Accessibility links

Кайнар хәбәр

Илсөя Бәдретдинова: "Татар эстрадасын чүп басты диләр. Килешмим"


Илсөя Бәдретдинова: "Татар эстрадасын чүп басты диләр. Килешмим"
please wait

No media source currently available

0:00 0:29:49 0:00

Җырчы Илсөя Бәдретдинова Азатлыкка татар эстрадасының бүгенге хәле, коронавирус аркасында сәнгатькәрләрнең бөлгенлеккә төшә язуы, ни өчен сәясәт турында җырламавы һәм президентка хат язса, ниләр сорар иде, шуларны сөйләде.

Азатлыкның "Минемчә" студиясендәге сөйләшүләрне без татар-башкортның иҗтимагый тормышында азмы-күпме күренекле урын алып торган берәр абруйлы шәхестән соңгы атна-ун көн эчендә булган вакыйгаларга, төрле белдерүләргә карашын белү максатында башлап җибәргән идек. Җәйге тормыш моңа бераз үзгәрешләр кертте, әлегә кадәр без бер төп теманы алып, сөйләшүләрне шуның тирәсендә корып килдек. Бүген исә исәп башлангыч форматка кайтып карау – салмак җәй тәмамланды, киләсе атнада инде көн озынлыгы төннекеннән кыскарак була башлаячак, сентәбрь ае шактый кызыклы да, кайберләре хәтта кайгылы да вакыйгаларга бай булды. Президент сайлавы дисеңме, танылган җырчы Хәмдүнә Тимергалива вафаты, зәхмәт вирусның тагын башын күтәрергә тырышуы. Болар хакында бүген күренекле җырчы Илсөя Бәдретдинова белән сөйләшәбез, аның фикерләре тамашачыбызга кызыктыр дип уйлыйм.

— Беренче сорауны югарыда телгә алмаган башка бер вакыйга турында бирим әле – президент сайлавына берничә көн кала, үзен оппозиция активисты итеп таныткан Навальный фонды Татарстан турында махсус тикшеренү үткәреп бер видео чыгарды. Карый алдыгызмы аны?

Бездә тотрыклылык, миңа бу мөһим

— Күрдем бу видеоны. Әмма алдан ук әйтеп куйыйм әле: мин артист кына, җитди сәяси темаларга сөйләшә дә, ул кадәр бәя дә бирә алмыйм, күп әйбердән хәбәрдар да түгелдер. Мин гастрольләргә йөрим, башка республикалар, төбәкләр белән чагыштыра алам: бездә чыннан да күпкә яхшырак. Әлбәттә, әби-бабайлардан калган бер сүз бар: кемнең кулында – шуның авызында. Моны да инкарь итеп булмый. Әмма аңа карамастан, бездә тотрыклылык, миңа бу мөһим, чөнки мин монда яшим, мин – бала үстерүче әни. Канәгатьмен, тирәнгә кереп әллә ниләр сөйләп утырасым килми. Сайлауга бардым, Рөстәм Миңнехановка тавыш бирдем, чөнки анда президент булырлык бер кеше дә юк иде.

— Беләсезме, монда сүз Миңеханов та, Татарстандагы тотрыклылык та турында түгел. Чыннан да, суверенитет үз җимешләрен бирде: кемгәдер күбрәк, кемгәдер азрак, аны күрә белергә кирәк. Сорау яшьләрнең олылар психологиясенә, менталитетына кереп баруы. Дөресме бу? Һәрнәрсәне аера белү кирәк: Татарстанның алга китеше бар, әмма коррупция бар икән, аны күрмәмешкә салышу да дөрес түгел.

— Дөрес түгел, әлбәттә. Бөтен өмет яшьләрдә дә. Әмма фактларны өйрәнмичә, белер-белмичә сөйләп утыру да дөрес түгел. Дәлилли торган кырын эшләр бар икән, дәшмичә калу начар. Фикерләре бар икән, әйтсеннәр.

— Ягъни, яшьләрнең шактый шикле булып күренсә дә, позицияле булуы мөһимрәк сезнең өчен?

— Бөтенләй битараф, миңа барыбер дип яшәү начаррак дип уйлыйм.

— Татарның җыр сәхнәсенә сез шактый тешле, сәяси эчтәлекле социал җырлар белән күтәрелдегез. Менә “Өметсез юл” җырыннан гына да һәрберсеннән сәяси мәгънә ташып торган “Караклар салган мәчеттә шайтан үзе намаз укый”, “Килеп җиттек шундый җиргә, сарык бүре булган илгә” дигән юллар искә төшә. Мин әле “Президентка хат” дигән җырыгызны да хәтерлим. Бүген дә һәм хәзерге президентка хат язасы итсәгез, анда нинди темаларны күтәрер идегез?

