Accessibility links

Кайнар хәбәр

Раушан Вәлиуллин: "Хакимияткә бәйсез фикерле укытучы кирәкми"


Раушан Вәлиуллин: "Хакимияткә бәйсез фикерле укытучы кирәкми"
please wait

No media source currently available

0:00 0:16:38 0:00

Чаллыдагы 24нче мәктәптә тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы, сәяси активист Раушан Вәлиуллин белән аның эштән алыну сәбәпләре, хакимиятнең үзгә фикерле активистларга, оппозиция вәкилләренә карата тискәре мөнәсәбәте турында сөйләштек.

Русиянең алдагы елларда бар иҗтимагый-сәяси тәрәккыятен билгеләячәк вакыйга — Путинның хакимияттә калуын халыктан хуплату уены — инде тәмам, саннар игълан ителде, бусы беренче пәрдә иде дияргә була, хәзер икенче пәрдәне — яңа тәртипләрнең Русиядә тагын да караңгырак авторитаризм урнаштыруга, иреклекләрне чикләүгә китерүен карарга була. Алар асылда әзерлек чорында ук башланды: тавыш бирү коронавирус таралу сәбәпле беразга кичектерелсә дә, яңа патшаның каты кулына сусаган бюрократик систем Путинның бу үзгәрешләрен алар трибунадан яңгырауга кабул итте һәм шуларга нигезләнеп “шөреп бору”ларны башлады. Шундый очракларның берсе июнь аенда Татарстанның Чаллы шәһәрендә булды, анда хакимият эшен кискен тәнкыйтләүче активист Раушан Вәлиуллинны эшеннән алдылар, ул 24нче мәктәптә тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы булып эшли иде, ришвәтчелеккә каршы чаралар үткәрүе, сайлауларда бәйсез кандидат буларак катнашырга омтылуы белән танылган кеше. Азатлык Раушан Вәлиуллин белән аның эштән алынуы һәм сәяси активлыгы турында сөйләште.

— Сезнең кыйссаны Азатлык инде язган иде - мәктәп идарәсе сезне эштән алу сәбәбен "эшкә йөрмәү" дип аңлаткан, мөдир шул фәрманына имзасын 1 июньдә куйган, ә сезгә ул карар 26 июньдә генә килеп җиткән. Сез моны үзегезнең оппозицион эшегез белән аңлатасыз, хакимият шуның өчен үч ала дисез. Сезнең мәктәп җитәкчелеге белән туган бу каршылыкта бүгенге көнгә ниндидер яңа тәрәккыят бармы?

— Әйе, чыннан да безнең мәктәп, башка мәктәпләр кебек үк, апрель-май айларында дистанцион рәвештә эшләде. Коронавирус сәбәпле, без өйдә, укучылар үз өйләрендә компьютер аша эшләдек. Дүртенче чирек бетәргә бер атна кала мин мәктәп мөдиренә рәсми хат җибәрдем, дистанцион уку бетә, дүртенче чирек бетә, 1 июньнән нинди рәвештә эшли башлаячакбыз дип. Мәктәпкә килергә кирәк булса, алдан мәгълүмат бирегез, ялга китәргә яраса, ялга китәр идем дидем. Чөнки өйдә өч бала, хатын, аның 85 яшьлек әнисе. Шуңа күрә без үзебез теләп изоляциягә китү мөмкинлеген карадык. 1 июньнән дистанцион рәвештә эшли алмам дип мөдиргә хат яздым. Әмма ул хатка җавапны мин 1 июнь көн уртасында гына, инде эшкә чыгып берничә сәгать эшләргә тиешле вакытта гына алдым. Шуннан соң мин мөдиргә шалтыратып ялга китүемне хәбәр иттем һәм мәктәпкә барып бу турыда гариза яздым. Ләкин гаризаны кабул иткәннән соң миңа “эшкә чыкмадың, аңлатма яз” дип таләп белдерделәр. Мин мәгълүматны үз вакытында алмавым, мәктәп җитәкчелегенең үз бурычларын үтәмәве, коронавирус чорында изоляциягә китәргә теләвебез турында аңлатма яздым да өйгә кайтып киттем.

