Accessibility links

Кайнар хәбәр

Китапка мәхкәмә: Вахит Имамовка нигә бәйләнәләр?


Вахит Имамов митингта чыгыш ясый, архив фотосы

Вахит Имамовның моннан 25 ел элек чыккан "Яшерелгән тарих" китабын мәхкәмәгә биргәннәр. 26 август Казанда мәхкәмә була. Милләтне буйсындыра алмаган империя хәзер аның тарихчыларын, язучыларын хөкем итәргә алынды. Вахит Имамов – шуның чираттагы корбаны, ди язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова.

Язучы, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Вахит Имамовның бу китабы узган гасырның туксанынчы еллары башында татар халкын азатлыкка өндәгән беренче карлыгач иде. Бертуган Кашаповлар аны үз акчаларына чыгарып, йөз меңләгән тираж белән бөтен дөньяга тараттылар. Документаль нигездә тарихи хакыйкатьне сөйләп, Вахит Имамов милләтне дәүләт бәйсезлеге өчен көрәшкә әзерләде, рухын уятты, тарихтагы милли каһарманнарны безгә үрнәк итеп куйды.

Вахит Имамовның "Запрятанная история татар" китабы
Вахит Имамовның "Запрятанная история татар" китабы

Әйе, ул басып алучыны – басып алучы, дип атады, татарның бар фаҗигасе үз дәүләтчелеген югалтудан башлануын тарихи яктан дәлилләде. Татар бары тик үз бәйсез дәүләтен яңадан торгызса гына милләт буларак исән каласын аңлатты. Менә шуның өчен хәзер аны хөкем итәләр, китабын, сүзен юкка чыгарырга җыеналар. Югыйсә, "русский колониализм", "русские колонизаторы", "русское завоевание" термин-атамаларын Бахрушин, Берс, Шашков, Фирсов, Худяков кебек урыс тарихчылары узган гасырларда ук файдаланганнар бит!

Ә "татарское иго" тамгасы мәктәп дәреслекләре аша һәр татар баласының маңгаена чәпәлгән иде! Татарларны тереләй кеше пешереп ашаучылар, явыз басып алучылар итеп тасвирлап, дәреслекләр чыкты, фильмнар төшерелде, мәхкәмәләр ул вакытта нәрсә караган соң?! Безнең бу мәсьәләдә кат-кат мөрәҗәгать итүебезгә карамастан, берни үзгәрмәде – һаман татарны мыскыл итеп язалар, куялар, сөйлиләр. Ә урыслар турында матбугатта бер кире фикер булу белән бөтен система аякка баса һәм аны әйтүчене бөтереп тыгалар...

Халыкның күтәрелүеннән, хәбәрдарлыктан куркалар, шуңа күрә китапны яшеренеп хөкем итәргә җыеналар

Вахит Имамовка ничек ярдәм итәргә була – без хәзер шул турыда уйлыйк. Китапка мәхкәмә Казанда, 26 август, иртән сәгать 9-да, Югары Мәхкәмә бинасында, 12нче бүлмәдә булачак. Безгә килеп ирешкән мәгълүматларга күрә, мәхкәмә "ябык режим"да узачак, ягъни, анда халык та, журналистлар да кертелмәячәк, имеш, дәүләт серләре ачылырга мөмкин икән. Монда бернинди дәүләт сере дә юк, ә халыкның күтәрелүеннән, хәбәрдарлыктан куркалар, шуңа күрә китапны яшеренеп хөкем итәргә җыеналар. Мәхкәмәгә барыбер килергә кирәк, Казандагы татар милли-азатлык хәрәкәте моны оештырыр дип уйлыйм.

Икенче эш – яхшы адвокатлар табу. Мөселманнарга ихластан ярдәм иткән, күп кенә мәхкәмәләрдә җиңеп чыккан адвокатлар Марат Ашимов белән Руслан Нагиев бу эшкә алынсалар, яхшы булыр иде дип уйлыйм. Мин үзем дә аларга мөрәҗәгать итеп карадым, бәлки алынырлар.

Өченчесе – Вахит Имамовның "Яшерелгән тарих (“Запрятанная история татар”) китабын яңадан экспертизага бирү, мәхкәмәдән шуны таләп итү. Моны адвокатлар да, Вахит үзе дә эшли ала.