— Күп йөргәнгә күрә мин һаман да республикада начар юллар булганын күрәм. Газ кермәгән авыллар бар. Балалар бакчасында өшеп утыручы балалар да бар Татарстанда. Коррупция темасын да күтәрер идем. Сораулар шактый булыр инде, әмма иң мөһиме – тел темасын күтәрер идем ул хатта.

— Нәкъ шуны сорамакчымын да, Азатлык даими тел, мәдәният, милләт темасына яза. Татарстан җитәкчелегенең соңгы еллардагы гамәлләренә караганда, тел мәсьәләсеннән читләште дигән караш туа.

Без белми торган яклар бардыр дип түрәләрне якларга тырышам

— Мин бу темага бик күп уйландым: башкача булдырып булмадымы соң дигән сораулар туа. Мөмкинлек бирелмәдеме әллә дип кенә акларга тырышам аларны. Президент үзе дә, җитәкчелекнең дә күп өлеше татар авылларыннан чыккан татарлар, күрә торып татар теленә каршы барганнармы, ник аны яклап булмады соң дигән дәгъвалар күп. Без белми торган яклар бардыр дип аларны якларга тырышам. Миңа шулай уйлау кулайрак.

— Алдан сөйләшкән сорауга әйләнеп кайтканда, Навальныйның тикшерүен карап, Татарстан элитасы тел, мәдәният, милләтне кайгыртыр урынына күбрәк кесә калынайту белән шөгыльләнә дигән фикер туа. Чеметә торган җырлар дигәннән. Моны сезнең хәзер инде мәрхүм ирегез, Илфак Шиһаповка бәйләп аңлатучылар да бар. Янәсе, кыю җырларның сүзләрен Илфак язган, ә инде сезнең юллар аерылгач, бу җырларыгызның текстларында да чагылыш тапкан һәм соңгы елларда күбрәк лирик, күңелгә ятышлы җырлар җырлый башлагансыз. Бу сүзләрдә хаклык бармы?

— Бар, әлбәттә. Илфак Шиһапов белән яши башлаганда миңа 20 яшь иде, бала. Хәзер ул текстларны укыйм, җырларны тыңлыйм да шулкадәр җитди, усал текстлар булган икән дип шаккатам. Хәзерге фикерләрем җырлаган җырлар белән тәңгәл дә килмәскә мөмкин. Мин башка форматта эшлим, берникадәр алга китеш тә бар. Мин дә олыгаям, 40 яшьтә андый җырлар гына башкару килешеп бетмәс.

— Элекке җырларны башкару хокукы Сездә бармы? Ул мәсьәлә хәл ителдеме?

— Илфак мәрхүм булгач, ул җырларга хокуклар дүрт кешегә күчте: әнисенә, беренче гаиләсендә туган ике баласына һәм улыбыз Нариманга. Миндә хокуклар юк.

— Ягъни Сез аларны башкара алмыйсыз булып чыгамы?

— Миңа каршы килгән кеше юк, аларны башкарам, әмма бу безнең аерым сөйләшеп алуга гына нигезләнә. Ягъни документ, берни юк.

— Хәзер сезгә текстларны кем яза? Җыр процессында үзегез катнашасызмы? Болай итик, тегеләй үзгәртик дип әйтәсезме?

— Төрле авторлар белән эшлим, Ринат Галиәскәр, Гөлүсә Шаһбан, Гөлнур Корбан. Теманы үзем уйлап табам, башыннан азагына кадәр бәхәсләшеп дигәндәй җиренә җиткерәбез. Авторларның барысы да диярлек: “Илсөя, бигрәк авыр синең белән эшләү! Безгә дә ирек бир, болайрак итәсебез килә!” дип әйтә. Юк, исеменнән алып соңгы җөмләсенә кадәр минемчә булырга тиеш. Очрашып, елашып, талашып бетәбез, киредән дуслашабыз. Һәр җырны язганда мәш килеп бетәбез. Ләкин ахыр чиктә мин теләгән әйбер килеп чыга.

— Тел мәсьәләсен күтәрдек, мәдәнияткә дә кагылыйк. Хәзер халыкның игътибары башкага юнәлгән, элеккеге кебек тирән мәдәният: опера, романслар, милли музыка юнәлешендә үсү түгел, ә гади шоу-бизнеска әйләнеп кала җыр сәнгате. Кешеләрнең татарлыгы татар эстрадасы концертларына йөрүгә бәйле.