Шуннан соң 19 июньдә миңа белдерү хаты килеп төште. Анда мине эшкә килмәү сәбәпле киләчәктә эштән куачаклары язылган иде. Тагын бер атнадан, 26 июньдә эштән алынуым турында фәрман килеп төште, июнь датасы белән. Мәктәп җитәкчелегенең кәгазьләрендә буталып беткәннәре күренә иде. Без шуның белән мәхкәмәгә барачакбыз, мин үземнең хезмәт хокукларымны яклаячакмын.

— Ә сезнең мәктәптә үз эшләрен читтән торып дәвам иткән башка укытучылар булдымы, эшкә чыкмаучылар арасында сез генә идегезме?

— Апрель-майда барлык укытучылар читтән торып эшләде. Һәм миңа мөдир язган, шул соңга калып килгән хатта шундый сүзләр бар иде: кайбер укытучылар, чыннан да, 1 июньнән ялга китәләр, сезгә дә мондый мөмкинчелек бар. Димәк кемгәдер мондый мөмкинчелекне алдан биргәннәр, мәгълүматны җиткергәннәр. Ә миңа бу мәгълүмат соңга калып килгән дә, шуңа күрә бу аларга мине эштән куу өчен бик җайлы вакыйга булып чыга. Әмма, минем фикеремчә, төп сәбәп — минем сәяси активлыгым, сивил активлык.

— Татарстанда һәм гомумән бөтен Русиядә Путин хакимияте астында чын оппозицияне өнәмәү генә түгел, аны ачыктан-ачык мыскыллау, мәсхәрәләү башланды. Каршы сүз әйтергә батырлыгы җиткәннәрне кешелек дәрәҗәсеннән чыгару – деһуманизация – бара. Хакимият сездән нигә шул кадәр курка ул?

Алар уйлавынча, мәктәптә үзе өчен үзе торырдай кешеләр эшләргә тиеш түгел

— Миннән нигә шул кадәр курка, чөнки алар уйлавынча, мәктәптә үзе өчен үзе торырдай кешеләр эшләргә тиеш түгел. Без курыкмыйча урам чаралары үткәрәбез. Мин курыкмыйча сайлауларда бәйсез намзәт буларак катнашам, интернетта үз фикеренме ачык итеп язам. Шуңа күрәдер инде. Минем быел да сайлауларда (Чаллы шәһәр шурасына - ред.) катнашачагым билгеле иде, мин моның турында алдан ук әйткән идем. Шуңа күрә тагын сайлауларга үз фикерен әйтүче бәйсез укытучы барырга тиеш түгел, нинди дә булса сәбәп белән аны эшеннән куарга кирәк дигән уй тугандыр инде хакимият башында.

— Ә сезнең кайчан да булса, менә бу пычратулардан туеп, нигә миңа гына кирәк соң ул, ник мин генә тавыш куптарып йөрим дип, халыкның 100-дән 99-ы кебек шыпырт кына, дәшмичә, аяныч чынбарлыкны күрмәмешкә салышып кына яшәргә теләгәнегез булмадымы? Сезне бу көрәшкә нәрсә этәрә?

— Беркайчан да андый теләк туганы булмады, андый сорауны бирүләре беренче тапкыр гына түгел. Мин һәрвакыт шулай җавап бирәм — мине әти-әни шулай тәрбияләрде, әгәр дә син кайдадыр гаделсезлекне, үзеңнең файдалы булу мөмкинлегеңне күрәсең икән, көрәшергә кирәк.

— Менә сез укытучы кеше. Ә бу һөнәр Татарстанда бик мөһим урын алып тора. Югары эш хаклары белән түгел, ниндидер югары престижы, мәртәбәсе белән дә түгел. Ә нәкъ менә укытучыларның хакимият кулындагы административ ресурсның мөһим бер коралы, инструменты булуында. Җәен юл буендагы үләннәрне чаптырудан алып төрле сайлау-тавыш бирүләрдә хәрәмләшүләрне, ялган саннар уйдыруны каплаучы төп көч буларак. Бу нидән килә, ничек уйлыйсыз?

