә атлап килүче язучы Вахит Имамов та күренде.

Вахит Имамов һәм адвокат Руслан Нәгыев
Вахит Имамов һәм адвокат Руслан Нәгыев

Азатлыкның, мәхкәмә утырышын ничек бәялисез, нинди карар чыкты, дигән соравына язучы, урысча әйтсәм "нормально" инде дип җаваплады.

"Мәхкәмә Мәскәүдә яңа экспертиза уздыру карары чыгарды. Шуннан соң гына яңа утырыш уздырылачак. Бүгенге мәхкәмә утырышында гаепләүче һәм гаепләнүче якларның фикерләрен сорадылар. Безнең үтенечне тыңладылар. Без гаепләнүче як буларак моңа кадәр үткәрелгән экспертиза нәтиҗәләреннән риза түгеллегебезне белдердек.

Мине милләтара ызгыш китереп чыгаруда гаепләмәкче булалар. Китабымның чыгуына 25 ел үткән. Бу китап сәбәпле халык арасында беркайда да, бернинди дә ызгыш чыкканы булмады. Бу китап моны үзе раслады. Хәтта урысларның да бу китапка каршы бернинди мәкалә язганы юк. Мин үземне дә, үз китабымны да гәепле саный алмыйм", дип белдерде Имамов.

Бу китапны мәхкәмәгә бирүне кемнең заказы дип уйлыйсыз, дигән сорауга Имамов, моны хәзер генә китереп чыгаруда бүтән сәбәп, бүтән кул күрәм, дип җаваплады.

"Башта минем алты томлыкны чыгаруны туктаттылар. Бу Татарстан тарихында күрелмәгән хәл. Татарстан Язучылар берлеге мине Татарстанның халык язучысы дигән исемгә тәкъдим итте. Аны туктаттылар. Шуңа күрә моның сәбәбен мәхкәмә залыннан түгел, бүтән җирдән эзләргә кирәк", дип җиткерде ул.

Вахит Имамов китапка карата мәхкәмә экспертизасына өч ай вакыт бирелүен, экспертиза нәтиҗәләренең быел өлгермәячәген һәм киләсе елга калачагын әйтте.

Имамов сүзен тәмамлап, мәхкәмә экспертизасы китапны гаепләмәс, дөрес бәя бирер дип ышанып калам, дип белдерде.

Имамовның адвокаты Руслан Нәгыев Азатлыкка бүгенге мәхкәмә утырышыннан чыккан карардан канәгать булуларын әйтте.

"Без мәхкәмәгә моңа кадәр уздырылган экспертизаның җитәрлек булмавын әйттек. Мәхкәмә безнең таләпне канәгатьләндерде. Хәзер яңадан комплекслы мәхкәмә экспертизасы уздырылачак", диде ул.

Рәис Хәбиров ялгыз пикетта
Рәис Хәбиров ялгыз пикетта

Бүген Казанда ​Бөтендөнья татар иҗтимагый үзәге (БТИҮ) активисты Рәис Хәбиров хөкүмәт бинасы алдында ялгыз пикетка чыгып Вахит Имамовның "Яшерелгән тарих" китабын экстремистик дип тануга каршылык белдерде. Хәбиров кулына "Яшерелгән тарих" китабын хөкем итү - татар халкын мыскыл итү" дигән шигар тотып торды. Ул Азатлыкка шушы пикет белән "соңгы ирекләрне тартып алуны, кеше хокукларын бозылуны" күрсәтергә теләвен белдерде.

Язучы Вахит Имамовның 1991 елда басылган "Яшерелгән тарих" ("Запрятанная история татар") китабы барлыгы 12 телдә нәшер ителгән.

Китапның урысча варианты 1994 елда "Камаз" нәшриятында басылган. Китапны экстремистик әдәбият дип тануны Решитский фамилияле кеше сораган. Решитский үзе бүгенге мәхкәмә утырышына килмәде.

XS
SM
MD
LG