— Карагыз әле, сезнең бу әйтемдә дә болай булырга тиеш түгел дигән фикер яңгырый. Интонациядә бар хәтта.

— Юк, мин Илфак Шиһаповның фикерләрен искә төшерәсем килә. Ул татар эстрадасы –​ хәзерге чорда татар милләтен саклап калуның бердәнбер юлы дигән иде. Килешәсезме?

Татар эстрадасын чүп басты, милләтне деградациягә илтәләр дип сүгәләр. Килешә алмыйм

— 100 процент килешәм. Instagram карыйм, интернетны күзәтәм, татар эстрадасын чүп басты, милләтне деградациягә илтәләр дип сүгәләр. Килешә алмыйм. Елына 180 концерт куела икән, аларның күп өлеше – чит төбәкләрдәге тамашалар. Һәрбер концертта без – татарлар, без бергә булырга тиеш, горур милләт, бик җитди үткәнебез бар һәм якты киләчәгебез булырга тиеш дип сөйлим. Әгәр дә татарча бер сүз кәлимә белмәгән балалар, яшьләр концерт вакытында кушылып җырлый башлый икән, бу әйбәт түгелме соң? Әләм тотып урамга чыгыйкмы? Җырчылар үз мәйданында эшли, әкрен генә.

Түбәтәй, читек киеп кенә моңлы җырлар белән яшьләрне татарлыкка тартып булмый

Яңадан өстәп әйтәм: яшьләргә болай ярамый, тегеләй кирәк дип акыл сатудан файда юк, алар киресен эшли. Яшьләргә якын булган продукт кирәк. Белгечләр җыела да татар эстрадасын сүгәргә тотына. Тексты юньле түгел, шушымы инде көй дип бәяләмә бирәләр. Татар эстрадасын тыярга ярамый. Әгәр дә без яшьләргә сыйфатлы татар телендә продукция тәкъдим итә алмыйбыз икән, алар урыс, чит ил җырларын тыңлаячак. Түбәтәй, читек киеп кенә моңлы җырлар белән яшьләрне татарлыкка тартып булмый. Тоталар да Илсөя бигрәк моңсыз инде дип бәялиләр. Ярар, Юрий Шевчукның моңы бармы? Әмма ул – җырчы һәм аның үз аудиториясе бар. Без болай булырга тиеш дип кенә уйлап алга китеп булмый.

— Бу фикерләр белән күбесе килешәдер дип уйлыйм.

— Килешмәүчеләр дә җитәрлек. Илфакның сүзләре хак: яшьләрне эстрада җәлеп итә икән, аны үстерергә кирәк.

— Әмма текстлар мәсьәләсе бар, ул хәл ителергә тиеш. Яңгыраган җырларның тексты нинди, аның төбендә нинди идея ята, аның мәгънәсе бармы дип уйларга кирәк. Моның белән килешәсезме?

Яшьләр татар телендә тыңлап, күңелләрендә: "Татарский – это очень круто!" дигән фикер туарга тиеш

— Беренчедән, яшьләрне татар эстрадасына юнәлтер өчен аларга якын текст, көй белән эш итәргә кирәк. Яшьләр татар телендә тыңлап, күңелләрендә: “Татарский – это очень круто!” дигән фикер туарга тиеш. Татар дискотекасында меңәрләгән кеше биеп җырларга кушылып җырлый икән, алар текстында фәлсәфә бармы, нәрсә турында икән бу дип уйламый. Беренчел – көй. Әмма җырлый икән, кимендә берничә татар сүзен өйрәнә ул, маңкортларга сеңеп кала икән, димәк зур эш башкарылган. Җитди текстларга да күчеп була, әмма ул вакытка кадәр яшьләр татар эстрадасына мөкиббән китеп, аның фанатлары булырга тиеш.

— Кичә яңа җырыгызны карадым, "Нәрсә җитми сиңа, күңел?" дип атала. Хәзер сөйләшкән темалар турында, матур көй, клиптагы сюжет матур эшләнгән. Анда социаль идея: бер-береңә ихтирам, мәрхәмәтле булу күтәрелә. Аны карагач, татар эстрадасына шундый фәлсәфи әсәрләр кирәк дигән фикергә килдем.

— Бүгенге көндә күпме генә орышсалар да, тәнкыйтьләсәләр дә, татар эстрадасы күпкә алга китте. Инде сәхнә бизәлеше дә башка бит. Гастрольләрдә йөрибез, бер-беребезне уздырып сәхнәне бизәргә тырышабыз. Көндәшлек бар, һәм бу безгә барыбызга да үсәргә мөмкинлек бирә. Сәхнә киемнәре дә башка бит хәзер, аранжировкалар да сыйфатлы.