Дүртенче – Мәрҗани исемендәге Тарих институтыннан бу китапны яклап хат яздырып алу. "Вахит Имамов бу китабында бары тик тарихи фактларга гына таянган, архив материалларын төп чыганак итеп алган, файдаланган бөтен хезмәтләренә дә сылтама ясаган. Шуңа күрә "Запрятанная история татар" китабы берничек тә экстремистик китап була алмый, аны тыярга ярамый, ул халыкка хезмәт итәргә тиеш!" дип татар тарихчылары Вахит Имамовны якларга бурычлы.

Бишенче – шундый ук эчтәлекле хатны Татарстан Язучылар берлеге дә әзерләп бирергә тиеш. Мин, берлекнең идарә әгъзасы буларак, рәис Данил Салихов белән бу хакта сөйләштем. "Җәй көне идарә җыеп булмас, җитәкчелек исеменнән булса да Вахит Имамовны һәм аның китабын яклап язган хат мәхкәмә өстәлендә ятарга тиеш", дидем. Вахит үзе дә идарә әгъзасы бит әле, һәм аны яклау – безнең бурычыбыз.

Вахит Имамов һәм Фәүзия Бәйрәмова
Вахит Имамов һәм Фәүзия Бәйрәмова
Бу эшләрнең башында Мәскәүнең шовинистик идарәсе, җәза органнары тора, артында Казанның куркак түрәләре яшеренгән

Әйе, бу эшләрнең башында Мәскәүнең шовинистик идарәсе, җәза органнары тора, артында Казанның куркак түрәләре яшеренгән. Бер татар көрәшчесен, аның китабын хөкем итеп, Татарстанның дәүләт суверенитеты көненә Атакайларына бүләк әзерлиләр булыр... Шушы болганчык суда балык тотып калырга өметләнгән үз агай-энеләребез дә бардыр, мөгаен, ансыз булмас! Вахит Имамов – "Мәдәни җомга" газетасы баш мөхәррире, анда хәзер милләт язмышы, татар тарихына караган бик көчле язмалар басыла, шуңа эчләре пошучылар да бардыр. "Мәдәни җомга" газеты белән "Безнең мирас" журналын кушалар икән дип тә сөйлиләр, бәлки Вахитның килешүен озайтмаска шушы мәхкәмә вакыйгалары бер сәбәп булырга мөмкин, бездә бит итәк астыннан ут йөртергә яраталар. Вахитның тел, милләт язмышына караган бөтен митингларда да катнашуы, өздереп үз сүзен әйтүе, интернетта, бигрәк тә Фейсбук сәхифәләрендә бу җинаятьчел режимны тәнкыйтьләве дә кайберәүләргә охшамаска мөмкин. Киләсе елга Татарстан Язучылар берлегенең чирттагы корылтае була, Вахит Имамовны халык арасыннан рәислеккә тәкъдим итүләре дә бар, кайберәүләр шуннан куркып, алдан аяк киенә башлаулары да мөмкин.

Тагы бер нәрсә уйландыра – әле ел башында ук Татарстан Язучылар берлеге идарәсе Вахит Имамовны Халык язучысы дигән исемгә тәкъдим итте. Документлары тиешле җирләргә җибәрелсә дә, бу исемне Вахитка бирмәделәр, ә Казан идарәсендә бөтенләй каралмаган Клара Булатовага биреп куйдылар. Югыйсә, бүгенге көндә тарихи роман язучы татар язучылары берничә генә, шуларның иң алда барганы – Вахит Имамов, ул булырга тиеш иде Халык язучысы! Клара Булатова белән бергә, Ркаил Зәйдулла да алды бу исемне, "Бердәм Русия" фиркасеннән депутлыкка чыгасы кеше Халык язучысы булырга тиеш дип уйлаганнардыр югарыда. Идарә тәкъдим иткән Ринат Мөхәммәдиевка да бирмәделәр Халык язучысы исемен, чөнки заманында Татарстан түрәләрен күп тәнкыйтьләде, ә алар бер нәрсәне дә онытмый.Татарстан китап нәшриятында Вахит Имамовның томлыкларын чыгаруны туктату да юктан түгел бит, хакимияткә тел-теш тидермәгән, хәерхаһ булган, кирәк урында мактап җибәргән язучылар гына чыгара ала хәзер томлыкларын. Китапка мәхкәмә – шул итәк астында барган яшерен көрәшнең финишы, нәтиҗәсе дә инде, агай-эне – ак мыек мыштым гына ни белән бетәсен көтеп тора. Бер көнне чиратның үзенә дә җитәсен аңламый.