Бюджетны "Бердәм Русия" контрольдә тота. Шуңа күрә син ник безгә каршы әйтәсең, тукта бу эшеңнән диләр

— Әйе, кызганыч, нәкъ шулай. Үземә дә кайвакыт хакимият, түрәләрнең бу сорауга ачык текст белән җавап биргәне булды. Шулай дип әйтәләр, син эш хакыңны каян аласың? Бюджеттан аласың. Бюджетны кем контрольдә тота? Бюджетны "Бердәм Русия" контрольдә тота. Шуңа күрә син ник безгә каршы әйтәсең, тукта бу эшеңнән диләр. Шундый очраклар булганы бар.

— Бюджетка акчаны “Бердәм Русия” түгел, ә гади халык, гади салым түләүче биргәнне алар әйтмиме?

— Нәкъ шулай. Мин шулай җавап бирәм дә. Бу бит безнең салымнардан, кешеләр салымнарыннан, ширкәтләр салымнарыннан җыелган акча, “Бердәм Русия” кесәсе түгел бит дим. Әмма аларның башында шундый фикерләр.

— Укытучылар дигәннән, Раушан әфәнде, сез әле Алексей Навальный хәрәкәте оештырган структураларда да катнашасыз, мисал өчен, “Укытучылар беректәшлеге (альянсы)” дигән бәйсез һөнәр берлеге бар һәм сез аның Татарстан бүлекчәсен җитәклисез. Укытучыларның Татарстанда тагын бер авыр сөяле бар, ул да булса Путин хөкүмәтенең, төгәлрәк әйтсәк, федерал прокуратураның инде менә өч ел диярлек татар теле укытучыларын эзәрлекләве, хәтта мыскыллавы дияр идем. Милли мәгарифкә каршы мондый репрессияләр Сталин заманында гына булган иде кебек – аларны эштән алу дисеңме, татар теле урынына мыскыллап башка дәресләрне укытырга кушу дисеңме. Бу Татарстанның үзендә шулай булды. Һәм “Укытучылар беректәшлеге”нең моңа каршы чыгуы, җәберләнгәннәрне яклавы күренмәде.

— Беренчедән, безнең “Укытучылар беректәшлеге” татар теле өчен ул көрәштән соң гына барлыкка килде. 2017 елда татар теленә каршы көрәш башланганда безнең беректәшлек юк иде әле. Икенчедән, үзем турында әйтсәм, мин ул чакта татар телен, аны мәктәпләрдә укытуны яклап чыктым. Мәсәлән, үзем җитәкләгән сыйныфта укыган 27 укучыдан 26сының әти-әниләре татар теле дәресләренә гариза язды. Монда мин үз ягымнан яхшы гына эш алып бардым һәм мәктәпләрдә татар телен ничек тә булса саклап калу өчен түрәләргә төрле тәкъдимнәр белән чыктым. Хәтта үз ягымнан “Татар тарихы һәм татар мәдәнияте” исемле курс яздым һәм аны түрәләргә тәкъдим иттем. Әмма, кызганыч, бу эш барып чыкмады, моңа игътибар итмәделәр.

— Сез – оппозиция активисты, үзегез кебек көрәшчеләр белән бар Русия күләмендә аралашсызмы?

— Әйе, аралашам.

— Навальный гына түгел, Русиядәге бар либерал оппозициянең татар телен укытуны бетерүгә, Путин хакимиятенең бар татар теленә каршы башлаган һөҗүменә, гомумән татарның милли хокукларына карата битарафлыгы ничек аңлатыла?

— Мин Русия либерал оппозициясе өчен җавап бирә алмыйм монда.

— Аралашканда бу мәсьәләләр күтәреләме?

— Юк, бу мәсьәләләр турында сүз алып барганыбыз юк.

— Алар аны (башка милләтләрнең басынкы хәлен - ред.) Русиянең проблемнары арасында күрми инде, димәк?

— Юк, күрми.

— Русиядәге мәгарифкә нинди реформалар кирәк, укытучы буларак сезнең караш.

Үз фикере кешеләр хәзерге мәгариф системында кирәк түгел

— Хәзер мин үз мисалымда Русия мәгарифендә ниндидер тискәре сайланыш алып барылуын белдем. Ниндидер реформалардан туйган инде безнең мәгариф системы. Монда хезмәткәрләр белән эшләргә кирәк. Мәктәптә үз фикерен яклый белгән кешеләр кирәк. Мәктәп җитәкчелеге, мәктәп мөдирләре, гади укучыларның барысының да башыннан үз фикерләре булуы, үз-үзен яклау мөмкинлеге кысып чыгарыла. Андый кешеләр, кызганыч, хәзерге мәгариф системында кирәк түгел.