— Шушы көннәрдә генә Салават Фәтхетдиновтан “татар эстрадасында хәзер чын һөнәри җырчыларга караганда, КХТИшниклар күбрәк” дигән тәнкыйть ишетелде. Ялгышмасам, сез дә заманында нәкъ менә шул югары мәктәптә укып алган кеше, аннары, әлбәттә, Казандагы сәнгать институтын тәмамладыгыз. Салаватның бу сүзләре татар эстрадасындагы зәвыкны, һөнәри осталык дәрәҗәсен күтәрү кирәклегенә бер ишарә булдымы, әллә инде олырак буынның гадәттәгечә, үкчәләренә басып килгән яшьрәк алмаштан бераз көнләшү билгесеме?

Минем тамашачыларыма да дивана, зәвыксыз дигән бәяләмәне ишеттерәсем килми

— Салават Зәкиевичны хөрмәтем зур. Ул – минем остаз. Күп очракта мин нәрсә сизәм: телевизион тапшыруларда берничә белгеч концертларга йөрүче тамашачыны аңламыйм, зәвыксыз җырчылар дөньяны басты дип сөйли. Җәмәгать, мин, бәлки, тилерәктер, әмма бу фикерне әйтәм: әгәр дә кеше үз кесәсеннән түләп билет ала икән, алар меңәрләгән санда бит, менә алар барысы да дивана һәм өч белгеч кенә акыллы була алмый. Халык үзе сайлап ала, без аларны куып китертмибез. Мин ул кадәр мәгънәсез әйберләр дә эшлибез дип әйтә алмыйм. Мең тамашачы җырчы белән елап, көлеп утыра икән, проблемнардан вакытлыча арына икән, начармы? Югары сәнгатьнең үз тамашачысы бар. Аларга сүз әйтмим, әмма минем тамашачыларыма да дивана, зәвыксыз дигән бәяләмәне ишеттерәсем килми. Эчкерсез, ихлас тамашачы ул!

— Берничә көн элек татар дөньясы җырчы Хәмдүнә Тимергалиеваны озатты. Ниндидер фидакарь шәхес киткәндә, татар үзенең кешесен кадерли белми, озата белми, тиешле бәяли белми дигән фикерләр күренгәләп тора. Бу соң татарга гына хасмы?

— Бу татарга гына хас күренеш түгел. Бөтен дөньяда шулай: кеше озак яшәр төсле ул. Кайчандыр мәрхүм Хәния Фәрхидән интервью алганым булды, ул: “Илсөя, яхшы буласың килсә, үләргә кирәк. Шунда гына кадерең артачак” дигән иде. Бу безгә кадәр дә булган, бездән соң да булыр.

— Тормышчанрак бер сорау да бирим әле: бу коронавирус зәхмәтен ничек кичерәсез?

— Март аенда иде беренчеләрдән булып безне ябып куйдылар, һаман да безгә юлларны кайчан ачырлар икән дип елмаешып утырабыз. Пандемия артистларга нык кагылды, сораулар күп, йөрәк түрендә үпкә дә бар. Нишләптер 40 мең кеше җыела торган мәйданнарда чаралар уза, кинотеатрлар, спорт комплекслары эшли, сәүдә үзкәләрендә кеше йөри, әмма коронавирус анда кешегә иярми булып чыга. Ә концертларда ул иярә.

— 6 ноябрь Әлмәттә концерт билгеләнгән, ул узачакмы?

— Булырга тиеш, әзерләнәбез. Чаллы, Түбән Кама, Лениногорскидагы тамашаларга ярты зал кеше киләчәк. Кагыйдәсе шундый. Төркемдә 13 кеше эшли, чыгымнар күп, авыр, әмма концертларга чыкмаслык та түгел. Һәрберсендә ипотека, кредит, ничек тә яшәргә кирәк.

— Мондый шомлы, тотрыксыз чорда татар җырчылары арасында бөтенләй яңа бер шаукым таралды кебек – кая карама, аларның шактые челтәрле маркетинг белән шөгыльләнә, ягъни нәрсә дә булса сата, тарата. Бу асылда татар холкына бик туры килә инде, без заманында сәүдәгәр милләте булган бит. Тик шулай да сәнгать кешеләренең моңа кереп китүе ничектер сәер. Сездә дә шундый икенчел мәсләк бармы?