* * *

Әйе, фашистик Германиядәге кебек, хакимияткә һәм идарә итүче милләткә охшамаган китапларны хөкем итәләр, кара исемлеккә кертәләр, җыеп алалар һәм юк итәләр. Хәер, узган гасырның утызынчы елларында Совет берлегендә дә шул ук хәл булды бит – күпме татар язучыларын һәм дин әһелләрен, "халык дошманы" дип, аттылар һәм астылар, ә аларның тиңсез китапларын утка яктылар. Менә хәзер дә шул көннәр җитте кебек – галиҗанәп Китапны хөкем итәләр. Вакыт-вакыт Коръәнгә һәм аның тәфсирләренә, хәдисләр, дини китапларга һөҗүм итәләр, язучыларга, галимнәргә бәйләнеп торалар. Хәтерегездә булса, Милли Мәҗлеснең 2008 елның 20 декабрендә кабул иткән карарларын хөкем иттеләр, кара исемлеккә кертеп тыйдылар. Аны тараткан өчен хәзер төрмә, югыйсә, анда Татарстанның Дәүләт бәйсезлеге турында Декларацияне, татар халкының азатлыкка хокукын тануны сорап, дөнья җәмәгатьчелегенә мөрәҗәгать ителгән иде бит!

Шул елларда ук минем "Тропою знаний к истине" дип аталган балалар өчен китабымны хөкем иттеләр һәм тыйдылар. Бу хәл Оренбурда булды, алтмышлап дини китапны кара исемлеккә кертеп юкка чыгардылар. 2007 елда Мәскәүдә басылып чыккан бу китабыма нәширләр үзләре “Соңгы сүз” дигән бүлек өстәгәннәр һәм анда православ-христиан динендәге “өч аллалык”ны дөрес түгел дип язганнар. Китапны тыярга шул җитте. Татарчасында ул сүзләр юк иде, "Бәхет ачкычы" дип аталган ул китабымны хәзер дә мәктәп-мәдрәсәләрдә бик яратып файдаланалар.

Милләтне, татар халкының бәйсезлеген һәм хокукларын, рәнҗетелгән мөселманнарны, кырым татарларын, Украинаны яклап язганнарым өчен мине ике тапкыр экстремизмда гаепләп хөкем иттеләр (2010, 2014 еллар). Мәхкәмә карары белән мине Русия өчен куркыныч кеше, дәүләт нигезләрен какшатучы, милләтләр арасында ыгы-зыгы чыгаручы дип игълан иттеләр. Ирегемнән шартлы рәвештә генә мәхрүм ителсәм дә, бу елларда минем хокукларым чикләнде, җәза органнарында хисапта тордым, махсус теркәлүгә йөрдем, алардан рөхсәт сорамыйча, яшәгән җиремнән чыга алмадым. Тентүләр вакытында компьютер һәм ноутбукларым тартып алынды, архивым туздырылды, иҗатыма һәм сәламәтлегемә зур зыян килде. Ике тапкыр хөкем ителгән "җинаятьче" буларак мин хәзер мәктәпләрдә дә, югары уку йортларында да укыта алмыйм, депутатлыкка чыга алмыйм, Тукай бүләген бирмәүләре дә шуның белән бәйләнгәндер дип уйлыйм.

Тарихчы Нурулла Гарифның "Освободительная война татарского народа" китабын да хөкем итәргә маташтылар. Ә ул фәнни-популяр китап Тарих институты заказы белән язылып, 2007 елда Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан иде. Әйе, Нурулла Гариф ул китабында басып алучыларны – басып алучылар дип атаган, татар халкын үз азатлыгы өчен көрәшүче милләт итеп тасвирлаган. Чын тарихи дөреслекне ачып биргән бу китапны тыю, аны мәктәп, китапханәләрдән җыеп алып юк итү өчен көрәш бик каты барды. Халык белән бергә Тарих институты һәм китап нәшрияты дә бу китапны яклап чыкты, чөнки ул тыелса, барысына да зур зыян һәм кара тап була иде. Мөгаен, Татарстанда бу бердәнбер очрак булгандыр, мәхкәмә тегермәненнән исән калган башка тарихи хезмәтләрне мин хәтерләмим.

Соңгы елларда Айдар Хәлимнең "Убить империю" китабы мәхкәмә белән тыелды һәм китапханәләрдән җыеп алынды. Югыйсә, бу китап та моннан егерме еллар элек чыккан иде бит! Аның да "төп гаебе" – имеш, урысларга каты кагылган, татар һәм чечен халыкларының фаҗигаләрендә аларны гаепләгән. Ул бу сүзләрне 2014 елны Казанда уздырылган Хәтер көнендә дә русчалап кабатлады, нәтиҗәдә, аның үзенә каршы да җинаять эше ачтылар. Айдар Хәлимне төрмәгә утырудан "гаебен тануы һәм үкенүе", урыс халкы һәм хакимият каршында мәхкәмәдә гафу үтенүе генә коткарып калды.