— Укытучыларны сайлауларга, тавыш бирүләргә җәлеп итүен хакимиятнең ничек аңлатканын әйттегез инде. Бу караш мәктәпләрдә тарих белемен бирүгә дә карый. Чөнки, хакимият уйлавынча, мәктәпкә акчаны дәүләт бюджеттан бирә икән, димәк мәктәп тулысынча шул дәүләтнең идеологиясен үткәрергә тиеш дигән караш көннән көн арта бара һәм ахыр чиктә, совет чорындагы кебек, барыбер шуңа кайтып калыр инде ул. Сез, тарих укытучысы буларак, моңа ничек карыйсыз? Бу сорауның тагын бер ягы бар. Без сезнең турыда язган идек инде. Һәм анда килгән коментарлар арасында шундые да бар иде, янәсе Русия мәктәпләрендәге һәр педагог Русиянең дәүләт идеологиясен үткәрергә, балаларны шул рухта тәрбияләргә тиеш. Шулай итеп ул сезне эштән алуны яклап чыга. Бу турыда ни уйлыйсыз?

— Мин укыткан фәннәр — тарих, җәмгыять белеме — минем фикеремчә, бик төгәл фәннәр. Монда әллә нинди уңга-сулга йөрүләр булырга тиеш түгел. Хәлләр булган, аларны өйрәнергә кирәк. Фактлар булган, даталар булган. Педагогик эшемдә ниндидер идеологик карашлар, ниндидер уңга-сулга йөрүләр өчен беркем тотканы юк. Моның турыда әйтеп булмый.

— Сез укытучы эшеннән алынгач та иҗтимагый эшчәнлегегезне дәвам итәчәксезме? Киләчәккә планнарыгыз нинди?

Үземнең иҗтимагый эшенмән баш тартмыйм

— Беренчедән, мин укытучы булып мәктәпкә кире кайтырга ниятлим. Мин Чаллы шәһәр мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итәчәкмен. Кирәк булса, Татарстан Югары мәхкәмәсендә үземнең хезмәт хокукларымны яклап чыгачакмын. Һәм әлбәттә үземнең иҗтимагый эшенмән дә баш тартмыйм, минем фикерләрем, карашларым бар. Мин аларны киләчәктә дә яклап чыгачакмын.

— Бер яктан “Укытучылар беректәшлеге” бар. Икенче яктан сез татар теле укытучыларының, гомумән татарларның мәсьәләләре анда күтәрелми дисез. Боларны ничектер берләштерер өчен сез Татарстанның үзендә укытучыларның бәйсез һөнәр берлеген, ниндидер оешмасын төзү, гомумән эшне шул юнәлештә алып бару турында уйламыйсызмы?

— Башымда мондый фикер туганы юк иде. Киләчәктә моның турында уйлап булачактыр. Кызганыч, мине эшемнән алу турында кәгазьләргә, ә аларга мәктәп мөдире, аның урынбасарлары кул куя, кул куйган өч урынбасарның икесе — татар теле укытучылары. Мин татар телен укытуны, татар теле укытучыларын яклап чыктым. Ә алар миңа каршы әллә нинди фальсификацияле кәгазьләр төзегән. Бу кызганыч, әлбәттә. Ләкин мин татар теленнән баш тартмыйм һәм киләчәктә һичшиксез аны яклап чыгачакмын.

Раушан Вәлиуллин

Раушан Вәлиуллин — Чаллыдагы 24нче мәктәптә тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы, сәяси активист. "Укытучылар беректәшлеге" бәйсез һөнәр берлегенең Татарстан бүлекчәсе җитәкчесе. Пенсия реформасына каршы йөреш оештыруда, 2017 елда Русия шәһәрләрендә коррупциягә каршы митингларның Чаллыдагы өлешен уздыруда башлап йөрде. Соңгы вакытта Русия Конституциясенә үзгәрешләр кертүгә каршы фикерләр белдерде.

XS
SM
MD
LG