Татарлар сәүдәгәр халык бит. Ул системга кергән хезмәттәшләргә афәрин дип кенә әйтәм

— Татарлар сәүдәгәр халык бит. Килешеп тора. Мин андый әйбергә кермәдем, мин сата белмим. Аңа да талант кирәк. Ул системга кергән хезмәттәшләргә афәрин дип кенә әйтәм. Нишләсен ул? Ач ятып булмый бит. Тамашачылар арасында сүгүчеләр бар, болай килешми, сез бит үрнәк булырга тиешле кешеләр дип тә әйтәләр. Әмма эшсез калган җырчылар өйдәге балаларына: “Кызым, улым, ашарга сорама, мин үрнәк булырга тиешле кеше”, дип әйтә алмый.

— Ягъни ахыр чиктә җыр белән шөгыльләнү акча китерми булып чыгамы?

— Читтән караганда эстрада җырчылары бик бай кебек. Алар муллыкта, рестораннан-ресторанга йөриләр кебек. Минем коллективта, әйткәнемчә, 13 кеше эшли, үзем тартам барысын да, ярдәм сорап барганым юк, насыйп та булмасын. Үз-үземә эшлим, үземне туйдырам, чыгымнарны да үзем генә беләм. Ашаган түгел, тураган белә. Минем керемнең 70 проценты яңадан шушы сәхнәгә кереп китә. Ротацияләр, радио, тв, афиша, аренда, билетлар, хезмәт хакы – чыгымнар күп. Бу күренми, әмма тамашачы моны күрергә дә тиеш түгел. Әмма сез уйлаганча бай түгелбез.

— Без сезне гаепләп әйтмибез.

— Һәрбер кеше яшәргә тырыша, коронавирус сәбәпле егетләрем берсе таксида эшли башлады, берсе төзелешкә китте. Нишләсен? Тырыша шулай.

— Ротацияне әйттегез, элек радио, телевидение кирәк иде, хәзер бит яңа чор, социаль челтәрләр бар, Сез дә анда шактый актив. Яңа шартларга туры китереп эшләү ничек бара?

— Тамашачы икегә бүленә: яшьләр, урта буын кешеләре интернетны үз итте, әмма өлкәннәргә яңа технологияләр ят. Алар радио тыңлый, телевидение карый, алар да безнең тамашачы. Соңгы елларда электрон касса булдырылды, әмма өлкәннәргә ул рәвешле билет сатып алу мең газап, уңайсыз ул.

— Әмма никадәр авыр булмасын, Сез иҗатыгызны дәвам итәргә телисез, туктарга җыенмыйсыз.

— ​Әлбәттә, дәвам итәм. Моның ике төп сәбәбе бар. Бу – минем яраткан шөгыль, 17 ел дәвамында яратып башкарган кәсебем. Икенчедән, өемдә ике метрлы улым утыра, кайткан саен: "Әнием, ашыйсы килә!" дип әйтә. Шуңа мин эшлим әле.

— Тагын “Азатлык” дигән җырыгызга кайтып – анда “Без бит бөек диеп күкрәк кага-кага, атлый татар тарих зиратына таба” дигән сүзләрне хәтерлим. Бу, үзенә күрә, милләткә ясин чыгу кебегрәк тә яңгырый. Әлеге мәсьәләдә карашларыгыз үзгәрмәдеме?

— Сүз иреге бар хәзер. Элеккеге кебек куркып, пышылдап кына сөйләшү юк. Әби сөйли торган иде, күрше хатыны йөгереп керде дә "Зәйнәп, Индира Ганди үлгән икән бит! Беркемгә дә сөйләмә!" дип әйтте ди. Кайдан белдең дигәч, телевизордан күрсәттеләр, минем әйткәнне кешегә сөйләмә дигән. Үз фикереннән курка торган заманнар үтте. Эшлим дигән кешегә эшне дә табып була. Яшим дигән кеше яши дә ала. Әйтәсең килгән сүзне интернетта да әйтеп була.

* * *

Азатлыкның "Минемчә" студиясенә җырчы Илсөя Бәдретдинованы чакыру юкка түгел иде, әлбәттә. Меңъеллык башларында татар эстрадасына ул үзенең кыю җырлары, иҗади батырлыгы белән бәреп кергәч тә, милләтнең бүгенге хәлен аек бәяләгән татар җәмәгатьчелеге тарафыннан ул шушы җәмгыятьтәге хәлләрне дөрес һәм тәнкыйди чагылдырып барган бер мораль көзге буларак кабул ителде. Бүгенге сөйләшү сезгә Илсөя Бәдретдинова әле һаман да шушы урынында торамы, юкмы – моны ачыкларга ярдәм иткәндер дип ышанасы килә. Әңгәмәне Кәрим Камал алып барды, исән-имин торыгыз!

XS
SM
MD
LG