Accessibility links

Кайнар хәбәр

ФБК Миңнехановның 3,5 миллиард сумлык күчемсез милеген тапкан


Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә Миңнеханова
Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә Миңнеханова

Навальныйның Коррупциягә каршы көрәш фонды Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның байлыклары турында хисап чыгарды.

Коррупциягә каршы көрәш фонды (ФБК) Навальныйның Казандагы штабы белән берлектә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов гаиләсенең байлыгы турында тикшерү уздырган. Миңнехановны авторлар "Татарстанда 30 ел хакимлек итүче клан вәкиле" буларак сурәтли. Алар Татарстанны "солтанат, ханлык" дип атый.

Роликның башында Миңнехановның хатыны Гөлсинә Миңнеханова турында сүз бара. 2017 елда аның декларациясендә елга 2,3 миллиард сум акча эшләгәнлеге күрсәтелгән була. "Бу Түбән Кама бюджетыннан күпкә артык" ди авторлар.
Миңнеханова Казандагы "Лучано" спа-комплексында үз өлешен сатуын әйткән. ФБК вәкилләре бу алыш-биреш булмыйча, чын мәгънәсендә зур күләмле ришвәт дип белдерә. Әлеге өлешне сатып алучы – Кипрдагы "Сантерна" оффшоры, ул Русия миллиардеры Рубен Варданянныкы диелә. "Лучано" спа-коплексында өлешләр сатып алу аркылы Варданян Миңнехановка барлыгы 43,4 миллион доллар күләмендә ришвәт биргән дип белдерә тикшеренү авторлары.

Роликта шулай ук Гөлсинә Миңнеханованың апасы Венера Гафарова турында да әйтелә. "Лучано" комплексында бизнестан керем Венера Гафаровага килә, ә ул үзе 2002-2015 елларда Биектау районы пенсия фондын җитәкләгән ире Харис Гафаров белән 2017 елдан бирле Швейцариядә яши, дөньяның иң кыйммәтле мәктәпләренең берсендә укучы оныгын карый дип сөйли авторлар. Күчеп киткәнче Гафаровлар Мальта ватандашлыгын алган диелә.

Активистлар шулай ук Гөлсинә Миңнеханованың Казанда 1 миллиард сум торучы 1600 дүрткел метрлы йорты бар дип белдерә. Бу йортны ул "Казан" җитештерү-төзелеш берләшмәсе җитәкчесе, Татарстан дәүләт шурасы депутаты Равил Җиһаншин белән башка милеккә алмашкан, ул милек бәясе күпкә очсызрак, димәк, бу Җиһаншинның Миңнехановка ришвәте дип сөйли авторлар.
Роликта шулай ук Миңнехановлар гаиләсенең Казаннан читтә тагын ике йорты, Дубайда 222 дүрткел метрлы фатиры бар диелә.

Моннан тыш, Миңнеханов хатынының Мәскәүдә 120 миллион сумлык фатиры барлыгы әйтелә. 2011 елда Рөстәм Миңнехановның 22 яшьлек улы Франциядә миллион еврога ике фатир сатып алган булуы әйтелә. Ул йортлар хәзер Венера Гафарова исеменә язылган диелә. Мәскәүдә Кызыл мәйданда 220 миллион сумлы тагын бер фатир табылганы әйтелә.

"Миңнехановларның 3,5 миллиард сумлык торак күчемсез милеге табылды, бу әле президент үзе һәм аның хатыны сатып алганнары гына" диелә роликта.
Шулай ук Венера Гафарованың оныгы ике кулына берешәр миллион сумлык ике сәгать тагып йөрүе дә әйтелә. Миңнехановның 12 кыйммәтле сәгате бар, гомуми бәясе 107 миллион сум диелә.

31 августта Татарстан турында ролик төшергәндә ФБК активистларының төшерү төркемен билгесез кешеләр туктатырга маташты. Полиция ФБК төшергән материалны алды. ФБК хезмәткәре Георгий Албуровка дрон белән төшергән өчен 30 мең сум күләмендә штраф салынды.

XS
SM
MD
LG