Accessibility links

Татарстан демократиясе Апаста сынала


Татарстан парламентына сайланырга теләгән Раушан Вәлиуллин
Татарстан парламентына сайланырга теләгән Раушан Вәлиуллин

Дәүләт шурасы депутатына бәйсез намзәт Раушан Вәлиуллин төркеменә Апаста һөҗүм ясалган. Агитация материалларын талап алгач, джип белән килүче һөҗүмчеләр кырысрак чаралар белән дә янаган. Вәлиуллин, һөҗүм итүчеләрне район җитәкчелегенә бәйле кешеләр, ди. Шул ук вакытта Апас районы идарәсе “Бердәм Русия” намзәте Илшат Гафуровка агитацияләү өчен барлык административ көчне куллана.

Апаста сайлаулар барышы турында соңгы хәбәрләрне Twitterda карап барыгыз!

Татарстан парламентында Туфан Миңнулин вафатыннан һәм Вагыйз Минһаҗевнең Мәскәүгә китүеннән соң ике депутат кәнәфие буш. Аның өчен хәзер кайнар көрәш бара. Апас (бирегә Кама Тамагы белән Тәтеш районнары да керә) һәм Кукмара сайлау бүлгеләрендә тавыш бирү якшәмбедә, 14 октябрьдә уза.

Әлегә кадәр авыл тормышына күмелеп исеме әллә ни танылмаган Апаста бигрәк тә кызык вазгыять - анда хакимият вәкиленә каршы бәйсез кандидатлар көрәшә. Шуларның берсе - үзе авылдан-авылга йөреп агитация уздырган 28 яшьлек Раушан Вәлиуллин канун бозуның сайлау алдыннан ук киң таралганын әйтә.

“Бүтән монда йөрмәгез, сезне күмеп китәбез!”

Вәлиуллинның сүзләренчә, ул һәм аның төркеме агитация кампаниясен канунга туры китереп 14 сентябрьдә башлаган. Шуннан бирле төрле хокук бозу, янау, басым ясау очраклары артканнан-арта бара.

«Иң яманы кичә булды. Апаста минем агитаторлар янына 222 номерлы Cherokee джип машинасы килеп туктаган. Машинадан чыккан сәер кешеләр бик дорфа сөйләшкән, агитаторларга турыдан-туры янаган. “Сез кем, ник Вәлиуллинны сайларга чакырасыз?” дип сораганнар. Аннары барлык агитация материалларын талап алганнар. Киткәндә “бүтән монда йөрмәгез, сезне күмеп китәбез”, дип үтерү белән дә янаганнар”, дип сөйләде “Азатлык”ка Вәлиуллин.

Аның фикеренчә, һөҗүм итүчеләр - район идарәсенә якын кешеләр. Ә 222 номерлы машина Апас районының икенче кешесе - аппарат башлыгы Алмаз Сабирҗановныкы икән.

Вәлиуллин һөҗүм вакыйгасы турында Апас прокуратурасына мөрәҗәгать иткән. Мал-мөлкәткә зыян китерү, кануни рәвештә агитация алып баруга киртә тудыру, үтерү белән янау турында тиешле гариза язган һәм прокурордан тикшерү уздыруны, гаеплеләрне җаваплылыкка тартуны таләп иткән. Бәйсез намзәт җирле хокук саклаучыларның гадел тикшерүенә ышанып бетми, шуңа күрә кирәк очракта Казан һәм Русия прокуратурасына да мөрәҗәгать итәргә әзер булуын белдерә.

Шул ук вакытта, аның сүзләренчә, Апас районы идарәсе “Бердәм Русия” намзәте, КФУ ректоры Илшат Гафуровка агитацияләү өчен барлык административ көчне дә куллана.

Олыларны һәм укытучыларны “эшкәрткәннәр”

“Апас районы түрәләре үз халкына, кешеләренә ирекле рәвештә, үзләре теләгәнчә тавыш бирү мөмкинлеген булдырмый. Ә менә Гафуров агитациясе өчен иң уңай, кирәкле шартлар тудырыла. Менә өлкәннәр көне уздырганнар: авылларның картларын җыеп Гафуровны мактаганнар, аның өчен тавыш бирергә чакырганнар. Укытучы көне узды. Анда да укытучыларны тиешлечә “эшкәрткәннәр”. “Гафуровтан” дип төрле бүләкләр тапшырганнар”, дип сөйли Вәлуллин.

Вәлиуллинны сайларга чакыручы инициатив төркем әгъзалары баштан ук төрле басымга дучар булган. Аларга эшләреннән шалтыратып, Вәлиуллин белән эшләмәгез, эштән куабыз, премияне кисәбез, дип шелтә белдергәннәр.

Вәлиуллинның сүзләренчә, активистларны авыллардан “башка килмәгез” дип авыл башлыклар куа икән. Йорттан-йортка йөрүче агитаторларны шул ук авыл җитәкчеләре, полиция хезмәткәрләре сагалап, күзәтеп йөри.

Халыкка исә активистлар белән очрашырга төрле киртәләр тудырыла. Авылга сәер, шикле кешеләр, сектантлар, караклар, чегәннәр килде дип, чит кешеләр белән аралашмаска чакыралар.

“Халык барыбер безне сайлый”

Аңа да карамастан, Вәлиуллин сайлауда җиңүенә ышана. “Түрәләрнең ачуы артканнан-арта бара, ләкин халык безне таный башлады, безгә тавыш бирергә җыена”, ди ул.

Шулай да бәйсез намзәт сайлауның төрле хәрәмләшүләр белән узуыннан курка. “Кешеләр үз тавышын бирер, теләгәнен сайлар, ләкин санаучылар хакимияткә кирәк саннарны ясап куярга мөмкин”, дип хафалана Вәлиуллин.

Аның сүзләренчә, Апас җитәкчелеге бу очракта Татарстан хакимиятенең түгел, ә Гафуровның шәхси әмерләренә, күрсәтмәләренә буйсына. Республика идарәсе исә вазгыятьне читтән генә күзәтә, чөнки, Вәлиуллин фикеренчә, хакимияткә Гафуров кебек гаугалы намзәтне үткәрү файдага түгел. Сайлауда хәрәмләшү мәсьәләсе республика җитәкчелеген борчый, чөнки сайлау комитеты башлыгы әле яңа гына алышынды.

Вәлиуллин авылдан-авылга агитация оештырып йөргәч, авыл җирлегендә иң зур проблемнардан эшсезлек, эчүчелекнең киң таралуы, юллар һәм ут булмавын әйтә. Сайлау алды кампаниясендә ул Татарстан сәясәтчеләре өчен үзенә күрә яңа ысул куллана: барлык вакыйгалар, гаделсезлекләр, канун бозуларны ул Twitter-да фаш итеп бара. Казан өчен гадәти күренеш булган бу яңа шаукым - Апас төсле кечкенә авыл-салалар өчен зур яңалык.

Раушан Вәлиуллинн сөйләгәннәренә карата фикер белешер өчен "Азатлык" Апас районы идарәсе белән дә элемтәгә кереп карады. Район башлыгы идарәсендә сорауларны аппарат җитәкчесе Алмаз Сабирҗановка бирүне киңәш иттеләр. Әмма бу язма чыгу вакытына кадәр аның эш телефоны җавап бирмәде.

XS
SM
MD
LG