Рафис Кашапов Русияне фаш итеп, татар халкын яклап интернетка куйган язмалары өчен гафу үтенмәде, ахыргача империяне гаепләп барды һәм аны өч елга төрмәгә утырттылар. Инде тагы төрмәгә утыртылу куркынычы яный башлагач, ул илдән китәргә мәҗбүр булды, хәзер милләтләрнең азатлыгы өчен көрәшен Русиядән читтә дәвам итә. Күреп торасыз, монда Русия империясен, аның милләтләргә каршы алып барган геноцид сәясәтен фаш иткән, урысларның, православ чиркәүнең гаепләрен күрсәткән кешеләрне козгын кебек чүпләп кенә торалар. Шуңа күрә, башка милләтләр дәшми, күпләр үзләренең бетүләре белән ризалашкан инде. Хәзергә бу явызлык империясе белән бер татар тартыша, көрәшә, тырнаша, чөнки милләтебез сәяси яктан Русиягә буйсындырылса да, рухи яктан ул үзе булып калды, баш бирмәде. Чөнки милләтебезгә аның дөрес тарихын исләренә төшереп, азатлык өчен көрәшкә рухландырып торучылар булды. Милләтне буйсындыра алмаган империя хәзер аның тарихчыларын, язучыларын хөкем итәргә алынды, Вахит Имамов – шуның чираттагы корбаны.

Русия империясен, аның милләтләргә каршы алып барган геноцид сәясәтен фаш иткән, урысларның, православ чиркәүнең гаепләрен күрсәткән кешеләрне козгын кебек чүпләп кенә торалар

Бу урында кызым Зөлфия Кадыйрның Вахит Имамов китабын яклап Азатлыкка язган фикере белән тулысынча килешүемне белдерәм. "Вазгыять мондый булганда, татарча китапларны русчага тәрҗемә итү куркыныч икән, итмәвең хәерлерәк, – ди ул. – Татар язучыларының аудиториясе – татар телле укучылар, урыслар һәм аларны котыртып торучы "ский"ләр түгел. Бу китап та татарлар өчен язылган, һәм халык аны кабул итте, татар милли үзаңына ул хуш килде. Шулай булгач, татардан бернинди шикаять булмагач, нәрсәгә җиде ят кешедән татар тарихын русчалата тасфирлатып, мәсьәләне куертырга? Чын татар тарихын белмәгән, тарихны совет чыганакларыннан өйрәнгән, тарихчы булмаган чит милләт кешеләреннән татар тарихы белән бәйле фикер сорау, юридик яктан да процессуаль хата, мораль яктан да субъектив, мәгънәсез, хәтта провокатив хәрәкәт дип уйлыйм. Татар тарих китабына бары тик татар тарихчысы гына бәя бирә ала."

Хак сүзләр. "Татарча белмәгәннәргә дә татар тарихы турында дөреслек барып ирешсен", дип, без хезмәтләребезне тырыша-тырыша русчага тәрҗемә иттерәбез, күп вакытта бу үзебезгә каршы эшли булып чыга. Игътибар итсәгез, хөкемгә тартылган тарихи-сәяси хезмәтләр – барысы да рус телендә, югыйсә, аларның татарчалары да бар иде бит! Татарчасын түгел, русчасын хөкем итәләр! Соң, шулай булгач, эшлик үз халкыбыз белән бары тик татарча гына! Тел бит ул – Аллаһның бер могҗизасы, яшерен сере, милләт серләре дә шунда саклана, нигә аны үзебезгә дошман телендә дөньяга таратырга? Бу хәлләр күп нәрсәләр турында уйланырга мәҗбүр итә.

Вахитка исә бу сынауны да егетләрчә үтеп чыгуын телибез! Үз әдәби каһарманнарына лаек булуын, хак сүзне хөкем итүче җинаятьчел хакимият алдында баш имәвен, бу көрәшендә дә җиңеп чыгуын телибез! Халык синең белән, Вахит, чөнки хаклык синең белән! Нык тор!

Фәүзия Бәйрәмова
язучы, җәмәгать эшлеклесе

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

фикерләр (23)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG